news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтов реанимациягә эләгүе турында: «Мин – күңелгә якын ала торган кеше»

news_top
Ришат Фазлыйәхмәтов реанимациягә эләгүе турында: «Мин – күңелгә якын ала торган кеше»
социаль челтәрләр

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов узган елның декабрендә реанимациягә эләккән иде. «ТНВ»ның «Ютуб» каналында чыгучы «Ә син?» тапшыруында җырчы моның сәбәпләрен сөйләгән.

Мин – бөтен әйберне дә күңелгә якын ала торган кеше. Спортзалдан кайтып, чәйләр эчеп утырганда, күкрәктә кысып алган кебек булды да, су эчеп алыйм дигәндә генә түндем. Шуннан соң мин берни дә хәтерләмим. Эльмира (хатыны Тәтишка) «ашыгыч ярдәм» чакырткан, мин реанимациядә генә уянып киттем, – дип сөйләде Ришат.

Җырчы сүзләренчә, аның аеруча нык борчылган вакытлары гастрольләргә туры килгән.

Ришат Фазлыйәхмәтовның реанимациягә эләгүе, хатыны белән аерылышып йөргән вакытлары турында «Интертат» та язган иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар