Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтовның гаиләсе ишәйгән: Тәтишка үзе генә кайтмаган

news_top_970_100
Ришат Фазлыйәхмәтовның гаиләсе ишәйгән: Тәтишка үзе генә кайтмаган
Ришат Фазлыйәхмәтовның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Ришат Фазлыйәхмәтов белән хатыны Эльмира (Тәтишка) язылучыларын һәм тамашачыларына чыннан да кушылуларын дәлилләү өчен видео төшергәннәр.

Видеода күренгәнчә, алар икесе бергә, дөресрәге, өчәү булганнар. Тәтишка ире янына үзе генә кайтмаган, хәзер аларның песие дә бар, «подписчикларны» ул да сәламләде.

«Ничә ай көттегез. Сез бергә түгел, кайчан сезне бергә күреп була, дип. Аллаһка шөкер, кушты безне. Концертларда тамашачылар да «ябыгып киткәнсең» диләр. Тамашачыларга, дусларга рәхмәт!» – дип сөйләде Ришат Фазлыйәхмәтов.

«Бу аерылып тору беренчесе һәм соңгысы булсын. «Хатыны ашатмый» дигәннәрдер инде. Хәзер Ришат канәгать, матур. Хейтерларга да рәхмәт, сездән башка күңелсез булыр иде», – дип сүзгә кушылды Тәтишка иренең башыннан сыйпап.

Ришат Фазлыйәхмәтов белән Тәтишка кавышкан: «Без бергә!».

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 2 ноябрь 2023
    Исемсез
    Бала табарга кирак тизрак
  • 2 ноябрь 2023
    Исемсез
    Исән сау булып тигеэ яшәгез, табак савыт шалтыраый
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100