Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтов: «Суд төзәтү эшләренә хөкем иткәч, битлек киеп урам себердем»

news_top_970_100
Ришат Фазлыйәхмәтов: «Суд төзәтү эшләренә хөкем иткәч, битлек киеп урам себердем»
Салават Камалетдинов

Быел «Татнефть Арена»да узган «Татар радиосы»ның юбилей концерты алдыннан җырчы Ришат Фазлыйәхмәтовны суд приставлары алып китеп, зур гауга чыккан иде. Бер тәүлек буе изоляторга утырганнан соң, Ришатка суд булган. Суд аңа 50 сәгать төзәтү эшләренә хөкем карары чыгарган. Җырчыга, битлек киеп, урам себереп йөрергә туры килгән. Бу хакта Ришат үзе ТНВ телеканалындагы «Әй, язмыш, язмыш» тапшыруында сөйләгән. Беренче хатыны белән аерылышуы, улы белән күрешмәве, ни өчен алиментлар түли алмавы хакында да ачыктан-ачык бәян иткән. 

«Башымны кызлар бутады. Беренче тапкыр 2014 елда өйләндем. Аның соравы буенча, Истанбул шәһәрендә Солтан Әхмәт шәһәрендә никах укыттык. Минем ул мәчетне картинадан гына күргәнем бар иде. Андагы матурлык! Шуннан улыбыз Искәндәр туды. Тик, кызганычка, хатыным белән аерылышырга туры килде.

Мин аларга бик рәхмәтле. Алар – булган гаилә, тырыш гаилә. Беркайчан да миңа авыр сүз әйткәннәре булмады. Хатын белән характерларыбыз туры килмәде. Ә бәлки, көнләшкәндер. Мин – авыл егете, ул шәһәр кызы булу да йогынты ясагандыр. 2 ел яшәгәч, безнең аралар өзелде.

Малай үсә. Аллаһка шөкер, инглиз, татар, рус, итальян телләрен белә. Әнисе һәм әби-бабасы бик тәрбиялиләр. Аңа 7 яшь тулды.

Алиментларны нигә вакытында түләмәдемме? Әти-әни юк, дусларның күбесе хәрәмчел булып чыкты. Азрак хәмергә салыштым. Шул карьерама да начар йогынты ясады. Хатыным судта җиңде. Мин балага бик күп суммалар түләп барырга тиеш булдым. Тик мин ул хәтле акчаны түли алмадым.

Алар җыелып килде дә, мине яңадан судка бирделәр. Кечкенә бала өчен ул дәрәҗәдә акча кирәкми дә иде, югыйсә.

Төрле хәлләр булды инде. Сәхнәдән, бөтенләй дөньядан китәсе килгән чаклар да аз булмады.. Ләкин тешне кысып, дин юлларына кереп китеп, үземне бу ситуациядән чыгара алдым. Шул вакытта Эльмираны очраттым. Бергә иҗат итәбез. Бөтен административ эшләремне дә, продюсерлык эшләремне дә алып бара.

Балага килгәндә, әти кешегә баланы күрсәтергә тиешләр. Күрсәтсәләр, аралашуыма бик шат булачакмын. Баланы күргәнем юк, алар бик ерак шәһәрдә яшиләр. Минем анда барырга мөмкинлегем юк.

Бүгенге көндә дә мин түлисе сумманың күләме бик зур, әкренләп-әкренләп биреп торабыз. Балага минем дә булышлыгым тисен.

Суд приставлары алып китүе турында да сөйләвемне телисездер. Грандиоз концерт булырга тиеш иде. Концертлар залы янына килеп туктавым булды, 6 формалы егет тәрәзәгә шакый. «Сезне тоткарлыйбыз, сез эзләүдә», – диләр миңа. Мин инде, закон буенча яшәүче кеше буларак, ияреп киттем боларга. Мине шулай публика алдында мыскыл иттеләр. Дөрес эшләмәделәр. «Продюсер биредә җырлар өчен бик күп акчалар түләде, җырлап кына чыгыйм», – дидем. Хәтта 3 минутка да керергә рөхсәт итмәделәр.

Телефоннарым, сәгатьләремне алып калдылар да, бер тәүлеккә салкын подвалдагы рәшәткә артына, бер бомж янына ябып куйдылар. Кечкенә генә матрас бирделәр. Ул матраста исме, бетме… Шундый хөрмәтле кешене шулай мыскыл иттеләр.

Бер тәүлек утырып чыккач, суд булды. Судья мине 50 сәгать төзәтү эшләренә хөкем итте. 50 сәгать буе, бомж урынына, себерке белән урам себереп йөрдем. Маска кидем «танымасыннар» дип… Көненә 4әр сәгать эшләдем.

Үземнең ялгышлык аркасында килеп чыккан хәлләр болар. Шуңа күрә, өйләнгәндә, уйлап, ашыкмыйча өйләнегез, егетләр», – дип сөйләгән Ришат.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 23 ноябрь 2022
    Исемсез
    "Шундый хөрмәтле кеше" үзен үзе зурлап утыра,хурлык!Ир-ат түгел инде бу,гайбәтче!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100