Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ринат Рахматуллин колониядә яңа җырлар яза: «Икесен сөйгәнемә багышладым»

news_top_970_100
Ринат Рахматуллин колониядә яңа җырлар яза: «Икесен сөйгәнемә багышладым»
Расих Фәсхетдинов

Җырчы Ринат Рахматуллин, «Интертат» хәбәрчесе белән элемтәгә кереп, колониядә ниләр белән шөгыльләнүен сөйләде. Җырчы киләсе сезон концертларына яңа программа уйлый, яңа җырлар иҗат итә.

Шушы арада гына 4 яңа җыр яздым. Аның икесен сөйгәнемә багышлап иҗат иттем. Өченчесе дә мәхәббәт турында. Ә иң ахырдан язганы – сюрприз. Аны тамашачыма чыгу белән үк тәкъдим итәчәкмен, – дип язды Ринат абый.

Җырчы колониядә бәйрәмнәр саен концертлар куюын әйтте.

Биредә дә фанатларым барлыкка килә башлады. Рәхәтләнеп кушылып җырлыйлар. Әле Яңа ел алдыннан гына Альберт исемле егетне чыгарганнар иде. Минем якын кешемә: «Колониядә утырганыма бер генә тапкыр да үкенгәнем булмады. Ринат – чын кеше. Аның белән очраштырганы өчен язмышыма рәхмәтлемен. Аның тугры дусты булырга хыялланам», – дип язып җибәргән, – дип сөйләде Ринат Рахматуллин «Интертат»ка.

Җырчыны дуслары да ташламый икән. Яңа ел алдыннан гына Вадим Захаров, ИлГәрәй, Рамил Шәрәпов, Чистайдагы дус егетләре килеп киткән. Ринат Рахматуллин аларның барысына да рәхмәтле булуын әйтте.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 10 гыйнвар 2024
    Сирень
    Какой образованный Альберт
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100