Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рината Тей студиясен басулары турында: «Чираттагы сынау гына булсын иде инде»

news_top_970_100
Рината Тей студиясен басулары турында: «Чираттагы сынау гына булсын иде инде»
социаль челтәрләр

Кичә җырчы Рината Тей күңелсез яңалык җиткергән иде. Аның вокал студиясенә бурлар кереп, аппаратураларын алып чыгып киткәннәр. Бу турыда тәфсилләбрәк сөйләвен сорап, «Интертат» җырчының үзенә шалтыратты.

«Мин 14 елга якын балалар белән эшләдем. Балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып та, мәктәптә дә эшләргә туры килде. Ирем юл фаҗигасенә юлыкканнан соң, күпмедер вакыт пауза алып тордым. Ләкин тормыш дәвам итте, миңа ничектер финанс ягымны яхшыртырга кирәк иде. Эстрада белән генә ерак китеп булмас, параллель рәвештә тагын берәр эш табарга кирәк дип, мин «Школа вокала» дигән мәктәпләр челтәренә вокал укытучысы булып эшкә урнаштым. Анда, әлбәттә, балалар белән генә түгел, олы яшьтәге кешеләр белән дә эшләдем. Баксаң, кешеләр пенсия ялына чыккач, күңелләренә ошаган шөгыльгә вакыт таба башлыйлар икән. Минем укучыларым арасында 70 яшьлек кешеләргә хәтле бар иде.

Эшем бик уңышлы башланды. Мин ярты ел эчендә рекорд куеп, 55 укучы җыйдым. Аларның нәкъ менә миндә дәресләр алырга теләве дә сөендерде.

Хезмәтемә ихтыяҗ булгач, нигә әле миңа үземә эшләмәскә, үземә вокал студиясе ачып җибәрмәскә, дип уйлана башладым һәм, тәвәккәләп, ниятемне чынга ашырдым. Хәзер мин укучыларым белән үз студиямдә шөгыльләнәм.

Узган атнаның пәнҗешәмбесендә мин соңгы көн эшләдем. Бала да каникулда булгач, вакытны бергә уздырырбыз дип, җомга көнгә дәресләр куймадым.

Минем белән янәшә кабинетта тагын бер кыз эшли. Ул җомга һәм шимбә көннәрендә эшләгән. Әлбәттә инде, минем студия дә ачык булган.

Бүген иртән эшкә килеп, студиямә керсәм, шок халәтендә калдым – аппаратураларым юк. Бу эшне шулхәтле үз-үзенә ышанган кеше башкарган. Чөнки күршедәге кабинетта кеше була алуын да уйламыйча, курыкмыйча кергән бит.

Мин бөтен әйберне алып чыгып киткәннәр дип әйтмим. Колонкалар калган, мәсәлән. Шуңа да карамастан, миңа 100 мең сум тирәсе зыян килде. Бөтен дәресләремне күчереп, полиция чакырттым, бармак эзләре алдылар», – дип сөйли Рината Тей.

Рината бу эшкә кемнәр баруын белми, ләкин юлын кисәргә теләүчеләр түгелдер дип һәм чын каракның эзенә төшәрләр дип өметләнә.

«Төрле яклап уйлап карадым. Ирем авариягә эләккәннән соң, иремнең бизнесы өлкәсеннән бик каты янаучылар булды. Интернетка берәр нәрсә куйсам да шалтыратырга тотыналар иде. Ләкин шәхсән үземә начарлык теләүчеләр юк дип беләм.

Мин Авитога белдерүләр дә куйдым, анда адрес күрсәтелгән. Эзәрлекләгән булулары да бар. Хәзер тикшерү бара. Бөтен әйберне дә бик сак кына эшләргә кирәк.

Ирем ягыннан юлымны кисәргә теләүчеләр эше булмаса ярар иде, дип телим. Иремнең авариягә эләккәненә инде 5 ел. Ләкин мин әле дә ул проблемаларны чишеп бетерә алмыйм. Барысын да сөйләмим генә. Дөресен генә әйткәндә, кайбер моментлар азрак күңелгә дә тия.

«Ирегез турында сөйләмисез, аның хәле ничек?» – дип күпләр язалар. Әйе, сөйләмим, чөнки елап утырасым килми. Югыйсә, мин инде күптән экранда елап, халыктан акча җыеп яшәгән булыр идем. Минем үз тормышым, аның үз тормышы. Безнең балабыз үсә, мин аның хакына алга таба барырга тиеш. Миңа калса, һәр кеше үз тормышын үзе яшәргә тиеш, башкалар өчен җавап тотарга түгел.

Беркемнән дә көтеп утырмыйча, тырышып- тырмашып эшләгән эшеңнең шулай юкка чыгуы бик авыр, әлбәттә. Миңа болай да бер әйбер дә җиңел генә килми, мин иремнән әзер, җитеш тормыш белән калмадым. Мәсәлән, мин бүгенге көндә фатир арендалап яшим һәм моны беркемнән дә яшермим.

Бу вакыйга да миңа чираттагы сынау гына булсын иде инде. Менә шулай акчалата гына чыгып китсен, сәламәтлек, югалтулар белән китмәсен», – дип сөйләде безгә Рината Тей.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100