Ринат Таҗетдинов белән хушлашу: Кемнәр килгән мәрасимгә – шуннан аңлагыз аңа мөнәсәбәтне
Татар халкы тагын бер бөеген югалтты. Ринат Таҗетдиновны озату мәрасиме республиканың барлык җитәкчеләрен, татар интеллигенциясен, гомумән, татар, хәер, татар гына да түгел, Ринат Таҗетдинов дигән бөек артистны белгән бар җәмәгатьчелекне бер залга – Камал театрының Татарстан урамында урнашкан бинасына җыйды.
Заманында театрга яңа бина кирәклеген зур мөнбәрләрдән әйткән Ринат Таҗетдинов гомере буе үзе уйнаган сәхнәсеннән соңгы юлга китеп барды.
Бу язманы сәхнәдән яңгыраган рәсми сүзләрдән генә төзедем. Чөнки Ринат аганың җәсәде янында яңгыраган чыгышларга зур шәхеснең язмышы да, аңа булган җылы мөнәсәбәт тә, аның исемен мәңгеләштерү теләге дә, шәхесләребезнең халыкка мөрәҗәгате дә сыйган иде.
Ринат Таҗетдиновны соңгы юлга озату мәрасимен Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев алып барды. «Ринат ага – иң яраткан һәм иң популяр артистларыбызның берсе, бәхәссез авторитет. Аның һичшиксез «татар театрының легендасы» дияргә мөмкин. Бүген кайгылы көнебез: талантлы бөек шәхесебезне мәңгелеккә озатабыз. Мөхтәрәм артистыбыз белән бәхилләшү мәрасимен ачык дип игълан итәм», – дип башлады ул.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов: «Кадерле дуслар! Татарстан Республикасы һәм татар халкы өчен бүген бик зур югалту. Рәйсә ханым, кызлары, туганнары, сезнең зур кайгыгызны уртаклашабыз. Ринат Арифҗан улын соңгы юлга озатабыз. Ринат аганы без гел истә тотарбыз, аның исемен мәңгеләштерү юлларын уйларбыз. Барыгызга да бик зур рәхмәт!»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россиянең хезмәт герое Минтимер Шәймиев: «Хөрмәтле туганнарыбыз, кардәшләребез! Тормыш шулай корылган: яшибез, тырышабыз, шәхесләребез бик матур хезмәт итәләр. Гомер буе шулай бара, барсын да, бу – дөрес тә. Ни кызганыч, вакыт үзенекен итә... Бер-беребезне хөрмәт итеп яшәргә тырышабыз, ә бу тормыштан китәр вакыт җиткәч, бер-беребез турында истәлекләрне сакларга кирәк. Без – сәләтле халык, үзебезне һәм республикабызда яши торган барлык халкыбызны яратабыз. Шуңа күрә тиешле хөрмәтне күрсәтергә кирәк. Бу – безнең буыннан-буынга килә торган матур гадәтебез. Бер-беребезгә кылган гамәлләре өчен рәхмәт әйтәбез – бу дөрес тә. Моны матур итеп бәһали белергә кирәк. Тормыш булгач, төрле чаклар була торгандыр. Әмма туганнарыбызны, халкыбызны соңгы юлга озатканда, тиешле хөрмәтне күрсәтә белергә кирәк. Бу – безнең гадәтебезгә кергән һәм аны тагын да ныгытырга кирәк дип саныйм. Безне тәрбияләгән буыннардан үрнәк алып, шундый яшәү рәвешен дәвам итәргә кирәк. Без аны булдырабыз, бу – безнең кулыбыздан килә. Үзебезнең шәхесләребезне хөрмәт белән озатып, без шулай яшибез һәм тагын да матуррак яшәргә кирәк.
Югалту һәрвакыт авыр. Мондый вакытларда да без милли залларыбызга килеп хушлашып, шәхескә хөрмәт күрсәтәбез, бу – безнең кулыбыздан килә. Бу – яшәү рәвеше. Дөньяның кадерен белеп яшик. Тормыш ул – тормыш инде. Сабырлык, түземлек кирәк. Матур итеп җыелышып килүегез өчен рәхмәт! Барыбызга да иминлек, тынычлык телим».
Васил Шәйхразиев биредә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Рәисебезнең администрациясе җитәкчесе Әсгать Сафаров, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, мәдәният министры Ирада Әюпова, Хөкүмәт әгъзалары, Дәүләт Думасы депутатлары, Дәүләт Советы депутатлары, администрация җитәкчеләре булуын искәртте. Шулай ук, Россия театр әһелләре берлегеннән Татарстан театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев исеменә килгән кайгы уртаклашу телеграммасын да укыды.
Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев: «Хөрмәтле милләттәшләр! Бүген татар халкы авыр кайгы кичерә. Безгә – Ринат белән 5 ел Мәскәүдә укып, 63 ел гомеребезне бер театр сәхнәсенә биргән кешеләргә – ул бигрәк тә авыр. Безнең буын кешеләреннән иң бәхетле артист иде ул, иң талантлы артист иде. Мәскәүдә укыганда курс җитәкчесенең дә иң яраткан студенты иде. 1961 елны театрда эшли башлагач, ул сәхнәне шаулатып килеп керде һәм шулай дәвам итте. Ул иң төп рольләрне уйнады: мәхәббәт геройларның да барысын да уйнады, социаль геройларны да уйнады. Төрле жанрларны да уйный ала торган артист иде, кабахәт кешеләрне дә әйбәт уйнады. Студент елларында Маяковскийның «Мунча» дигән пьесасында төп рольне уйнады: ул яшьтә шулай уйнау – ул зур дәрәҗә. Нәрсә уйнаса да, шәп иде. Бәхетле булды ул – аны тамашачы да яратты, җитәкчеләребез дә яраттылар. Чөнки ул үзен тормышта әдәпле тотты, сүз килерлек начар гамәлләр эшләмәде. Телевизордан да «мин бәхетле» дип әйткәнен күрсәттеләр, ул чыннан да бәхетле иде. Аның нинди дәрәҗәдә булуын күреп торасыз: кемнәр килгән мәрасимгә – шуннан аңлагыз Ринатка нинди мөнәсәбәт булганын. Аңа урыны җәннәттә булсын, җаны тыныч булсын, дип телибез. Урының оҗмахта булсын, Ринат!»
Камал театрының баш режиссеры, Татарстанның һәм Россиянең сәнгать эшлеклесе Фәрит Бикчәнтәев: «Равил абый дөрес әйтте: Ринат абый бәхетле актер иде. Мин дә үз чиратымда әйтә алам: Камал театрында эшләүче актерлар бик бәхетле, чөнки алар Ринат Таҗетдинов белән бергә эшләделәр. Мин дә үземне актер буларак та, режиссер буларак та бәхетле саныйм, чөнки миңа аның белән эшләргә дә, уйнарга да туры килде. Сәхнәне дә, тамашачыны да алдап булмый. Ринат абыйны яратмыйча мөмкин түгел иде, чөнки аның кешелеклелеге сәхнәгә дә калкып чыга иде. Аның белән соңгы мәртәбә телефоннан сөйләшүебездә ул шалтыратты: «Фәрит, сәлам! Ни хәлләр?» – ди. «Ринат абый, берәр нәрсә булдымы?» – дим. «Мин рәхмәт әйтергә дип шалтыратам», – ди. «Кемгә рәхмәт?» – дим. «Сиңа рәхмәт, театрга рәхмәт», – ди. «Шул гынамы?» – дим. «Шул гына», – ди. Аның сыйфатларының берсе: театрга рәхмәтле булып яшәде. Ул чыннан да бернәрсә дә таләп итмәде, бернәрсә дә сорамады. Алган бүләкләрен дә, «Алтын битлеген» дә икенче көнне үк театрга китереп куйды. Урыны оҗмахта булсын! Бөтен театр исеменнән – коллегалардан, тамашачылардан сиңа олы рәхмәтебезне әйтәбез. Хуш!»
Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров: «Хөрмәтле Рәйсә ханым! Руфина Ринатовна, Айсылу Ринатовна! Ринат абыйның туганнары, дуслары, хезмәттәшләре! Без бүген чыннан да зурдан-зур кайгы, зурдан-зур югалту кичерәбез. Бөек шәхесебезне, якташыбызны бүген соңгы юлга озатабыз. Ул бакыйлыкка күчте.
Ринат абый тумышы белән Чүпрәле районыннан. Аның 80 еллыгында да, 85 еллыгында да безгә шушы сәхнәдә булу бәхете тиде. Якташлар килә дигәндә, ул безне чыгып каршы ала иде. Без автобуслар белән делегация булып килә идек. Үткән ел ул авылга – Кече Чынлы авылына кайтты. Без төзекләндерелгән клубны аның катнашында һәм Камал театры артистлары катнашында ачтык. Шул мәдәният сараена без Ринат абый исемен бирдек. Ринат абый шул вакытта: «Бу – миңа иң зур бүләк», – дип әйтте. Нинди генә казанышлары булмасын, ул беркайчан да тамырларын онытмады. Чыгышы белән горурлана иде: «Мин – мишәр», – дия иде.
Ринат абый Таҗетдиновка мәңгелек дан һәм хөрмәт! Аның исеме безнең йөрәкләрдә булачак. Урының оҗмахның түрендә булсын!»
Россиянең һәм Башкортстанның халык артисты, Гафури театры актеры Хөрмәтулла Үтәшев: «Әссәламәгаләйкүм, хөрмәтле җәмәгать! Хөрмәтле коллегалар, хөрмәтле Рәйсә ханым. Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры коллективы исеменнән Ринат агайның якыннарына сабырлык телим, кайгысын уртаклашам. Бу – Камал театры коллективы өчен дә зур югалту, чөнки Ринат агай өчен жанр чикләре юк иде: ул драмасын да, комедиясен дә, трагедиясен дә бердәй җиң сызганып уйнады. Бу – татар театры дөньясы өчен генә түгел, Россия театр дөньясы өчен олы югалту. Без Ринат агайның гастрольләргә килүләрен һәрвакыт көтеп ала идек. Ул да Өфегә гастрольгә килергә бик яратты. Бу мәхәббәт ике яклы иде – башкорт тамашачысы да аны яратты. Мин аны тәүге тапкыр телевидениедән Муса Җәлил образы аша күргән идем. Ул алга таба актерларның хыялы булган барлык рольләрне уйнап чыкты, дисәм – хата булмас. Ул Татарстан театр әһелләре берлеген 20 елдан артык җитәкләде. Бу бит актерларның гына түгел, театрда эшләгән һәр кешенең йөрәгенә үтәргә кирәк дигән сүз. 1989 елда Татарстанның Актерлар йортыннан Өфегә бер төркем артистларны алып килеп чыгыш ясаган иде. Бу бит – аның йөрәге кушып эшләгән эшләре. Башкортстан һәм Татарстан арасында дуслык җепләрен ныгытуда аның роле бәһаләп бетергесез. Заманында ул Актерлар йортын саклап алып калды. Бүген Актерлар йортының гөрләп эшләвендә Ринат абыйның роле зур. Театрлар берлеге кысаларында Ринат абый исемендәге махсус приз булдыруны тәкъдим итәр идем. Сезон ахырында иң яхшы башкарылган роль өчен Ринат агай исемендәге премия тапшырылса, рухы шат булыр иде. Без сине сагынырбыз!»
Ринат Таҗетдиновны кызы, Казан театр училищесы директоры Руфина Таҗетдинова: «Әти гаҗәеп якты кеше, көчле энергетикалы актер иде. Ул кешеләргә яктылык бирә торган кеше иде. Тамашачы бу энергетиканы тоя һәм, җавап итеп, аны ярата иде. Әти тамашачы мәхәббәтенә коенып яшәде. Аның шушы сәхнәдән китүе дә символик мәгънәгә ия. Яратып озак эшләгән сәхнәсеннән. Ул сәхнәне бик сагына иде, чөнки соңгы вакытта ул сәхнәгә чыга алмады. Әмма үзен шушы театрның бер кисәкчеге итеп тойды. Ул барыгызны да яратты. Ул сәхнәдә дә, тормышта да ихлас булып, дөнья белән гармониядә яши алды: элита белән дә, тирәлегендәге кешеләр белән дә. Барыгызга да зур рәхмәт! Ул үзенең якты нурын оныкларында, сәнгатьтә калдырды, һәм бу яктылык безне бик озак җылытачак әле. Рәхмәт сезгә!»
Коръән укып мәрхүмнең рухына дога кылырга мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин чакырылды.
Ринат Таҗетдинов Яңа татар бистәсе зиратына, үзенең васыяте буенча, әтисе кабере янында җирләнде.