Ринат Мөхәммәдиев: «Бу вакыт – татар өчен үзен пропагандаларга форсат ачылган бер дәвер»
Язучы Ринат Мөхәммәдиев «Татмедиа»га «Казан утлары» журналының соңгы номерына рецензия бирергә килгән иде. Ул сөйләшү журнал тормышын гына түгел, гомумән әдәбиятны һәм бүгенге заманда барган вакыйгаларны колачлады. Бүгенге чор әдәбиятта ничек чагылыр? «Интертат» язучының чыгышын тәкъдим итә.
Ринат Мөхәммәдиев – «Казан утлары» журналында 11 ел эшләгән кеше. Журналны тәнкыйтьләве үзе өчен авыр булуын да искәртеп куйды. Шулай да редакция составы да, авторлар да үзгә бит инде, мактар урында, тәнкыйтьләр җирләре дә бардыр.
Мин эшләгәндә, 40тан артык фронтовик язучы һәм шагыйрь исән иде. Бу – бөтенләй башка дәвер. Ул дәвердә кыю сүзне әйтергә язучыларның күпмедер хокукы булды. Журналда бастыру очраклары да булды. Өлкә комитеты секретарьләре, «Казан утларының» телен кысарга кирәк, дип сүгә иде. Ләкин заманалар үзгәреп тора. Шулай да «Казан утлары» татар халкы яшәгән җирдә аерым бер урын алыр тора. Аның белән элеккеге «Азат хатын», ягъни «Сөембикә» журналы гына тиңләшә-бәхәсләшә ала. Татар әниләре балаларын «Азат хатын»нан башка тәрбияләми, ә «Казан утлары» татар гаиләсенең зыялылыгы күрсәткече иде.
1982-1983 елларда Үзәк Комитетның «милли республикаларда бер газета-журналның да тиражы 100 меңнән артык булырга тиеш түгел» дигән яшерен указы бар иде. Баш редакторлар белде моны. Без 107 мең тираж җыйдык, шуның өчен Мәскәүдән шелтә белдерелде. Шундый гыйбрәтле көннәр бар иде. Бүген 107 меңнең 100 меңе алып атылды. Милли республика журналларының күбесе чыгудан туктады. Журналның исән булуына мин бик шат, – дип сүзен башлады ул.
«Телибезме, юкмы – бер үк сюжетлар кабатлана»
Журналның яшәеше турыдан-туры әдәбият белән бәйле. Язучы да: «Ул әдәбият дәрәҗәсеннән югары күтәрелә алмый», – диде. Кайбер жанрларның бүгенгесенә анализ да ясады.
Миңа калса, татар әдәбияты, аерым алганда проза жанры, 80-90нчы еллар белән чагыштырганда бераз вакланды кебек. Аның сәбәбе дә бар. Элек татар әдәбиятына Россиянең 30-40 төбәгеннән язучылар килгән. Казахстан, Үзбәкстан, Төмән, Мәскәү, Нижгар, Мордовия, Ульяновск, Самара, Саратов, Оренбургтан да килгәннәр, Башкортстан турында әйтеп тә тормыйм. Һәркайсы үзенең тавышын алып килгән. Бүгенге көндә татар әдәбиятында эшләүче авторларыбыз, аеруча яшьләр – барысы да бер үк төрле биографияле кешеләр. Барысы да авылда туган, бер заманда үскән, бер үк телевизор караган, матбугат укыган. Телибезме, юкмы – бер үк сюжетлар кабатлана. Татар әдәбиятының иң зур бәласе һәм бәхете – авыл турында елау, авылны, яшьлекне, әби-бабайларны сагыну. Мин моны бәла дип саныйм, шулай да авылга үзебезнең туган телне саклаганы өчен рәхмәт әйтәсем килә.
Соңгы көннәрдә игътибар итеп тордым: Гариф Гобәй, Мирсәй Әмир, Әмирхан Еники, Гомәр Бәширов, Зәки Нури кебек бер классик язучының да оныгы ана телендә сөйләшми, татар мохитендә эшләми. Иң яхшы әти-әниләрнең балалары ана теленә хезмәт итә, ә инде оныклары башка юлдан китеп бара, кызганыч.
Тарих темасына язучы авторларыбыз санаулы гына. Милләт тарихы турында язылган әсәр башка әсәрләргә караганда да озын гомерлерәк була һәм әдәбиятның дәрәҗәсен читтә дә күтәрә, – диде ул һәм редакциягә бу тенденциягә игътибар итәргә киңәш бирде.
«Инглиз теле алдында баш иеп мөкиббән китеп яшәүне бераз киметергә дә ярый»
Поэзиягә килгәндә, язучы фикеренчә, һәр буында яңа тенденция, агыш, стиль, формалар барлыкка килә. Ул классик әдәбиятны пропагандаларга кирәк булуга басым ясады.
Без әдәбият тарихын белмибез. Мәскәү, Мордовия, Нижгар тирәләрендә татар әдәбияты турында сөйләшсәң, Габдулла Тукай белән Муса Җәлилне генә беләләр. Әйтерсең башка әдәбият юк безнең. Үзебез дә шушы хатаны кабатлыйбыз. Тукай бит үзен Габделҗаббар Кандалый укучысы итеп санаган. Көнчыгыш классикасы дәрәҗәсендәге шушы шагыйрьне, кызганыч, бездә күрсәтә белү, пропагандалау юк. Теле дә аңлашылмый дип кул селтәргә өйрәндек. «Казан утлары» борынгы һәм классик әдәбиятны пропагандалауга бермә-бер зуррак өлеш кертә ала. Бу игелекле, изге эш кайбер бушлыклардан коткарыр иде. 1000 еллык әдәбиятыбыз бар, дип мактанырга яратабыз, 100 еллык әдәбиятны пропагандалыйбыз.
Миңа калса, соңгы елларда, үзебезнең мирасны Россия күләмендә пропагандалауга игътибарны киметтек. Элек заманда бу өлкәдә махсус белгечләре бар иде. Хәзер бу эш кимеде. Төрки дөньяга чыгу, төрек теленә тәрҗемә итү – шулай ук бик әһәмиятле эш. Анонслар формасында булса да, төрек телендә мәгълүмат биреп бару безгә кирәк, дип саныйм. Анда татар әдәбияты белән кызыксыну бик көчле, татарлар да шактый күп яши.
Инглиз теле алдында баш иеп мөкиббән китеп яшәүне бераз киметергә дә ярый. Юкса «әсәр рус һәм инглиз телендә чыкса, барысы да хәл ителә» дигән консерватив фикер яшәвен дәвам итеп килә. Безнең гомердә инглиз теленә әйләнеп кайтулар булмас инде. Моңа әзер булырга кирәк, – диде ул.
«Теләсә нинди усал тәнкыйть – автор өчен иң зур пропаганда»
Очрашу барышында бик озаклап әдәби тәнкыйть турында сөйләшү булды. Дөресрәге, аның булмавы турында. Бу мәсьәләне хәл итүнең төрле вариантлары каралды. Ринат Мөхәммәдиев Казан федераль университеты студентлары өчен курслар булдырып карарга тәкъдим итте. Яшьләрне кызыксындыру өчен бәйгеләр үткәрергә киңәш итте. Әдәби тәнкыйтькә аспирантура тирәсендә йөргән яшьләрне тартырга кирәк, дип саный ул, чөнки алар берничә «иләкне» узган һәм күпмедер тәҗрибә туплаган.
Кызыксындыру чаралары булырга тиеш. Беркемнең дә ач килеш әдәби тәнкыйть мәкаләсе язып утырасы килми. Мин үз вакытында язган тәнкыйть мәкаләләрен әле дә «расхлебываю». Мәсәлән, 80нче еллар башында Разил Вәлиев белән Фаил Шәфигуллинның яңа чыккан китаплары турында тәнкыйть мәкаләсе яздым. Фаил бер атнадан килде: «Дөрес әйтәсең бит», – дип кулны кысты, ә икенче автор минем белән әле дә исәнләшми. Башка бер сәбәп тә юк.
Шигырь тәнкыйте белән шөгыльләнгәндә: «Син үзең язып кара», – диләр иде. «Минем бер чемодан шигырь бар, әмма берсен дә вакытлы матбугатка бирмим, чөнки башта тәнкыйтьче яши», – дип җавап бирә идем, – дип сөйләде язучы.
Аның фикеренчә, үзен чын язучы дип санаган кеше тәнкыйтьне дөрес куллана белә.
Акыллы яһүди милләтеннән булган язучылар, шагыйрьләр үзләрен ничек пропагандалый? Ике-өч тәнкыйтьче боларны эттән алып эткә сала. Автор аларга үзе акча түли. Теләсә нинди усал тәнкыйть – автор өчен иң зур пропаганда. «Моның турында язалар да язалар, мин дә укып карыйм әле», – дип уйлый укучы.
Үз вакытында КПСС Үзәк Комитеты әдәби тәнкыйтьне үстерү турында карарлар кабул итте. Дөресен әйтергә кирәк: Совет дәверендә әдәби тәнкыйтькә игътибар искиткеч зур иде. «Казан утлары»ның соңгы санын укыдым, ике тәнкыйтьче бар: Тәлгать Галиуллин, Фоат Галимуллин. Авторларның икесен дә хөрмәт итәм, алар – минем иҗат турында язган кешеләр. Алар инде безнең тарафтан «иске тәнкыйтьчеләр» дип кабул ителә иде, чөнки шаблон белән тәнкыйть итү бар. Алар – пропагандистлар. Ике-өч буын элекке тәнкыйтьчеләрдән башка авторларның булмавы борчуга салды.
Әдәбиятны «җилләтеп», «талкып», «иләк аша уздыра торган» белгечләр булмый икән, әдәбиятта да эстрада һәм театр сәнгатендәге кебек хаос үсеш алырга мөмкин. Татар эстрадасында чүп-чар күп, дип сөйләүчеләр адым саен. Совет вакытында андый сүзләр юк иде. Анда бернинди блат, танышлык белән җыр үткәреп булмый иде. Бүген һәр җырчы – үзе композитор, үзе сүзләр авторы. Ул сүзләрне кәгазьгә төшереп укып карасаң, чыгып качасы килә. Көй дигән әйбер дә югалды. Әдәбиятта да шушы әйбер барлыкка килмәсен, – диде ул.
«Хәзерге вакыт – татар халкы өчен үзен пропагандаларга форсат ачылган бер дәвер»
Классик әдәбият, әдәби тәнкыйтьтән соң, бүгенге вазгыятькә, бүгенге яшәешкә бәйле булган әдәбият турында сүз булды. Дөресрәге, андый әдәбият булырмы?
Иртән ватсап аша хәрбиләрнең Казаннан китеп баруы турында сюжет җибәрделәр. Машиналар, кычкыртып, аларны озатып кала, дистәләгән автобуслар китеп бара. Минем күзем яшьләнде. Бүгенге көндә безнең күңелдә менә нәрсәләр. Шушы әйберләр әдәбиятта бармы? Шушы әйберләр әдәбиятта чагылыш табамы? Мин бүгенге татар әдәбиятында күрмим. Бәлки рөхсәт тә юктыр. Үзебезнең газетада без бу мәсьәләгә битараф түгел. Минемчә, без рус телле төбәкләрне коткару өчен көрәшкән вакыт – Россиядә булган татар халкы өчен үзен пропагандаларга форсат ачылган бер дәвер. Моны хәйлә белән, чамасын белеп, акыл белән файдалана белергә кирәк.
Бу хәлләр безнең файдага беткәч, Мәскәүдә һичкем дә «чеченнар үз диннәре белән генә көн-төн яши, үз телләрендә генә сөйләшә, русларны чечен теленә өйрәтә» дигән претензияне белдерә алмаячак, чөнки халык үзенең геройлыгы белән моны яулап ала. Безнең милләтнең дә искиткеч егетләре, каһарманнары бар.
Бер видеосюжет очрады. Өч солдатны машинадан тартып чыгарып атып үтерәләр. Шуларның икесе татар егете булып чыкты. Үләр алдыннан берсенең: «Я из Казани», – дигән сүзләре дә ишетелеп кала. Аларның берсенә герой исеме, калганнарына зур орденнар бирелгән. Без бу фактларны бөтенләй читтән үткәреп барабыз. Файдалана белергә кирәк, бу – вакытлы матбугат эше, журнал да битараф булмаса, яхшы булыр иде. Алар – әдәбият өчен, бүгенге заман өчен герой булырлык шәхесләр. Соңыннан бу темага язучылар күбәер, әлегә читтәнрәк күзәтү яши.
Без искиткеч катлаулы дәвердә яшибез, күп кешеләр бүгенге көннең катлаулылыгын аңлап бетерә алмый. Безнең матбугат, әдәбият бу мәсьәләгә битарафрак карый кебек. Халыкны күптән әзерләргә кирәк иде. Халыкта патриотик хис булырга тиеш, әмма әлегә «минем йорт читтә» дигән кебек яшәүчеләр күп. Чынлыкта хәл киеренке. Халыкка түземлек телисе килә, – диде ул.
Очрашу азагында Ринат әфәндедән качып киткән кешеләр турында фикерен сорадым.
Качып киткән кешеләр барысы да үзләрен ил язмышыннан азат итте. Алар монда кире кайткан очракта да кеше күзенә карарлык хәлдә булмаслар, дип уйлыйм. Качып китүчеләр үзләренең биографияләрен юкка чыгарды. Кайберләре чыгып киткән җирләрендә килмешәк кебек авырлык кичереп яшәүләрен дә беләм, – диде ул «Интертат»ка.