Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтов хатынына үпкәләгән

news_top_970_100
Ришат Фазлыйәхмәтов хатынына үпкәләгән
Ришат Фазлыйәхмәтовның шәхси архивыннан

Кичә җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов үзенең туган көнен билгеләп үткән иде. Җырчыга котлаулар да, бүләкләр дә күп килгән. Ә менә хәләл җефете Эльмира Ришатны шундый истәлекле көнендә бүләксез калдырган. Әйтергә кирәк, хатыны тарафыннан даими игътибар булуга күнеккән Ришат аның бу гамәленә бераз аптырап та калган. 

«Быел Ришатның туган көнен артык зурлап бәйрәм итеп булмады. Көне буе тиздән узачак концертыбызның репетицияләрендә булдык. Ресторанга кереп, тәмләп төшке аш ашадык та кичкә әниләр янына кунакка бардык. Соңрак Ришат спортзалда шөгыльләнеп кайтты. 

Дөресен әйтергә кирәк, ирем миңа кичә көне буе үпкәләп йөрде. Ир-ат ул сабый бала кебек бит – нәрсә дә булса бүләк итәрмен дип уйлап, өметләнгәндер инде.

Әлбәттә инде, мин иремне бүләксез калдырмаячакмын. Ришатны УНИКСта узачак концертында бик зур сюрприз көтә. Нинди бүләк тапшырачагым әлегә сер булып калсын, ул аның иҗаты белән бәйле, шуны гына әйтә алам», – дип сөйләде Эльмира «Интертат»ка.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100