Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Римзил Вәлиев: «Эльмира Сөләйманова белән дуэт җырлавымны хатын өнәп бетермәде»

Күптән түгел «Татар-информ»ның Ютуб каналында Эльмира Сөләйманова белән күренекле журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиевның дуэты чыкты. Аны бер атна эчендә 6 меңнән артык кеше карады. Римзил абый белән дуэт турында сөйләшә башлап, сәяси темаларга кереп киттек.

news_top_970_100
Римзил Вәлиев: «Эльмира Сөләйманова белән дуэт җырлавымны хатын өнәп бетермәде»

Римзил абый, Сез Эльмира Сөләйманова белән дуэт җырлаган идегез? Дуэт кайчан һәм ничек барлыкка килде? Аңарчы Эльмира Сөләйманова белән аралашканыгыз бар идеме?

Бу вакыйга һич көтмәгән чакта килеп чыкты. 2014 елда «Барс Медиа» компаниясе «Ике артист» дигән проект нигезендә үзенчәлекле конкурс үткәрде. Анда билгеле профессиональ эстрада артистлары белән җырчы булмаган күренекле кешеләр дуэт җырлады. Милли темаларны яктыртучы журналист буларак, оештыручылар мине дә шунда катнашырга чакырды. Алар безнең парны үзләре билгеләде.

Мин Эльмира Сөләйманованы радиодан ишетеп белә идем. Аның халыкчан, матур тембр белән (халык әйткәнчә, «чырылдамыйча») җырлавы күңелгә сеңеп калган. Эстрадабызда шундый моңлы тавышлы Фәридә Кудашева, Зифа Басыйрова бар иде.

«Ике артист» проектын оештыручылар миңа Эльмира Сөләйманова белән сәхнәгә чыгарга тәкъдим иттеләр. Мин аның белән җырларга шатланып ризалаштым, чөнки ул – чагыштырмача яңа тавыш, талантлы һәм популяр яшь башкаручы. Ә «Кирәк түгел» җырын (Рамил Әсхәдуллин көе, Гөлфия Шакирова сүзләре) «Татар җыры» конкурсында җиңүче әсәр буларак ишеткән идем, дуэтта җырларга аны үзем сайладым. Бу – гади генә җыр түгел, ә мәңгелек теманы үз эченә сыйдырган тулы әсәр. Мин аны үземчә «мәхәббәтнең әҗәле» дип атадым. Беренче куплетын гына булса да тыңлап карагыз әле:

«Ятлар белән чуалуың

Түгел инде яңалык.

Миндә калмады хисләр

Дөрләп-дөрләп янарлык».

Әйе, дөньяда еш очрый торган яшьлек яки гаилә фаҗигасе тыңлаучыны сискәндереп җибәрә. Талантлы авторлары да, җырчысы да туры килгән бит:

«Сөям димә, кирәк түгел

Төсе уңган сөюең.

Нигә кирәк газапларны

«Бәхет бит ул» диюең?»

Проектка чакырылгач, Эльмира Сөләйманованың аудиодискын таптым, һәм җырны кат-кат тыңлап, өйрәндем. Бу җыр үзе бер спектакль кебек, һич туйдырмый. Хатын-кызлар мелодраматик эчтәлекле бу җырны «кабат-кабат, елый-елый тыңлыйбы»з диләр.

Мин җәй буе рульгә утырган саен аны тыңлап йөрдем, шул җыр белән яшәдем. Эльмира гастрольләрдән кайтып кермәде диярлек, шуңа күрә без аның белән озын-озак репетиция ясамадык. УНИКС сәхнәсенә «Ике артист» конкурсы көне килеп җиткәч генә без бергә җырлап карадык. Эльмирага мин әллә ни эш калдырмадым да, чөнки җырның көен, сүзләрен, артистның ничек җырлавын белә идем. Җыр белән мавыгуым шулкадәр көчле булды ки, сәхнәдәге һәр хәрәкәтне алдан күз алдына китердем. Җырчы сәхнәгә чыкканда, аңа арка белән басып торуым, беренче куплетны шигъри формада әйтүем – минем идея булды.

«Ике артист» проектында 26 пар катнашты. Белгечләр безнең дуэтны «иң яхшы башкаручыларның берсе» дип тапты. Концертның аудио компакт-дискы чыккан иде. Ул озакламый сатылып бетте. Шунысы истә калган: җырлаган көнне миннән дә «бу чыгышны таратырга рөхсәт бирәм» дип, килешүгә имза куйдырдылар. Шуны искә алып, мин «Барс Медиа» белән контракт төзүем турында дусларга әйтеп көлдерә идем. Видеосы чыккандырмы, белмим. Соңрак Ютубта дуэтның монтажланган концерт варианты чыкты.

Искитәрлек хәлләр инде! Мин Айдар Галимов катнашкан бер бәйрәмдә (үзебезнең Ает авылы юбилеенда) аны безнең депутат кына түгел, минем сәхнәдәге көндәшем дип атап, халыкны көлдергән идем. Шуннан соң ул очраган саен «Нихәл, конкурент!» дип дәшә башлады. Башка чарасы да юк, чөнки безнең дуэт Айдар Галимов белән «Эфир» каналы дикторы Айгөл Мирзаянова җырлавыннан популяррак иде бугай. Без башкарган җыр һәм, әлбәттә, Эльмира ханымны тавышы, ул тудырган образ аркасында дип уйлыйм.

«Ике артист» проектында катнашканнан соң, Эльмира Сөләйманова турында нинди фикер калды?

Ул талантлы һәм ихлас, гади һәм туры сүзле булып күренде. Эльмира һәрвакыт эштә булды. Артистларның тормышы тынгысыз. Аларга никадәр концерт куярга, җыр яздырырга, костюмнар барларга, афишалар таратырга һәм башкалары кирәк. Эльмира Сөләйманова халыкчан җырчы иде. Зөһрә Сәхәбиеваны, Мирсәет Сөнгатуллинны, Фердинант Сәләховны, Зөһрә Шәрифуллинаны яраткан тамашачыларга Эльмираның җырлавы яңа аһәңле бүләк булып ишетелде. Аның тавышы вокал белгечләре тарафыннан бозылмаган, ягъни бер стандартка китерелмәгән.

Аңа җиңел булмагандыр, чөнки халыкчан җырчыларны консерваториядә классик романслар, опералар өйрәнгән дипломлы җырчылар өнәп бетерми. Хәмдүнә Тимергалиеваны да башта ничә еллар үзешчән дип йөрттеләр. Сара Садыйкова да пенсия яше җиткәндә генә композиторлар берлегенә керә алды. Аны картайганчы диярлек үзешчән композитор дип йөрткәннәр. Илһам Шакировның халыкчан тавышын Нәҗип Җиһанов саклап калган. Илһам Шакиров консерваториягә укырга кергәч, ул укытучыларга аның тавышын үзгәртмәскә, үз тавышы белән җырлатырга кушкан. Консерватория җитәкчесе булып Нәҗип Җиһанов урынына башка берәр формаль белгеч утырса, без, бәлки, Илһам Шакировны белмәгән дә булыр идек. Әйтәсе килгән сүзем шул – халыкчан һәм моңлы тавышлы җырчылар бик сирәк була.

«Эльмира Сөләйманова белән гениаль интервью эшләргә тиеш идем»

Эльмира Сөләйманова белән җырлау Сездә нинди хисләр уятты?

Конкурстан соң 5-6 ел үткәч тә, бу дуэтта катнашу онытылмады минем тормышымны үзгәртте. Җырның видеосын Ютуб каналына элгәч, күбрәк халык карый башлады. Анда Эльмира белән бергә җырлау, Гөлназ Сәфәрова белән Искәндәр Хәйруллинның безне зурлап озатуы үзе бер тамаша булып чыкты!

Башта видеоны 1 мең кеше карады, 2-3 елда караучылар 20 меңгә җитте. Былтыр яз айларында караучылар 50 меңгә җиткән иде, ә бүген ул 95 меңнән арткан. Аны төрле сайтларга урнаштыралар. Шул гомердән бирле ул җыр кешеләрне туйдырып бетергә тиеш иде, югыйсә. Торган саен күбрәк кеше карый икән.

Уфада бергә укыган классташлар да, очрашкач, «синең җырлавыңны беләбез, давай, безгә дә ишеттер» диделәр. Мин егылып көләм, алар ышанмый. Шундый «яшерен вокал остасы» булып киттем.

Ә моңа кадәр сәхнәгә чыкканыгыз булгандыр бит?

Бик сирәк кенә, үзешчән сәнгатьтә. Студент чакта Уфада конкурста «С чего начинается Родина» дип җырлап, диплом алган идем.

Шунысын әйтим: «Кирәк түгел» җыры минем тавыш мөмкинлекләрен ачып салмый, анда мин Эльмира Сөләйманова тудырган образга ияреп, аның рухи дөньясын чагылдырганмындыр.

Ә нинди җыр сезнең тавышны ачып сала соң?

Көтү көткәндә, урманда йөргәндә катлаулы драматик озын җырлар сузарга ярата идем. Бер тапкыр Мәскәүдә шундый хәл булды. ВЛКСМның Үзәк Комитеты каршындагы Югары комсомол мәктәбендә укыганда, курсташларның сүзен тыңлап, сәяси җыр конкурсында сабакташларның данын яклаган идем. Мостай Кәрим сүзләренә Сара Садыйкованың «Өченче көн тоташ кар ява» җырын башкардым. 23 ил вәкиле катнашкан конкурста бу катлаулы, авыр җыр жюрига һәм тамашачыларга бик ошады. Шигырьне чит телгә тәрҗемә итеп тә сөйләп бирдем. Аккомпанементны башкарган Африка егете милли көйне килештереп уйнады. Бигрәк тә чит ил студентларының исе китте. Иң югары дәрәҗәдәге диплом бирделәр, газетага яздылар.

Иң кызыгы ул гына түгел. «Кирәк түгел» җырындагы мәхәббәт драмасын мин 65 яшемдә уйнадым. Горурланырлык хәл. Шул яшьтә сәхнәгә чыгып, кызлар белән мәхәббәт турында җырларга һәркемнең дә йөрәге җитми. Бу юлда йөрүемне Зилә (хатыны Зилә Вәлиева – элекке елларда ТР премьер-министр урынбасары, мәдәният министры булып эшләде) бик өнәп бетермәсә дә, мин дә ирләрчә каты тордым. Ул үзе «Казан егетләре» белән Рим Хәсәновның «Кышкы романс» җырын башкарды бит. «Сиңа җырлап йөрергә ярый. Фәрит Мөхәммәтшинга Айгөл Бариева белән җырларга ярый. Ник миңа ярамаска тиеш?» – дидем хатынга.

Эльмира Сөләйманованың үлемен ничек кабул иттегез?

Бу фаҗиганы ишетүгә, коелып төштем. Коточкыч югалту! Бер-ике ел элек мин аның белән интервью яздыру турында сөйләшкән идем. Матбугатка, телевидениегә биргән бик күп интервьюларын карап чыктым, яхшы сораулар әзерләп куйдым. Татар җырлары турында, җырчы булып күтәрелү турында гениаль интервью эшләргә тиеш идем. Планнарым барып чыкмады. Шулай бик яшьли китеп барыр дип, кем уйлаган?

«Кемгә бар ул кадер-хөрмәт?»

Эльмира Сөләйманова исән чагында үзенә лаек кадер-хөрмәт күрдеме икән?

Бу фикер белән килешеп бетмим. Кадер-хөрмәт җитмәде дигән сүзләрне бөтен кеше турында да әйтергә була инде. Әлфия Авзаловага да, Илһам Шакировка да тормышта җиңел генә булмаган дип беләм. Җырчылар күп булгач, аларның күбесе мөстәкыйль эшләгәч, зал тутыру, концертлар оештыру, барлык чыгымнарны түләү җиңел түгел.

Беренчедән, кемгә бар ул кадер-хөрмәт? Зур изгелекләр эшләгән кешеләр була. Алар үзләренә лаек хөрмәтне алып бетерәме? Минтимер Шәймиевның «күпме эшләсәң дә, рәхмәт көтәргә кирәкми» дигән сүзләре дә бар.

Бер чыгарма бар – Хәйдәр Бигичевны югалту авыр булды. Аңа лаеклы игътибар, хөрмәт булдымы? Ул бит матур тавышлы опера җырчысы, милли эчтәлекне татар әсәрләрен, романслар, балладалар башкара иде. Аның сәнгатьтәге урыны әле дә буш. Аны киңрәк даирәгә ишеттерергә, зуррак исемнәр бирергә була иде. Ягъни Хәйдәр Бигичевка күбрәк игътибар, зуррак бәя бирергә өлгермәделәр, шунысы аяныч. Бусы да, Хәйдәрне кыерсыту түгел, милли сәнгатебезне сакламау.

Ягъни, Эльмираны рәнҗеттеләр, хөрмәт итмәделәр, дию – аны кимсетү булыр иде. Ул – йолдыз, халыкның яраткан җырчысы. Шулай булып калачак та. Иң мөһиме, минем Эльмира Сөләйманова турында начар җырчы дип ишеткәнем юк. Аны халык торган саен көчлерәк ярата. Бигрәк тә аны югалткач. Исән чакта күбрәк тыңлыйсы, үстерәсе калган, дип уйлыйсың.

Җырчылар арасында көндәшлек зур. Шуңа күрә кеше танылган икән, димәк, халык хөрмәтенә лаек булган. Кешеләр җырчыны җырларын тыңлап, концертларына йөреп олылый. Эльмира безнең арада юк, ә җырлары яши. Без аларны көн саен ишетәбез.

Кемдер туганлыгы аркасында үзенә яхшырак шартлар эшли. «Балда-майда йөзгән», артыннан сакчылар йөргән җырчылар, шагыйрьләр бик популяр булмый да ул. Алар кызык та түгел хәтта. Кайбер түрәләр талантлы иҗат әһелләренә ярдәм итә. Сораса, автобусын, фатирын бирә. Менә монысы – егетлек. Иҗатчыларга ярдәм итү күркәм гамәл. Ярдәм итүчеләр күбрәк булсын иде.

Дәүләт бүләкләрен кешенең эшләгән елларына, дусларының кем булуына карап түгел, әсәренә бәя буларак бирергә кирәк. Гадәттә, иҗатчының юбилее җитә башласа, аңа берәр дәүләт бүләге әзерлиләр. Дәүләт бүләге юбилей бүләге итеп түгел, ә конкрет әсәр – шедевр өчен бирелергә тиеш! Эльмира Сөләйманованың «Кирәк түгел» җыры шедевр иде. Мәхәббәте яраланган күпме кеше шул җырдан юаныч тапты.

Дәүләт бүләге юбилей бүләге итеп түгел, ә конкрет әсәр – шедевр өчен бирелергә тиеш!

«Журналистның соравын бер түрә дә онытмый»

Күренекле иҗатчыларны кем кадерләп тотарга тиеш, сезнеңчә? Халкымы, түрәләрме, иҗади берлекләрме?

Тормыштагы җитешсезлекләргә, әлбәттә, түрәләр гаепле, ләкин алар гына дип тә әйтеп булмый. Түрәләр бөтенесен дә күреп бетермәскә һәм аларның зәвыгы җитеп бетмәскә мөмкин. Алар, беренче чиратта, команда бирү, акча юнәлтү буенча осталар. Кызганыч, хәзер түрәләр арасында әдәбиятны, сәнгатьне аңлау модада түгел. Гуманизм кыйммәтләрен кемдер аларның исләренә төшереп торырга тиеш. Әгәр без түрәне мыскыл итмичә генә, ул җитәкләгән тармактагы кимчелекләрне әйтсәк, файдасы булачак. Сүгүдән беркемгә дә файда юк.

Түрәләрнең күзләрен кем ачып торырга тиеш? Журналистлармы?

– Беренче чиратта, журналистлар. Журналист кешене уйларга мәҗбүр итә. Ул рухи кыйммәтләр барлыгын искә төшерә. Мин журналистлар җыелышларын карап барам. Күптән түгел Бөтендөнья татар конгрессында журналистлар белән очрашу булды. Гомумән, матбугат конференцияләре еш үтә. Кызыклы, кыю сораулар бирүчеләр бик сирәк була. Берәрсе җанисәп нәтиҗәләре белән кызыксындымы, ничә татар барлыгын, ничә проценты татарча сөйләшүен сорадымы? Юк, беркем сорамый. Кызганыч, хәзер уңайсыз сорау бирүче журналистлар бик сирәк очрый. Яшьләрне кыю итеп әзерләп калдырмауда, бәлки, безнең, өлкән буын журналистларның да, гаебе бардыр.

Журналистның соравын бер түрә дә онытмый. Җавап бирә алмаса да, ул сорау аны киңәшмәдән соң уйланып йөрергә мәҗбүр итә. Без бит хакимият белән дә, халык белән дә бер дәрәҗәдә сөйләшәбез. Безнең мөмкинлекләр зур икәнен онытмаска иде. Башка кешеләргә караганда, журналистлардан, язучылардан «спрос» зуррак. Язучылар бүләк, исем алуны приоритет итеп куялар да, җәмгыять алдында мөһим мәсьәләләрне күтәрмиләр. Маңкортлаша, үз үзенә кул сала барган милләтебез турында роман язган язучы бармы? Бүген мине борчыган темаларны яктыртучы язучылар юк диярлек.

Журналист буларак үзегез хакыйкать өчен көрәштегезме, уңайсыз сорауларны күп бирдегезме?

Уңайсыз сорауларны ипләп кенә һәрберсенә дә бирдем. Авыр темаларны күтәргәндә, үзем дә, миңа мәгълүмат биргән кеше дә «кутузка»га эләкмәслек итеп эшләдем. Журналистикада 50 елдан артык хезмәт кылдым. Мине судка бирүчеләр, мәкаләне кире кагучылар булмады, чөнки әйтәсе фикерләрне аргументлар белән дәлилли идем.

 

Фото: © Рамил Гали

Сез инде – 74нче яше белән баручы ветеран журналист. Өлкән буын журналистларга кадер-хөрмәт бармы?

Картлар көне белән котламыйлар, «сгущенка» күтәреп килмиләр, ләкин мин зарланмыйм. Киресенчә, горурланам әле. Гомер буе яшьләр арасында эшләгәч, мине карт итеп күрмиләр, үз итәләр. Өстәмә кадер-хөрмәт кирәкми дә. Мактау кәгазьләре сорамыйм, күкрәккә калай тагу артыннан да кумыйм. Дәүләт бүләкләре өчен бланклар тутырырга яратмыйм.

Лаек дип тапсалар, китереп бирәләр. 50 яшемә атказанган исемен бирделәр. Шуннан бирле бүләкләр алганым юк. Сорамадым да. Үз даирәм кешесе мине «журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев» дип белсә, миңа шул җиткән. Бәләкәй әйбер түгел бу. Атна саен берничә тапкыр йә киңәш сорап, йә интервью эшлик дип шалтыратып торалар. Кирәк булгач, син дә мине эзләп таптың бит. Шулай булгач, орден-медальләр кирәкми. Журналистика жанрында язган «Татары у себя дома» дигән китабым өчен 2006 елда миңа «Бәллүр каләм» бирделәр. Шул номинациядә елның иң яхшы китабы дип табылды ул. Бу – мавыктыргыч проза-поэзия китабы түгел, милли сәясәт турында аналитик җыентык иде. Мин шуңа бик канәгать.

Тирән эчтәлекле әңгәмә өчен бик зур рәхмәт, Римзил абый!

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 8 февраль 2023
    Исемсез
    Бик бирелеп укыдым,чагыштырдым,мина якын фикерлар....
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100