Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ринат Рахматуллин Дөбьяздагы концерты турында: "Халыкның реакциясен белү өчен исерек булып кыландым гына"

Ринат Рахматуллин Дөбьяздагы концерты турында: "Халыкның реакциясен белү өчен исерек булып кыландым гына"

news_top_970_100
Ринат Рахматуллин Дөбьяздагы концерты турында: "Халыкның реакциясен белү өчен исерек булып кыландым гына"
Ринат Рахматуллин Дөбьязда исерек килеш концерт куйган дигән видео ватсапта таралды. 


Роликта җырчы идәнгә утырып җырлый, теле көрмәкләнгән килеш сөйләшә, халыкны көлдерә. Ринат Рахматуллин дөрестән дә исерек булганмы? Аңлатма сорап, Ринатка шалтыраттык.

-Дөрес түгел инде ул сүз! Тямаевны да әйттеләр бит – Чүпрәледә аракы эчеп килеп, Буада суга сикерде дип (сүз Тямаевның Буадагы концертта суга сикерүе хакында бара – ИТ). Бу да шуның кебек. Бу уен иде. 

-Сезнең тарафтан уен идемени?

-Әйе. Халыкның нинди реакциясе нинди була икән дип белер өчен. Пиар дип атала ул. Идәнгә утырулар – ул уен. Шаяру. 

-Ринат, нигә исерек булып уйныйсыз? Кеше шуннан көлгәнгәме?

-Юк. Кешенең реакциясен белер өчен.

-Нинди реакция булды соң?

-Менә, ватсапларда җибәрәләр бит. Реакция булды. Концерт чын күңелдән булды. Ниндидер бер ... (Ринат Рахматуллин бу урында ул кешене өч ямьсез сүз белән атады, аларны төшереп калдырабыз - ИТ) – ватсаптан җибәргән дә, шул йөри инде.

-Ул кешене начар дисез, үзегез үк шуны пиар өчен эшләдем дисез. Пиар өчен эшләнгән булгач, ул кеше дөрес эшләгән булып чыга бит инде. Сез максатыгызга ирешкәнсез.

-Аны бит челтәргә җибәрергә кирәк дигән сүз түгел. Мин бит аны залдагы кеше өчен генә уйнадым. Мин соцчелтәрләр өчен уйнамадым. Ниндидер бер дурагы соцчелтәргә җибәргән.

-Сез бер интервьюгызда беркайчан да эчеп чыкканым юк дип әйткән идегез.

-Юк, билгеле. Бу уен иде. Исереккә сабышкан уен иде. Халыкның реакциясе ничек булыр икән дигән уен. Мин идәнгә дә утырдым махсус рәвештә, халыкның реакциясе ничек булыр икән дип белергә. Шуларны төшереп тарату кемгәдер кирәк булган.

Мин Инстаграмда да язмакчы идем уен иде ул дип. Аннары уйладым - әй, нәрсәгә кирәк дураклар белән дурак булырга.

Исерек кеше концерт куя алмый! Миңа концерт искиткеч булды дип язалар әле һаман да... 



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100