Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтов беренче никахы аркасында чит илгә ял итәргә бара алмавын әйткән

news_top_970_100
Ришат Фазлыйәхмәтов беренче никахы аркасында чит илгә ял итәргә бара алмавын әйткән
социаль челтәрләр

Концертлар сезоны тәмамлану белән, җырчылар җылы якларга ялга оча башлады. Ришат Төхвәтуллин белән Алия Карачурина Төркия якларыннан кайтып төште. Бу көннәрдә Мөнир Рахмаев белән хатынының да Урта диңгез яр буендагы «кайнар» фотолары бөтен интернетны шартлатты. Рифат Зарипов гаиләсе белән Мисыр пирамидаларын карап йөри. Бәлки, шуларны күрептер, җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов та башка илләргә бару, тормыш иптәше «Тәтишка»га диңгез күрсәтү теләге зур булуы хакында пост язган. Ришат әлегә бу хыялны чынга ашыру  мөмкин түгел икәнлеген дә әйткән. Беренче никахыннан туган улына зур суммадагы бурычлары җыелу Ришатка җылы якларга юлны яба.

«Тәтишка»ны Төркия яисә башка берәр матур илгә ял итәргә алып барып кайтасы килә дә бит… «Невыездной» булгач, ярамый шул… Үзен генә җибәрмим, урлап калырлар, дип куркам.

Әле шөкер, артык «капризный» түгел үзе. Казансу ярына төшеп йөреп кайтсак та риза булып йөри», – дип язып куйган Ришат социаль челтәрдәге сәхифәсенә.

«Аллаһы боерса, Төркияне генә түгел, кулга-кул тотынышып, бөтен дөньяны урап чыгарбыз әле. Насыйп булсын», – дип тә тынычландырган үзен Ришат.

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 18 май 2023
    Исемсез
    Бу татар коммерсант попсерлары бер колке инде, кон саен концерт куялар, бабки делают урыс эйтмешли. Фанерщик-комерс-попсовик булу аларга бик рэхэт , мини=диск кесэдэ, йорийсен авыл кешесен алдап.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100