Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ринат Рахматуллинның концертында хатыны сыздырып биегән

news_top_970_100
Ринат Рахматуллинның концертында хатыны сыздырып биегән
социаль челтәрләр

Җырчы Ринат Рахматуллин, ниһаять, үзенең яшь хатынын тамашачысы һәм социаль челтәрдәге дусларыннан яшерми башлады. Бүген җырчы үзенең сәхифәсенә тормыш иптәшенең сәхнә артында сыздырып биегән видеосын куйган. Күрәсең, Динара иренә шул рәвешле көч һәм энергия биреп тора.

Ринат Рахматуллин хатынының матур җырлавын да әйткән иде. Киләсе сезон концертларында ул Динара белән парлап дуэт башкарырга җыена.

Динара ире белән барлык концертларга да йөри, үзе шушы көннәрдә «Интертат»ка әңгәмәдә сөйләгәнчә, аның тормышын үзгәртүдә төп рольне уйный. «Мин әйдәкләп торучысы инде аның. Сценарийларга да төзәтмәләр кертәм, прическасын, сәхнә һәм көндәлек образларын да кайгыртам. Ринат бөтенләй башка тормыш белән яши ул хәзер. Элекке Ринат артта калды. Мин үзем дә бик шатланам аның тормышында булуыма һәм иҗатына йогынты ясавыма», – дип сөйләгән иде Динара безгә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100