Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ринат Рахматуллинның яңа җыры турында: «Кемгәдер җырлап йөр инде. Гаиләңне ташлап»

news_top_970_100
Ринат Рахматуллинның яңа җыры турында: «Кемгәдер җырлап йөр инде. Гаиләңне ташлап»

Ринат Рахматуллинның «Төрмәдән хат» дигән яңа җыры чыккан. Артист «Интертат»ка әлеге җырны 6 ай колония-поселениедә утырган вакытта иҗат итүен сөйләгән иде. «Анда вакытта 7 җыр язылды. Баштарак, борчылгангадыр, илһам килмәде, торгынлык чоры булып алды. Аннан инде әкренләп язасым килә башлады. Иң беренче итеп, «Төрмәдән хат» дип аталган җыр яздым. Аның сүзләре дә, көе дә үземнеке. Калганнары мәхәббәт турында, үземнең хис-кичерешләремне җырларыма салдым», – диде Ринат Рахматуллин.

Җыр премьерасы турында язган «Матур ТВ» телеканалының социаль челтәрдәге сәхифәсендә җырга, төгәлрәк итеп әйтсәк, Ринат Рахматуллинга карата берничә фикер дә язып калдырганнар.

«Менә 60 яшьтә кемгәдер җырлап йөр инде. Гаиләңне ташлап», – дигән аңа бер ханым.

Җырчының уяу фанатлары да җавапсыз калмаган.

«Хатыны үзе ташлады аны»; «Беренчедән, Ринатка 60 яшь түгел. Икенчедән, яратмаган хатын белән яшәү дөрес түгел. Ничә яшьтә булса да, һәркемнең бәхетеле булырга хакы бар. Миндә булмас, димәгез. Дөнья бу!» – дип яклап чыкканнар алар Ринатны.

«Төрмәдән хат» җырында:

«Көт әле, җаным, көт син мине.

Мин кайтырмын сиңа талпынып.

Син чыгарсың мине каршыларга,

Көткән сагышларың онытып», – дигән юллар бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100