Җырчы Ринат Рахматуллин концерт директорын алыштырган. Хәзер ул Хәния Фәрхинең элекке администраторы Раил Нуриев белән хезмәттәшлек итәчәк.
«Дуслар, командабызда үзгәрешләр бар. Хәзер безнең яңа концерт директорыбыз – Раил Нуриев. Элек Хәния апа командасында эшләгән кеше. Раил безнең эшләрне алып барачак. Минем иҗат тормышымда булганың өчен рәхмәт», – дип тәкъдим итә ул аны язылучыларына социаль челтәрләрдә.
Җырчы, авария ясап, колониядә утырып чыкканнан соң ныгытып иҗат эшенә керешеп китте. Соңгы арада аның концерт директоры булып җырчы Ильвира Хамматова эшләгән иде. Аның «Тормыш китабы» дип исемләнгән яңа концерт программасын да ул язды. Ринат Рахматуллин, Ильвира Хамматова белән эшли башлагач та, бик шатланып: «Мин аның үз эшен белеп, яратып, җиренә җиткереп эшләвеннән бик кәнәгать һәм аның белән хезмәттәшлек итүемә чиксез бәхетле. Үзе иҗатта кайнаган, иҗат белән шөгыльләнгән кеше буларак, ул мине бөтен яклап та аңлый», – дип сөйләгән иде.
Ни сәбәпле концерт директорын алыштыруы турында Ринат Рахматуллинның үзеннән сорадык.
«Бернинди гаугалар да, бер-беребезгә үпкәләүләр дә, талашулар да булмады. Ильвира үзе шундый карарга килде. «Мин башка эшли алмыйм», – диде. Димәк, ресурслары шуның кадәр генә булган, дигән фикергә килдем. Ачыклап бетерәсе моментлар бар әле.
Хәзер Раил Нуриев белән эшләячәкмен. Без бер-беребезне яхшы беләбез. Ул инде колониядән чыккач та миннән шалтырату көткән булган», – диде ул «Интертат» хәбәрчесенә.