Ренат Ибраһимовның улы Солтанның җырлавын нәкъ әтисе тавышына охшатканнар. Солтанның сәхнәдәге чыгышын «Татарча хит» төркеменә куйганнар. Солтан анда «Нежность» җырын башкара. Аны Ренат Ибраһимов Татьяна Буланова белән дуэтта җырлаган иде.
«Күз тимәсен бу балага. Тавышы да, үзе дә әтисенә охшаган»;
«Җырла, үскәнем. Әтиеңнең якты истәлегенә җырла. Ул – халык артисты, күпләрнең яраткан җырчысы иде. Иртә китүе бик кызганыч. Улы әтисенең юлын дәвам итәргә бурычлы. Сине дә халык әтиеңне яраткан кебек яратып кабул итәр»;
«Әгәр кем җырлаганын күрмәсәң, сәхнәдә Ринат Ибраһимов үзе, дип уйларга була. Тавышы гел әтисенеке кебек», – дип, халык Солтанга яхшы сүзләрен кызганмаган.