Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтов Тәтишканы кире кайтармакчы: «Минеке булгач, минеке!»

news_top_970_100
Ришат Фазлыйәхмәтов Тәтишканы кире кайтармакчы: «Минеке булгач, минеке!»

Ришат Фазлыйәхмәтов «Сайра, сандугач» дигән яңа җырын үзенчәлекле итеп тәкъдим иткән. Хәзер Ришат репертуарындагы яңа җырның кемгә багышланганын социаль челтәрдәге язылучылары да белә инде.

«Сайра, сайра әле, сандугач», – дип моңланып, сандугачымны сагынып утырмыш… Очты да китте бит. Кире кайтырмы, әллә моңнарын башкага бүләк итәрме, дигән уйлар да чуала.

Әхә, бүләк иттерермен, ди, хәзер! Минеке булгач, минеке инде, все! Мин – үз дигәнемә ирешә торган кеше. Әйттем икән, шулай булсын өчен бөтен көчемне куячакмын.

Җырга килгәндә, бу – күңел түреннән чыккан җыр. Артыгын язып тору кирәкмәстер. Сез языгыз, ошадымы соң? Сез язгач кәефләр күтәрелә, мин сезнең өчен иҗат итәм бит.

Аннан соң шуны да әйтәсе килә: үз сандугачларыгызны яныгыздан очырмагыз, саклагыз», – дип яза ул.

Әлбәттә инде, әлеге язманың Тәтишка – Ришатның күптән түгел генә аралары өзелгән Эльмирага багышланганы аңлашыла. Шулай итеп, Ришат янәдән Тәтишканы кире кайтарырга җыена, дип уйларга җирлек бар.

Язылучылары Ришат белән Эльмираның тизрәк яңадан кавышуларын теләгән. Бер язылучысы исә: «Җыр шәп, ә менә Тәтишка белән эшлисе бар әле», – дип язып калдырган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100