Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтов: «Абый үлгәч, әти психиатрик хастаханәгә эләкте...»

news_top_970_100
Ришат Фазлыйәхмәтов: «Абый үлгәч, әти психиатрик хастаханәгә эләкте...»
Салават Камалетдинов

ТНВ телеканалындагы «Әй, язмыш, язмыш» тапшыруында җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов иң якын кешеләре: әти-әнисен, бертуган абыйсын ничек югалтуы хакында сөйләгән.

«Абый – 2006да, әти – 2012 елда, тагын 2 елдан әни белән әби, кабат җизни, аннан әтинең бертуган энекәше вафат булды…

Абый 28 яшендә китеп барды. Кечкенәдән йөрәге авыру булган икән. Абый спортчы иде, атта чапты, көрәште, бик чая булды. Иртән өебезнең ишегалдында егылып җан биргән. Гаиләле түгел иде әле, йөргән кызы калды.

Мәдәният һәм сәнгать университетының беренче курсында укыган вакытым. Декабрь ае. Мин Салават абыйның УНИКС концертлар залындагы концертында җырладым. Тәрәзәдән карыйм – салмак кына итеп, ябалак-ябалак кар ява. Кич шундый матур булса да, күңел тыныч түгел. Тулай торакка кайтуыма менә шундый хәбәр килде…

Ул абыем башка абыйлардан аерып тора иде. Аллаһы Тәгаләдән кала бернидән дә курыкмады. Башка төрле иде ул. Сукса өзә торган кешеләр була бит. Көчле рухлы иде. Бәлки, шуңа да гомере кыска булгандыр.

Аның артыннан әти китеп барды. Абый үлгәч, әти психиатрик хастаханәгә эләкте… Борчылудан. Ул анда 6 ел ятты. Без аны кайвакыт алып кайтып карый идек тә, кабат кире илтергә туры килә иде. Ахыр чиктә йөрәге түзә алмады, 66 яшендә хастаханәдә җан бирде.

Әнинең дә үлеме аянычлы булды. Кыш көне кар көрәргә чыккан да кар астындагы бозга таеп егылган. Хастаханәгә баргач, кирәкмәгән дарулар салганнар. Шуннан аягына бөтенләй баса алмый башлады. Сеңлекәш белән абый күрше райондагы хастаханәгә алып баргач, баскычтан менгәндә «шарт» иткән тавыш чыга. Әни аңын югалта. Кар көрәгәндә егылгач, бот сөяге чатнаган булган икән. Баскычтан менгәндә шул сынган.

Йошкар-Олага алып китеп, әнигә операция ясадылар. Наркозны күбрәк биргәннәрме икән, шуннан соң әнинең хәтере белән проблемалары башланды. Урын өстендә озак ятканга үпкәсенә су җыела торганга әйләнде. 

Филармониядә концерт куеп кайтуыма, «әни китте» дип, абый шалтыратты. Ишек төбенә утырып, бер 5 сәгать буе елаганмындыр. Әни белән бәйле бөтен хатирәләрне искә төшердем.

Әби олыгаеп үлде. Аңа 86 яшь иде инде. 

Менә шулай тормыш төрле яклап сынады мине», – дип сөйләгән Ришат.

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 14 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Аллахы ярдэменнэн ташламасын энем. Нык бул. Янында ышанычлы кешелэр булсын. Аиин!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100