Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ринат Мөслимовны искә алу кичәсе: «Ул сөенеп ята. Мин аны беләм»

«Ринат абый шундый позитив кеше иде. Беркайчан да сагышка, моңсулыкка бирелмәде» – кемнән генә сорама, барысы да Ринат Мөслимовны шушы сүзләр белән искә ала. Гаилә гимнын язган мәхәббәт шагыйре ул. Бик күп популяр җырлар авторы булган Ринат Мөслимовны искә алу кичәсе аның рухына дога булып барсын.

news_top_970_100
Ринат Мөслимовны искә алу кичәсе: «Ул сөенеп ята. Мин аны беләм»
Энҗе Габдуллина

Яшьлек һәм балачак җырлары

«Өйдә буран булмасын», «Шомырт салкыннары», «Әтием юкәләре», «Авыл киче», «Шиңгән чәчәкләр» кебек хит җырлар авторы Ринат Мөслимовның туган көнен аннан башка гына уздырдылар. Ринат абый узган елның сентябрендә вафат булды.

«Мин дә туган көнемдә концерт куям әле», – дигән сүзе бар иде. Үзе куя алмады, шуңа күрә бу эшне үзебезнең өскә алдык», – диде концертны оештыручы, алып баручы Раяз Фасыйхов.

Раяз белән Ринат абый бик якын дуслар булганнар. «Үзе исән булса, идарәне кешегә бирә торган кеше түгел иде. Сөенеп ята ул. Мин аны беләм. Ул беркайчан да «уф» дия торган, төшенкелеккә бирелә торган кеше булмады, оптимист иде. Җырындагы кебек: «Мәшәкатьләре булса да, «уф» дип әйтмим әле, авыр булса да, түзәмен, яшимен, яшим әле», – диде Раяз. Концерттагы иң беренче җырны да үзе башкарды: «Яшик, дуслар, гел бергәләп, дөнья булсын гел түгәрәк».

Җылы концерт булды. Автор үзе исән булмаса да, күз яше түгә торган, моңсулыкка чума торган кичә түгел иде бу. Ринат абый колачлаган бөтен төрле тематиканы да күрдек, ишеттек. Мәсәлән, Раяз әйтмешли, мәхәббәт, тегенди мәхәббәт, мондый мәхәббәт, хыянәт турындагы җырлары аерым бер блок булса, икенчесендә туган як, авыл, әниләр турында уйландырдылар. Җыр гына түгел бит әле, шигырьләрен дә нәкъ шундыйларны сайлаганнар. Аларны Тинчурин театры артистлары Резедә Сәлахова белән Артем Пискунов укыды.

Шулай да, Ринат Мөслимовның җырлары – ул күпләрнең яшьлеге, балачагы. Минем, мәсәлән, балачак ул җырларда. Экранда җырларның сүзләре дә чыгып торды, рәхәтләнеп «ностальгия» хисенә уралып, җырлап утырдым. Күңелгә рәхәт тә, җылы да булды.

«Бушка концерт куеп, тамашачыны бозып бетерде»

Ринат Мөслимовның 400дән артык җыры бар икән. Аның сүзләренә Марсель Иванов, Фирзәр Мортазин, Марат Мухин, Фирдүс Тямаев, Фәрит Хатипов, Илгиз Закиров, Илфир Искәндәров, Ринат Вәлиев кебек композиторлар көй язган. Иң күбе – Зөфәр Хәйретдинов. Бергәләп 60ка якын җыр иҗат иткәннәр икән.

2001 елны яза башлаган идек җырларны. Иң беренче җыр «Әтием юкәләре» иде. Җырның да «кулы җиңел» була икән. Шул җырдан соң китте. Үземнең санап та караганым булмады, Ринат абый үзе санаган. «Зөфәр, син беләсеңме, без синең белән 60тан артык җыр язганбыз икән», – ди. Аллага шөкер, бу җырлар әле дә исән, – диде композитор.

Зөфәр абый «Шомырт салкыннары» җырын җырлап чыкты. «Халык бар микән, дип куркып торган идем. Сез бар гына түгел, сез шулкадәр көчле итеп кул да чабасыз икән», – диде җырлап бетергәч. Халык дигәннән, «Пирамида» тулып бетә язган иде. Концерт башланыр алдыннан холлда апалар сөйләшә. Берсе: «Бу кадәр кеше кая гына сыеп бетәр икән», – ди. Шуңа күрә Зөфәр Хәйретдинов та юкка борчылган икән.

Ринат абый искиткеч яхшы кеше иде. Ул гел бушка концерт куеп, тамашачыны бөтенләй бозып бетерде. Аның дуслары шулхәтле күп. Дуслары – барысы да «югарыдагы» кешеләр. Алар үзләренең бөтен булган хезмәткәрләрен бушка концерт карарга җибәрәләр. Шуңа күрә бушка концерт карарга өйрәнгән халык бүген килер микән, дип курыккан идем. Акчага. Ринат абый исеменнән рәхмәт сезгә.

Ринат абый белән җыр язуы искиткеч рәхәт иде. Ул тормыштан әллә нинди генә бер оригиналь тема табып ала. Матур шигырьгә җыр язуы авыр, әгәр дә анда оригинальлек булмаса. Минем 90нчы еллар башында язылган «Абага чәчәге» дигән җырым бар иде. «Син, Зөфәр, «абага чәчәге» дип яздың да, абага бит ул чәчәк атмый, – ди. – Ринат абый, ул бит – әкият, атмаганга күрә «ата» дип яздык та инде, – дим. – Әйдә, без аның икенче сериясен язабыз. Абага чәчәк атмый, кеше алдалап йөрмә», – ди. Без ул җырны яздык. «Абага чәчәк атмый» җыры бик популяр булып китте, – дип сөйләде Зөфәр Хәйретдинов.

Әлбәттә, «Абага чәчәк атмый» җырын да башкарды.

«Ринат Мөслимов – дәүләт тарафыннан танылган шагыйрь»

Концертның исеме – «Бүләк булып калсын җырларым». Ринат Мөслимовның бик күп җырлары тупланган китап та шундый исем белән чыкты. Татарстан китап нәшрияты тарафыннан 1000 данәдә чыккан китап инде сатуда да бар. Нәшриятның генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин – Ринат Мөслимовның энекәше дә. Илдар Сәгъдәтшинның әнисе, шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова белән Ринат Мөслимов – бертуганнар.

Мин – шагыйрьләр гаиләсендә туган егет. Әтием дә, әнием дә – шагыйрьләр. «Әни, синең китапларың кайда чыга?» – дип, мәктәп укыган чакта ук әнидән сораштыра идем. «Менә Татарстан китап нәшриятында чират көтеп ята», – дип әйтә иде. «Ник анда чират көтәсең? Әйдә, шәхси нәшриятта чыгарыйк. Бераз гына акча түләдең дә, чиратсыз чыкты», – минәйтәм. Әмма әнинең шундый сүз бар иде: «Улым, шәхси нәшриятта чыгу ул – бер хәл. Китабың дәүләт нәшриятында чыга икән, димәк, син – дәүләт тарафыннан танылган шагыйрь», – диде. Минем Ринат абыйны да хәзер «дәүләт тарафыннан танылган шагыйрь» дип әйтәсем килә, чөнки дәүләт нәшриятында китап чыгару – күпләргә тими торган бәхет, – диде Илдар Сәгъдәтшин.

«Бу җыр бары сиңа гына туры килә, диде»

Концертта Гөлнара Тимерҗанова, Зәйнәб Фәрхетдинова, Сиринә Зәйнетдинова, Азат Абитов, Алсу Әбелханова, Илнар Сәйфиев, Рәсим Низамов, Айгөл Бариева, Илнар Миранов, Вадим Захаров, Ришат Фазлыйәхмәтов, Булат Нигъмәтуллин, Марат Мухин, Лилия Муллагалиева, Алинә Кәримова, Филүс Каһиров, Салават Фәтхетдинов, Чулпан Йосыпова һәм Венера Фасыйховалар җырлады.

«Миңа ул «мари мишәре» дип эндәшә торган иде», – дип искә алды Ришат Фазлыйәхмәтов.

Ринат Әсхәтович миңа гел «мари мишәре» дип эндәшә торган иде. Үзем Марий Элдан, безнең анда күпчелек татарлар тора. «Ринат Әсхәтович, мин мари түгел, татар. Тик сезгә ничек әйтәсәгез дә килешә», – дия идем.

Ул шундый кеше иде: синең характерың нинди, ул да синең белән шундый характерда сөйләшә иде. Минем күңелдә шаян, шаяртып сөйләшүчән, бик төпле фикерле, киң күңелле, позитив булып калды. Аның янына кергәч, кәеф күтәрелә иде. Мин аңа рәхмәтле генә. Ул миңа 2 матур, мәгънәле шигырь язып бирде. Бер җырына «Болгар милли премиясе»н дә алырга насыйп булды.

Бу концертны оештыручыларга рәхмәт. Артистлар бердәм булмаса, мондый чараны оештырып булмый. Үлгәннәрнең – каберен, исәннәрнең кадерен белеп яшәргә язсын, – дип уртаклашы Ришат.

Зәйнәб Фәрхетдинова белән Ринат Мөслимовны кызыл карлыган «берләштерә» икән.

Мин – авыл баласы. Авылдагы иң яраткан җимешем – кара карлыган. Очрашкач, карлыган турында сөйләшеп хәлләр бетә иде. Ул әйтә иде: «Әй, тапкансың икән. Кара карлыган түгел, кызыл карлыган бик файдалы, менә син шуны ашап кара әле», – дия иде.

«Быел безнең бакчада кызыл карлыган бик өлгерде», – дип, Зөфәр белән икебезне карлыган җыярга чакырды. Чыннан да карлыганнары бик эре булып өлгергән иде. Мин инде кара карлыган яратам, дип, алам-салам, шулай чиләк тулды, ә карлыганын кабып карамадым. «Ашадыңмы соң?» – ди. «Юк», – мин әйтәм.

Ул кыстагач, ашап карадым. Ул кызыл карлыганның тәмлелеге! «Син аны һәрвакыт аша, өстәлеңнән беркайчан да төшермә. Анда бөтен Менделеев таблицасы бар, шундый файдалы ул. Мин аны өстәлемнән өзмим дә», – диде. Шуннан бирле минем өстәлемнән дә кызыл карлыган өзелми. Һәрвакыт Ринат абыйны искә төшерә-төшерә ашыйм. Яратырлык җиләкләр, яратырлык сүзләр, яратырлык җырлар, яратырлык, искиткеч ачык кеше иде Ринат абый, – дип искә алды Зәйнәб Фәрхетдинова.

Якташы Лилия Муллагалиева концертта «Актанышым» җырын башкарды. Актанышлылар өчен ул – гимн дәрәҗәсендәге җыр. Әлфия Авзалованың «Актаныш таңнары» белән Ринат абыйның «Актанышым» җырын районның бөтен кешесе белә торгандыр. «Ачык, кем генә керсә дә, каршы алып, чәйләр эчертеп, күп кенә сөйләп, үзенә генә хас елмаюлы кеше иде. Аның янында кеше туктап тормады. Кызганыч, иртә китте. Әле аның иҗаты гөрләп тора торган вакыт иде. Ләкин үзеннән соң матур җырлар калдырып, халык күңеленә кереп калган шәхес», – дип сөйләде Лилия Муллагалиева.

Ринат абый белән Казанга укыган чорда Актаныш якташлар җәмгыяте оештырган чараларда очраша идек. Студент чакта ук «Оекбаш» җырын бүләк иткән иде. «Бу җыр бары сиңа гына туры килә», – диде. Ул җырга клип төшердек, ул җыр белән халыкка икенче яктан ачылдым. Бүгенге көндә дә ул җырны концертларда сорыйлар. Ул җырны җырлаганда апалар, әниләр, әбиләр оекбашларны да бик күпләп бүләк иттеләр, – дип искә алды җырчы.

«Ул сөенеп ята»

Соңгылардан булып, сәхнәгә Салават Фәтхетдинов чыкты. Аны Раяз үзенчәлекле итеп чакырды сәхнәгә – Салават булып җырлап күрсәтеп. Гомумән, Раязның пародист сәләте көчле икән. Ул Ринат абый Мөслимов булып та сөйләп күрсәтте. Халык ошатты үзен – көлә-көлә кул чаптылар.

Салават Фәтхетдинов «Әтием юкәләре» белән «Сәгать телләре» җырын башкарды. «Мин үлгәннәр турында сөйләмим. Мин кеше турында үзе исән чагында сөйләргә яратам», – диде Салават абый сәхнә артында.

Иң соңыннан сәхнәгә Чулпан Йосыпова һәм Венера Фасыйхова чыкты. Әлфия Авзалова репертуарындагы «Шиңгән чәчәкләр» җырын башкардылар. Экранда – Ринат абыйның архив видеолары, фотолары. Сәхнәдә – аның җырларын башкарган популяр җырчылар. Залда – елый-елый тыңлаган тамашачы. Шагыйрь күңеленә тагын ни кирәк. «Ул сөенеп ята. Мин аны беләм. Ул беркайчан да «уф» дия торган кеше түгел иде», – ди якын дусты Раяз Фасыйхов та. Рухың шат булсын, Ринат абый Мөслимов.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100