«Ренат Ибраһимов «затлы татар» статусын тота белде»
Бүген Мәскәүдә легендар Ренат Ибраһимовны соңгы юлга озалар. «Интертат» аны якыннан белгән шәхесләрдән истәлекләр белеште.
Үлем турында хәбәр беркайчан да көтелгән булмый, әлбәттә, кеше урын өстендә ятканда да могҗизага өметләнәсең. Ә легендар җырчы Ренат Ибраһимовның вафатына килгәндә, сүз әле җир җимертеп яшәгән кеше турында бара.
«Яңарак кына тәрҗемә итәргә җыр тексты җибәргән иде»
Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев: «Аны үләргә мөмкин дип уйлый да алмый идем. Ул тормышка гашыйк кеше иде – яшим дип яши иде. Кайбер кеше теге җирем авырта, монысы авырта, тегесе булмый, монысы килеп чыкмый дип гел зарлана. Ренат зарланып яшәмәде. Очрашкан саен планнарын, идеяләрен сөйли иде. Берничә атна элек кенә шалтыратып әниләр турында русча җыр тексты җибәрде. «Мин аны концертларда татарча җырлар идем, көе бик матур», дигән иде. Әмма мин авырып киттем – өлгереп булмады, ә хәзер соң инде: җыр да юк, Ренат та юк...
Без аның белән 1972 елдан бирле таныш. Яшь композитор Рәшит Абдуллин белән өр-яңа җыр яздык – «Төсле җыр» дип атала иде ул. Рәшит аны Ренат Ибраһимовны күздә тотып язган булып чыкты. Ул бу җырны соңгы көннәрендә кадәр сәхнәдән башкарып килде. Рәшит исән чакта санаган да идек – ул безнең унҗиде җырны башкарган икән. Моннан биш ел элек Камал театрында узган юбилей кичәмдә ул безнең Рәшит Абдуллин белән язган «Серләрем» дигән җырны бик матур башкарды.
Аның белән очрашу миңа бәйрәмгә тиң иде. Казанда ул Декабристлар урамында яшәде, фатиры беренче катта, бик кунакчыл кеше иде, ишеге һәрчак ачык булды. Ишеге генә түгел, күңеле дә ачык иде. Аның дошманнары булмады – шунысы шаккатыра. Иҗат әһелләре арасында бер-берсеннән көнләшү, тәгәрмәчкә таяк тыгулар булып тора. Ә ул беркем турында да начар сөйләмәде, кешеләргә гашыйк иде. Үзара сөйләшеп утырганда берәр кешене тәнкыйтьли башласак, кушылмый, киресенчә, ул кешенең без күрмәгән яхшы ягын сөйли башлый иде. Ул бик тә позитив кеше иде.
Мин анда үземдә булмаган һәм үземә җитешмәгән сыйфатларны күрдем. Күп нәрсәгә өйрәнә идем. Миндә бигрәк тә яшь чакта тәнкыйди караш күбрәк иде. Ә Ренатта позитив. Ул фикерен кискен итеп тә әйтә белде. Әмма ачу тотып үтерергә-бетерергә дип түгел, кешене камилрәк итү өчен әйтә иде. Бу яктан ул миңа остаз булды шикелле. Мин үземне камилләштерү өчен аны эзләгәнмендер. Безне җыр берләштерде.
Мәскәүдәге йортында булмадым, йорт салды бит ул, фотоларын җибәрә иде, тавыклар алдым әле, әтәчләрем бар дия иде. Ул шушы әтәчләренә кадәр яратып сөйли иде.
Ренат төрле яклап талантлы кеше иде. Бик чибәр иде. Бернәрсә эшләтмичә сәхнәгә чыгарып бастырсаң да, менә нинди татар кешесе дип горурланып була. Йөзеннән нур балкып тора. Ул аралашу өчен шулхәтле кызыклы шәхес иде, чөнки ул бик мәгълүматлы иде. Ул дин юлында үзен бик озак эзләде. «40 яшьтән соң гына исламга кайттым», дия иде. Биш вакыт намазын укый иде. Дингә фанатикларча караш түгел, ул аны өйрәнеп белә иде. «Мин исламга кайтмыйча булдыра да алмый идем, әтием дә Ислам исемле», дигәнен хәтерлим.
Ул татар музыкасын дөньяга чыгару турында нык хыялланды. Безнең халык җырлары да, композиторлар җырлары да шулкадәр бай, ләкин безнең аны дөньяга чыгара алган юк, хәтта Россия күләмендә күрсәтә алмадык дип борчыла иде. Аның зур теләкләреннән берсе – Казанда эстрада театры, Музыка театры ачу иде. Казанда 5-6 мең кешелек концерт залы булдырырга хыяллана иде. Безнең Илһам Шакиров исемендәге залыбыз бар, ләкин әле ул ныклап үсеп китмәде. Бәлки киләчәктә активрак эшли башлар.
Тагын бер хыялы – татар халкының язмышы, халыкның дингә кайтуы, татарның музыка сәнгате, җырчыларыбыз турында истәлекләр язу иде. Ул аның бер өлешен булдырды, китап чыгарды. Аның бу эшне дәвам итәсе килә иде.
Ренатның гаилә тормышы катлаулы булды. Өч тапкыр өйләнде, сигез баласы туды. Ул һәр баласы өчен сөенде, бигрәк тә җитмеш яшьлеге алдыннан туган баласы өчен сөенде. Балаларын татар рухында тәрбияләргә тырыша иде. Үзе хәрбиләр гаиләсендә тугач, күченеп йөргәннәр, балачагында татар тәрбиясе алмаган. «Мин тамырларыма бик озак кайттым», дип сөйли иде. Аның татарга җаны да тарта иде, каны да. Ул - чын татар кешесе, эстрада җырчылары арасында татар җырын Россия һәм халыкара дәрәҗәгә чыгарган җырчы иде. Безнең Альбина Шаһиморатова, Аида Гарифуллиналар бар, яхшы җырчылар күп. Ләкин эстрада өлкәсендә Ренат Ибраһимов дәрәҗәсенә күтәрелгән җырчы юк».
«Җырларында татар нигезеннән китмәде»
Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты, Казан дәүләт консерваториясе доценты Клара Хәйретдинова: «Ренат Ибраһимов - бик бөек җырчы. Мин аны Мөслим Магомаевлар рәтендә тора торган җырчы дип саныйм. Аның үлеме хәбәреннән кичәдән бирле шок хәлендә утырам. Бигрәк тә иртә китте бит. Ул классиканы да җырлый алды, халык җырларын да ярата иде. Опера театрында «Евгений Онегин» операсының концерт варианты куелганда Ренат белән бергә эшләдек.
Театрда күп эшләмәде. Ул яхшы эстрадада эшләде – зур композиторларны башкарды. Беркайчан да татар нигезеннән китмәде. Аның тембры кабатланмас иде.
Ул тәртипле, итагатьле кеше иде, гаугалы егет булмады. Үзен бик матур тота иде. Чибәрләге дә бар иде. Бөтен яктан килгән кеше. Горурланырлык татар егете. Ул Россиянең зур бөек җырчысы иде.
Әйткәнемчә, аның популярлыгы Магомаевлардан ким түгел иде. Бервакыт театр белән Омскига булдымы икән, шәһәре хәтердә калмаган, гастрольгә килдек. Анда Ренат Ибраһимовның концерт булырга тиеш иде. Самолет соңга калып, бер стадион халык аны көтеп торды. Аңа әле дә ихтыяҗ зур иде. Тавышы да үзгәрмәде. Китабын тәкъдим иткән кичәдә дә булган идем. Разил Вәлиев оештырган иде кебек.
Китүе бик кызганыч. Бик иртә китте дип саныйм. Әле кайчан гына бер журналда хатыны белән төшкән фотосын карап торган идем. Ә кичә шундый хәбәр килеп иреште».
«Благородный татарин» статусын тота белде»
Америкада яшәүче татар композиторы Мәсгудә Шәмсетдинова: «Ренат Ибраһимов Рудольф Нуриев кебек татарны дөнья аренасына чыгарган кеше. Аны яхшы классик концертларга оялмыйча кертергә була иде. Ул татар халкы башкалар югарылыгында булдыра ала дип күрсәтә алган кеше. Үзе матур, тавышы матур, нинди генә телдә дә акценты юк иде. Татарча да, русча да чиста җырлый иде. Ул бөек опера җырчысы да була алыр иде дип уйлыйм.
75 яшь бик яшь бит инде, әйеме? Ничек инде шул яшьтә үлеп ятып була?! Авыр.
Без аның белән бик аралаштык. Чәйләргә йөрешеп түгел, иҗат белән. Мин Мәсгудә Исламовна, ул Ренат Исламович булгач та, ничектер рухи яктан якын идек. Безнең якынлык иҗат белән генә дә түгел, югары очыштагы якынлык иде. Концертлар белән чабышып, чәйләп йөргән дуслык түгел, фикерләр белән бүлешеп, капма-каршы сөйләшеп йөргән дуслык.
Ул милләтне шулкадәр ярата иде. Ул аны дәрәҗәле итеп күрәсе килә иде. Мәскәү югарылыгы, Европа биеклеге дип сөйләшәләр бит инде. Ул Мәскәүләр арасында әйләнгәч шулайрак уйлый иде. Ә миңа татарның кемлеге җитә. Шуңа аның белән килешми идем. Хәзер инде килешү-килешмәүдән мәгънә юк, Ренат китеп барды...
Ул бит «Мәһди»дән минем «Син яшәгән якка юл сорагач...» дип башланган җырымны җырлады. Ул «Мәһди» кебегрәк әйбер эшлик дип бик сорый иде. Шундый зур әсәр эшлисе килә иде аның. Дингә кереп киткәч, динине сорады. Мин аны дини герой итеп сценарий да эшли башлаган идем. Безнең бит югары дәрәҗәдәге дин әһелләре бик күп. Үкенеч калды... минем дә аның да вакыты булмады.
Ул минем тормышымда миңа таяныч булган кеше булып торып калды, мин дә аның тормышында булганмындыр инде. Борын күтәрми иде. Бик матур татар ир кешесе иде. Ул ир кеше була белә иде. Әрсезләнеп флирт ясамый иде, хатын-кызга карата бик ихтирамлы иде. Намазга басты. Дөньяви кеше дингә керде.
Аңа бер дә җиңел булмагандыр дим. Ул бит «благородный татарин» статусын тота белде. Ул татарлыгы белән горурланды. Оялмады. Ул дөнья дәрәҗәсендәге талант. Затлы иде. Татарны күтәрү өчен безгә бик күп Ренатлар кирәк».
«Беренче номерлы йолдыз иде»
Мәскәү татарлары штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев: «Ренат Ибраһимов беренче номерлы йолдыз иде. Альберт Асадуллин да бар безнең. Ләкин беренче номерлы йолдыз Ренат иде. Ул бик культуралы иде.
Безнең үзәккә килә иде, ике атна элек ифтарга килде – видеоязмалар да бар. Соңгы 20 елда бик дини иде, бу аның кылану гына түгел, чын күңелдән. Хаҗда да булды.
Күптән түгел генә безнең штабта Бедрос Киркоров белән очрашты. Алар бик озак сөйләшеп утырдылар. Филипп Киркоровның әтисе Татар штабында еш була. Винокур, Лещенко, Кобзон килә иде безгә.
Минем аның культуралы, тәртипле кеше булуына басым ясыйсым килә, кешелеклелеге турында әйтәсем килә. Ул чын татар! Уңай кеше иде.
Ул авырмады да бит. Өенә кайтып кергәч хәле авыраеп киткән. Йөрәк. 19.04 минутта вафат булган. Без Татар штабында Хәтер кичәсе ясаячакбыз. Кичә Бедроска да шалтыраттым. Җыелып догалар укыдык.
Үзен бик тыйнак тота иде, борынын күтәреп йөрмәде, яшьләргә үрнәк булды. Татар миллиәтенең дәрәҗәсен күтәрде. Татар шундый була дип күрсәтә иде. Вакыты булганда гел безнең чараларга килә иде. Тел проблемалары килеп чыкканда да, җанисәп вакытында да килеп чыгышлар ясады, үз фикерен әйтә килде. Бүген озатабыз инде».
«Ул тормышның көнкүреш проблемаларыннан өстен иде»
Шагыйрә, журналист Ләйлә Дәүләтова үз акккаунтына: «Җырчының хәле өендә авырлаша. Скорый тиз алып китә. Ләкин җырчының гомерен саклап кала алмыйлар. Йөрәк. Ренат әфәнде белән аның берничә концертында эшләү бәхете насыйп булды. Хәтта искиткеч матур дуэтыбыз да бар. Никадәр зур шәхес булуга да карамастан,үзен шулкадәр гади, кешелекле тотуына, сәхнәдәге энергетикасына, ихлас елмаюына, бәрхет тавышына, яшьләрчә җиңел хәрәкәтләренә, якты матур уйларына ихластан сокланган идем.
Дөньяның ямен, тәмен белеп яшәде ул. Ренат аганың хәзерге гаиләсе белән Мәскәүгә барып «Адәм белән Һава» тапшыруы ясаган идек. Үз өендә, урман эчендә.
Искиткеч ачык йөзле, саф татарча сөйләшүче бик акыллы, үзеннән 39 яшькә яшьрәк хатынына, берсеннән-берсе кечкенә йөгереп йөргән сабыйларына сокланып кайткан идем», дип язган. Үзенә шалтыраттым.
Ләйлә Дәүләтова: «Мин бит инде бик күп иҗат кичәләре үткәрдем, аларда Ренат абый да катнашты. Санкт-Петербургта үткәргәндә Хәния Фәрхи, Ренат Ибраһимов килде. Кайбер татар артистларында кайда чәй эчәбез, кайда кунабыз, кем каршы ала дигән чүп-чар, вак-төяк сораулар була, райдер диләр инде алар. Ренат абый мондый вак-төяк белән баш катырмый иде, югыйсә иң зур йолдыз ул була. «Ренат абый, шунда чәй эчәсез», дия башласаң, «Мин үзем карыйм, вак-төяккә борчылма, барысы да нормально», ди. Тормышның көнкүреш проблемаларыннан өстен иде. Ул югары дәрәҗәдә фикерли торган кеше булган. Без – адәм балалары – тормышның вак-төягенә кайгырып йөрибез бит. Ул андый түгел иде. Ул сәхнәдә дә, тормышта да якты кеше иде».
ххх
Автордан: Кичә китап шкафыннан бер журнал эзләгәндә күзем Ренат Ибраһимовның «Избранное» китабына төште. Ул әлеге китапның презентациясен Милли китапханәдә уздырган иде. Гаҗәеп җылы кичә булган иде.
Китапка карап шушы кичәне искә төшердем дә, тагын бер карап чыгарга кирәк әле дип өскә чыгарып куйдым. Ә бер сәгатьтән Ренат Ибраһимовның йөрәге тукталуы турында хәбәр ишетелде.
«Избранное» җыентыгыннан берничә өзек (татарча тәрҗемәдә):
Ххх
«Миндә борынгы татар-болгар музыкаль мәдәниятен өйрәнү теләге туды, бу авторларга бай тарихи мирасны кулланып, бу темага кызыклы һәм конкуренциягә сәләтле җырлар иҗат итү мөмкинлеге тудырыр иде. Шул максат белән В.И.Ленин исемендәге Казан китапханәсенә килеп III – XIII гасырларда Идел буе болгарларының музыкаль мәдәнияте турында китаплар сорадым. Ни кызганыч һәм гаҗәп, миңа андый китапларны бирүдән баш тарттылар. Баксаң, андый белешмәләр «Секретно» грифы астында саклана икән һәм алар партия обкомының махсус бүлеге карары белән генә бирелә. мин обкомга – мәдәният һәм пропаганда бүлеге мөдире Мөдәррис Мусин янына киттем. Аңа үз концерт программам өчен борынгы болгар ханлыгының музыкаль мәдәниятен өйрәнү теләгемне сөйләдем. Борынгы музыкаль инструментларны торгызасы килүен дә әйттем. Бу сөйләшүдән соң әлеге темага кагылышлы китапларны күрә алдым – миңа уку залында файдалану өчен революциягә кадәр басылган ике юка гына китап бирделәр. Аларда Идел буе Болгар дәүләтендә сарайда бәйрәм үткәрү традицияләре тасвирланган иде.
...Мин заманча инструментлар белән бергә, заманча татар музыкасына үзенчәлекле колорит бирә торган борынгы инструментлар да яңгырый торган музыкаль коллектив оештырсаң яхшы булыр иде дип уйладым. Милли татар репертуары сайлаганда мин болгар чоры интонацияләре ишетелгән «Ай былбылым», «Каз канаты», «Ак калпак», «Син сазыңны уйнадың» кебек җырларга, Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхин, Җәүдәт Фәйзи, Мәсгудә Шәмсетдинованың авторлык әсәрләренә игътибар итә башладым... Үземнең музыкаль коллективны борынгы бабаларыбыз истәлегенә «Болгарлар» дип атарга теләдем. Әмма афишалар бастыра башлагач көтмәгәндә типография баш тартты. Мин сәбәбен ачыклауны сорап кабат М.М.Мусин янына киттем. Мөдәррис Мусинович папиросын кабызып аңлата башлады: «Беләсеңме, без Чаллыдагы яңа кунакханәне «Булгария» дип атамакчы идек, Мәскәү рөхсәт итмәде. Сиңа коллективыңа башка исем эзләргә туры килер...»
Мин балачактан ук халкыбызның гасырларга киткән тарихын тирәнрәк өйрәнергә омтылдым. Һәр белемле кеше ата-бабасы тарихын белергә тиеш дип саныйм, чөнки үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк. мин хәзер зур канәгатьләнх белән әйтә алам: бүген Татариядә борынгы болгарлар турындагы китапларны бик иркен сатып алырга мөмкин».
Ххх
Ренат Ибраһимовның икенче истәлеге күренекле музыкант Мстислав Ростроповичның Чаллыга концерт белән килүе турында. Ренат Ибраһимов аны Чаллыга СССР мәдәният министры Екатерина Фурцеваның җибәрүен яза. Чөнки Ростропович дачасыеда Александр Солженицынна яшәткән икән, шуның өчен музыкантның чит ил гастрольләрен эшчеләр алдындагы чыгышларга алыштырганнар. «Хезмәт ияләре алдында чыгыш ясауның җәза икәнелеген белми идем», дигән Ростропович. Чаллыга килеп төшкән Росторпович Илһам Шакиров афишаларын күреп алган да, үзен каршылаган администратор Рөстәмнән: «Илһамны кайда тыңлап була» дип сораган. Ул аның «Син сазыңны уйнадың», дигән җырын радиодан ишеткән булган икән. Рөстәм концертны оештыручы администраторга шалтыраткан. Әмма билетлар юк, әлбәттә. Ә Ростропович сәхнә артына куелган урындыкка да риза булган. «Мөгаен, бөек музыкант Ростропович бөек татар җырчысын тыңлап, гасырлар дәвамында зур сынаулар аша үтеп тә, күңел сафлыгын һәм матурлыгын югалтмаган татар халкының җырларында чагылган күңел серен ачкандыр дип уйлыйм», - дитп яза Ренат Ибраһимов.
Ххх
«Кабулда хәрби гарнизонда солдатлар һәм офицерлар өчен тагын бер концерт куйдык. Чыгышлардан соң безгә артында тау сыртлары һәм тарлавыклар күренеп торган хәрби постка чыгарга тәкъдим иттеләр. Биредә җиргә кертеп утыртылган бронетранспортер тора, янындагы автоматлы часовой әллә каян күренеп тора. Мин офицердан аның күпме торачагын сорадым. Бу тәүлек әйләнәсе саклана торган пост икән, часовойлар сәгать саен алышына. «Аңа таулар ягыннан атмыйлармы?» дим. Аталар икән, кемгә ни язган инде. Миңа солдат формасы кигән бу егет, кичәге мәктәп баласы бик кызганыч иде, мин аңа чын күңелемнән уңыш теләдем».
Ххх
Дүртенче өзек Ренат Ибраһимовның хатыны Светлана Миңнеханова белән кавышуы турында истәлекләрдән: «...Без бер-беребезне яратуыбызны әйттек һәм язмышларыбызны кушарга уйладык. Мин таныш мулланы чакырдым һәм ул безгә офиста никах укыды. Без Аллаһ каршында бер-беребезне яратырга һәм тугрылыклы булырга сүз бирештек. Светлананың Татарстанда яшәүче әти-әинсе мине туганнарча җылы кабул итте. Минем әти ягыннан тамырларым турында сүз чыккач, минем бабай белән Светлананың әнисе Әкълимәнең бабасы бер авылдан – Урта Бишендыдан булуы ачыкланды. Мин үземнең туганнан туган сеңелләрем белән таныштым, алар белән әтинең туган авылында булдык. Алар миңа бабамның йорт нигезен һәм ул хаҗдан кайткач салган мәчет урынын күрсәттеләр. Хәзер ул урыннарда йортлар салынган. Сеңелләрем миңа бабайның көмеш белән эшләүче оста абыйсы булганын әйттеләр. Әкълимә дә бабасы көмеш буенча зәркән остасы булган. Фактларны чагыштырып карагач, Әкълимәнең һәм минем бабай туганнар булган дигән фикергә килдек».