Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Җырчылар аның алдында баш ияргә тиеш»: Чаллы композитор Ринат Гобәйдуллинны искә алды

Чаллыда Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе, талантлы композитор Ринат Гобәйдуллинны искә алу кичәсе оештырылды. Чараны «Интертат» хәбәрчесе дә карап кайтты.

news_top_970_100
«Җырчылар аның алдында баш ияргә тиеш»: Чаллы композитор Ринат Гобәйдуллинны искә алды
автор фотолары

Мин килеп җиткәндә, «Энергетик» мәдәният сараена халык җыела башлаган иде инде. Уттай кызу бакча эшләре вакытында, җомга көнне, өстәвенә, көндезге сәгать 3тә оештырылган чарага халыкның зал тутырып килмәячәге билгеле иде, әлбәттә. Залда – күпчелек өлкән буын һәм Ринат Гобәйдуллин истәлегенә ел саен оештырылучы фестивальдә җиңүчеләрнең якыннары. Хәтер кичәсе дигәч, иҗади дусларыннан Ринат абый турында истәлекләр тыңлармын, аның шәкертләре башкаруында иң популяр җырларын ишетермен, дип барган идем. Чара исә Ринат Гобәйдуллин истәлегенә багышланган VI төбәкара «Сердәш» фестивале җиңүчеләре концерты һәм аларны бүләкләү форматында узды. Хәер, талантларны гади халык арасыннан күреп, эзләп таба белгән Ринат абыйга бу фестиваль ошар иде, мөгаен. Туган авылыннан килгән җыр коллективы кызларын да, район үзешчәннәрен дә, чатырдатып саф татарча җырлаучы 4-5 яшьлек сабыйларны да яратып калыр иде ул. 

 

Фото: © ачык чыганаклар

«Ринатның барлык җырлары матур, ләкин «Чаллы сиреньнәре»н халык аеруча яратып кабул итте»

Якты урамнары,

Чәчәк бураннары,

Тальян моңы китә еракка…

Чаллы сиреньнәре,

Айлы ак төннәре

Сөю бүләк итте йөрәккә…

Ринат абый Гобәйдуллин исемен ишетү белән, күңелгә иң беренче шушы җыр килә. Хәтер кичәсе дә гашыйклар җыры, Чаллы гимнына әверелгән «Чаллы сиреньнәре» белән башланып китте. Экран аша өздереп үзе җырлады ул аны. Сәхнәдә сирень чәчкәләре тоткан абый-апалар вальс әйләнде.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Ринат абый белән иңне-иңгә куеп озак еллар эшләгән сәнгать остасы Гөлзада Рзаева сүзләренчә, сирень ул – Чаллы шәһәре һәм аның тарихы белән турыдан-туры бәйле чәчәк.

«Чаллыбызның барлыкка килүенә нәкъ 3 елдан 400 ел булачак. Аның документлары архивларда саклана. Бу җирлектә Чаллы булган. Аның Яңа шәһәр дип яңарышы (икенче елга 60 еллыгын үткәрәбез) «Камгэсэнергострой» оешмасы барлыкка килеп, төзелеш башланганнан соң булды. Ә биредәге һәрбер агач өйнең каршында бакчасы бар иде. Ә ул бакчаларда, гөрләп, сирень чәчәкләре үсте.

Ринат Гобәйдуллин талантлы шагыйрь Мирһади Разовның шигырен менә шул Чаллы рухын чагылдырган бик матур бер җырга әверелдерде. Ринатның барлык җырлары яхшы, ләкин монысын халык аеруча яратып кабул итте.

Ринатыбызны без оныттырмыйбыз, аның хөрмәтенә менә шундый матур кичәләр оештырабыз. Бу тормышта бер кеше дә онытылырга тиеш түгел», – диде ул.

Гөлзада Рзаева алдагы кичтә өзеп кайткан бер кочак сиреньне сәхнә почмагына, вазага утыртып куйган иде. Аның башларны әйләндерерлек хуш исе алдагы рәтләргә кадәр килеп җитте, үземне язгы бакчада утырган кебек тойдым.

Татар эстрадасына бер төркем талантлы артистлар плеядасын тәрбияләп биргән шәхес

Ринат абый 6 ел арабызда юк инде. Ләкин аның «Күңелеңә авыр алма», «Бир кулыңны, гүзәлем», «Күчмә кошлар», «Мәк чәчәкләре», «Адашкан мәхәббәт», «Күз карашың китми күңелдән», «Сандугач кайткан таллыкка», «Яшьлек кыңгыраулары» кебек балачакта тыңлап үскән җырлары күңелдә яши. Ринат абый – 200дән артык җыр авторы, шулай ук төрле шәһәр театрларының спектакльләренә музыка иҗат иткән кеше. Алай гына да түгел, Ринат абый – «Сердәш» анасамбленә нигез салган һәм аның алыштыргысыз җитәкчесе булган шәхес.

Ринат абый – җыр-моңга гашыйк нәселдән. Аның әнисе бик матур җырлый торган булган. Ләкин, бик яшьли, фаҗигале төстә үлеп киткән. Әтисе Шәрип тә яшь чакларында тальян тарткалый, ләкин бу шөгылен, тормыш мәшәкатьләре басканга, онытып тора. «Ичмасам син уйнарсың әле, улым», –  дип, 5 яшьлек Ринатка гармун алып бүләк итә ул. Ринат Гобәйдуллин менә шулай кечкенә чакта ук гармунда уйнарга өйрәнә, матур итеп җырлый.

Туган авылы Ютазы районының Иске Урыссу урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, кечкенәдән музыкага һәвәслеге булган егет Лениногорскиның музыка-педагогика училищесына юл тота. Хезмәт юлын Питрәчтә музыка укытучысы буларак башлый. Ә 1976 елда Чаллыга килеп 18нче мәктәптә музыка укыта башлый. 1977 елда «Гренада» паркындагы «пятачок»та талантлы татар яшләрен җыеп, «Сердәш» ансамблен туплый. Шул ук елны әлеге ансамбль беренче тапкыр сәхнәгә чыга. Ринат Гобәйдуллин оештырган «Сердәш» ансамбле Татарстанда беренче «яшь йолдызлар мәктәбе» буларак таныла. Иҗади эшчәнлеге дәверендә Ринат абый – зур сәхнәгә бер төркем талантлы артистлар плеядасын үстереп чыгарган шәхес. Композитор тырышлыгы белән Габидулла Хөрмәтуллин, Эльмира Сөләйманова, Резеда Шәрәфиева, Инзилә Сәлимова, Равил Галиев, Айгөл – Ришат Шәйхетдиновлар һәм башка җырчылар зур сәхнәгә аяк басты.

20 май – Ринат абыйның туган көне. Ул ел саен гомер бәйрәмен үзе җырчы дәрәҗәсенә җиткергән шәкертләре, иҗатташ дуслары, тугры тамашачысы белән үткәрә торган булган. Үзенең вафатыннан соң да шәкертләре шушы аның истәлегенә оештырылган фестивальгә килеп, Ринат абыйның популяр җырларын башкарып, остазлары турында берничә җылы сүз әйтеп китсәләр, ничек яхшы булыр иде, дип уйлап утырдым. Ринат абый белән берлектә иҗат икән шагыйрьләрдән дә залда Галиәхмәт Шаһи гына күренде.

«Миңа берәр нәрсә булса, мине мәңгелек йортыма син озатып калырсың, яме»

Гөлзада Рзаева да, ахырдан, «Интертат» хәбәрчесенә Ринат Гобәйдуллин тәрбияләп чыгарган җырчыларның барысы да остазларына баш иеп рәхмәт әйтергә тиешлеген билгеләп үтте.

«Юл башы булган кебек, сүз башы, җөмлә башы була. Без Ринат белән күпме талантларны сәхнәгә чыгарып бастырдык. Кирәк чагында сүктек, кирәк чагында мактадык, җитәкләп диярлек йөрттек, өйләнгәч, туйларын алып бардык. Ринат – безнең Чаллы җырчыларының әтисе булды. Кайвакыт: «Әй, шул-шул әллә ни эшләп йөри икән. Барып, барлап кайтыйм әле», – дип чыгып китә торган иде. Ул үзе байлык дип тә кызыкмады. Аның бөтен эше азагына кадәр кешегә ярдәм итеп йөрүдә булды», – ди ул дусты турында.

Гөлзада Рзаева сүзләренчә, Ринат абый һәрвакытта да беренче чиратта кешегә яхшы булсын дип тырышып йөрүчеләрдән булган.

«Ринат Гобәйдуллинның безнең Чаллыга килүе – үзе бер бәхет. Язмыш аны үзе бирегә тартып китергән. Килгән көненнән алып без аның белән аерылмас дуслар булдык. Серләребез бер иде. Аның гаиләсе белән дә таныш булдык.

Күңеле йомшак иде аның, елап та җибәрә ала иде. Аннан ул һәрвакыт «кеше ашатам» дип йөрде. Артистлар белән гастрольләргә баргач та, күп кеше беренче үзен кайгырта. Ә Ринат ул беренче чиратта кеше ашатты.

Күпме кешеләрне үзе җитәкләп хастаханәләргә йөртсә дә, үзе күренергә яратмады. «Каныңны тапшырып кара әле», – дигәч: «Әй, кит әле, куркам ла мин», – дип җавап бирер иде.

Соңгы кичендә, мине машинасы белән өйгә озатканда, ул миңа борылып карады да: «Гөлзада, сиңа алай-болай булса – мин, миңа берәр нәрсә булса, син мине мәңгелек йортыма озатып калырсың, яме», – диде. «Әллә ни сөйләмә, чирләмисең әле, бардачогыңа әнә күпме дарулар куйдым», – дип төшеп калдым. Икенче көнне иртә таңда эшкә килгәндә ул соңгы сулышын сулады», – дип, көрсенеп искә алды иҗатташ дустын Гөлзада Рзаева.

Иҗат әһеленең соңгы теләген үтәп, Ринат абый белән хушлашу чарасын Гөлзада Рзаева алып барган иде. 

«Безнең күңелләрдә әти һаман да исән»

Кичәдә Ринат абыйның кызы Алсу Садриева да бар иде. Алсу ханым үзләренең гаиләдә 3 бала үсүләрен әйтте. Төпчек уллары Марат, якыннарын хәсрәт утларына салып, яшь чагында фаҗигале рәвештә бу тормыштан китеп барган. Ринат абыйның олы улы Марат гаиләсе белән Мәскәү шәһәрендә гомер итә. Алсу ханым Чаллының 77нче гимназиясендә укытучы булып эшли. Әниләре дә бүгенге көндә исән-сау.

Алсу ханым әтисенең искиткеч бала җанлы булуын искә алды. Сөйләгәндә күз яшьләре менә түгеләм, менә түгеләм дип торды аның. Алсу ханым йөз-кыяфәте белән дә әтисенә бик охшаш. 

«Әти безнең өчен һәрвакыт үрнәк булып торды. Бик мәрхәмәтле, гел елмаеп кына торучан кеше иде. Киңәшләрен кызганмады. Безнең күңелләрдә әти әле һаман да исән кебек. Без аны гел үзебезнең янәшәбездә хис итәбез.

Бик тә оныкларын яратты. Буш вакыты булган саен минем балаларым янына йөгереп килеп җитәр иде. Без балаларын да шундый искиткеч зур мәхәббәт белән яратты ул.

Мондый чаралар оештырылып, әтинең җырларын тыңлагач, әтинең үзен күргән кебек булам. Абыем, әнием һәм әтинең барлык оныклары исеменнән аның истәлегенә кичәләр оештыручыларга чиксез рәхмәтләремне белдерәм», – диде ул.

Әтиегезнең дөньяга чыкмаган җырлары калдымы?

Аның дөнья күрмәгән җырлары бик күп калды. Без аларны әтине искә алып, гел тыңлап торабыз һәм җырларга теләгән кешеләр булса, бик рәхәтләнеп бирәбез. Әтинең җырлары аның үзенчәлекле. Ул һәрбер җырына күңелен салган. Аның җырлары бер-берсенә охшамаган, алар төрле, шундый күңелгә керә торган.

Балалары, оныклары арасында җыр-моңга сәләтлеләр бармы? Берәрегез әтиегезнең юлын дәвам итмәдеме?

Кызганычка, беребез дә җырламыйбыз. Минем улымның тавышы бар, кечкенә вакытта бабасының җырларын да җырлады. Ләкин тормышын музыка белән бәйләмәде. Ләкин туганнар белән очрашканда, җыелып утырганда, әтинең җырларын башкармый калганыбыз юк. Бүген менә фестивальгә Ютазыдан килгән коллективта әтинең апасының кызы да бар. Ул әтинең җырларын аеруча яратып җырлый.

«Сердәш» фестивале турында

Хуш, инде «Сердәш» фестиваленә күчик. Ринат Гобәйдуллин истәлегенә оештырылган төбәкара «Сердәш» фестивале быел 6нчы тапкыр үткәрелә. 

Бәйгенең оештыручысы, «Энергетик» мәдәният сарае директоры урынбасары Рөстәм Фәттахов әйтүенчә, бәйгедә 20дән артык коллектив, 50дән артык солист катнашкан. Катнашучыларның иң кечкенәсенә 4, иң өлкәненә 70 яшь. Җиңүчеләрне «Ринат Гобәйдуллин репертуарындагы җырлар», «Халык җыры», «Вокал», «Автор җыры» номинацияләрендә билгеләгәннәр.

Җиңүчеләр арасында нәкъ менә Ринат абыйның җырларына тукталган авторлар бармак белән генә санарлык булып чыкты. Рөстәм Фәттаховтан: «Ни өчен фестивальне оештырганда Ринат абыйның җырларын гына башкару шарты куелмый?» – дип кызыксындым.

«Без, әлбәттә, фестивальдә Ринат абыйның җырлары күбрәк яңгыравын теләр идек. Ләкин башка номинацияләрне дә кертмичә булдыра алмыйбыз. Бу – катнашучылар саны тагын да зуррак булсын, танылган композиторыбыз Ринат Гобәйдуллинның исемен, аның истәлегенә шундый фестиваль үткәрелүен башка район-шәһәрләрдә дә белсеннәр, дигән максат белән эшләнелә», – диде ул. 

Фестивальнең географиясе, чыннан да, киң: быел биредә Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Казан шәһәрләре, Саба, Тукай, Зәй, Ютазы, Мамадыш һәм башка районнардан килгән коллективлар һәм җырчылар бар иде.

Аеруча истә калган чыгышлардан 47нче балалар бакчасына йөрүче Нәргизә Хәертдинованың әни турындагы җырын, шулай ук 112нче балалар бакчасында тәрбияләнүче Ралина Зәйнуллинаның тыпырдап бии-бии җырлавын бик күпләр ошаткандыр.

Гомумән, сабыйлар җырлаганда, тамаша залында да, сәхнә артында да алар өчен җанатып торучылар бик күп иде. Мондый кечкенә балаларның сәләтләрен ачу өчен әти-әнисе, тәрбиячесе һәм музыкаль җитәкчесенең бердәм тырышлыгы кирәк шул. Шул тырышлыкның нәтиҗәсен күрү өчен тезелешеп килгәннәр.

Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Идрисованың әтисе, Тукай районыннан килгән Фирдәвес Идрисов сәхнәне «Бас, әйдә, Өммегөлсем» белән җанландырып җибәрде.

Чаллы блогеры, популяр алып баручы Ралиф Ямалиев «Автор җыры» номинациясендә тулысынча үзе иҗат иткән авыл өе турындагы җыры белән җиңү яулаган. Ул аны сәхнәдә дә башкарып үтте.

Ринат Гобәйдуллинның туган авылы Иске Урыссудан ерак араларны якын итеп килгән «Дулкын» һәм «Ялкын» ансамбльләре чыгышлары да яратып кабул ителде. Алсу ханым әйтеп үтүенчә, алар арасында Ринат абыйның апасының кызы да бар. Кызганыч, кызлар белән аралашырга өлгерә алмый калдым – алар, чыгышлары тәмамлануга үк, кайту юлына чыкканнар иде. 

«Җырлап-җырлап, егетемне махсус операциядән көтәм»

Бәйгенең гран-приен Зәйнең «Адымнар» татар мәдәнияте клубына йөрүчеләр яулады. Клубның җитәкчесе – Фәннүр Миннекаев.

Концертта патриотик рухтагы җырлар да шактый яңгырады. Бүгенге вазгыятькә кагылышлы җырлар да туа, иҗат ителә тора. 116нчы балалар бакчасында тәрбияче Илүзә Газизова өчен Гөлфия Шакирова һәм Мурад Гайсин «Кайт кына» җырын махсус язып биргәннәр. Илүзә сөйгәнен махсус операциядән көтә. Аның егете янына очып барырдай булып ашкынып җырлавын күз яшьләрсез генә тыңлап та булмады.

«Егетемне июнь аенда ялга көтәбез. Бик сагындыра. Аның белән инде 5 елдан артык очрашып йөрибез. Болай элемтәдә, атнага берничә тапкыр шалтыратып ала. Алар 4 көн «передовой»да, аннан 3 көн ялга итәләр. Элемтә бик начар, көчкә сөйләшәбез. Менә шулай аның өчен җырлар иҗат итеп, аны башкарып, бөтен гаиләбез белән кайтканын түземсезләнеп көтәбез.

Үзенең дә бик тә кайтасы килә, сагыналар. «Монда берсе дә килмәсен», – ди. Хәзер бит әллә ниләр вәгъдә итеп, егетләрне махсус операциягә чакыралар», – дип сөйләде ахырдан «Интертат»ка Илүзә.

Ринат абый – үзеннән соң матур эз калдырып киткән шәхес. Алдагы елларда бу чара тагын да зуррак масштабларда, үзе сәхнәгә чыгарган шәкертләре, Ринат абыйның җырларын башкаручы танылган артистлар һәм иҗат әһелләре катнашында узар, дип ышанып каласы килә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100