Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Римма Ратникова Журналистлар берлеге рәислегеннән китә: “Бу карарны кабул итү җиңел булмады”

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова Журналистлар берлеге рәисе вазифасына яңадан сайланмаска карар кылган. Үзеннән бу вәкаләтләрне төшерү нияте хакында ул җомга көнне берлекнең президиум утырышында хәбәр итте. Римма Ратникова берлек белән 24 ел җитәкчелек итте. 2019 елның 24 гыйнварында Журналистлар берлегенең XIX съезды узачак. Анда яңа рәис сайлап куелачак. Президиум исеменнән съездга Илшат Әминов кандидатурасы тәкъдим ителәчәк. 

news_top_970_100
Римма Ратникова Журналистлар берлеге рәислегеннән китә: “Бу карарны кабул итү җиңел булмады”

– Әгәр бу кандидат депутат корпусыннан булса, хакимият вәкилләре белән бертигез дәрәҗәдә сөйләшә алу өчен ышанычлырак булачак. Ә Илшат Әминов журналист даирәсеннән, депутат мандаты һәм значогы бар. Бу җитди аргумент. Журналистлар җәмәгатьчелегендә абруе да зур, - дип аңлатты Римма Ратникова утырышта.

Үзенең шушы вазифада эшли башлаган елларын исенә төшереп, хатирәләрен дә яңартты.

– Төрле чорлар булды. 1995 елда мине рәис итеп сайладылар, беренче еллар катлаулы булды. Бер караганда, массакүләм мәгълүмат чаралары өчен җаваплы органга каршы килеп тә булмый кебек, ләкин барыбер уставта язылган сораулар күп, аларны яклап та чыгарга, ниндидер мәсьәләләр хәл ителүен таләп итәргә дә кирәк. Барыбер күпмедер дәрәҗәдә хакимият һәм ММЧ өчен җавап бирүче органга оппонент та булырга туры килә. Бу чыннан да катлаулы. 2004 елда мин депутат булгач, мөнәсәбәтләр җайлашты, бу эшнең нәтиҗәлелеге артты дип әйтә алам. Минемчә, вакытында, оешма югары ноктада булган вакытта китә белү кирәк. Минтимер Шәймиев безгә яхшы үрнәк күрсәтте, - диде Ратникова.

“Татар-информ” хәбәрчесе утырыштан соң Римма Ратникова белән әңгәмә корды.

– Президиум исеменнән съездга Илшат Әминов кандидатурасын тәкъдим итәбез. Аны сайлыйлармы, юкмы – анысын инде делегатлар хәл итәчәк. Башка кандидатлар үзләрен съезд вакытында гына чыгара ала. Илшат Юнысовичны бигеләдек, хәзер аның белән Журналистлар берлеге президиумына кемне кертү буенча эш башлыйбыз. Мин үз кандидатураларымны да тәкъдим итәчәкмен. Аларны билгеләгәч, шулай ук съезд делегатларына тәкъдим итәчәкбез.

– Римма Атласовна, бу карарны кабул итү ни дәрәҗәдә авыр булды?

– Җиңел булмады, чөнки мондагы 24 еллык эшчәнлегем – тормышымның мөһим өлеше. Дәүләт Советы Рәисе урынбасары вазифасында эшләсәм дә, Журналистлар берлеге тормышымның рухи өлеше булды. Бу минем төп һөнәрем дә. Журналист хезмәтен яклау һәм иҗат иреге белән бәйле күп кенә сораулар тормышымның бер өлеше булды.

– Бүген берлекнең ничә әгъзасы бар? Яшьләр киләме берлеккә?

– Яшьләр килә. Быел соңгы берничә ай эчендә аеруча күпләп керә башладылар. Быел 80 кеше кабул ителде. Съездга 1100 әгъза булыр дип көтәбез.

– Берлектә башкарылган проектлар, эшләрне дә искәртеп үтсәгез иде.

– 1996 елдан башлап, Яшьләр эшләре министрлыгы белән партнерлыкта, “Алтын каләм” фестивален уздырабыз. 22 елда фестиваль аша узган балалар 30-40 меңләп булгандыр инде. Алар көчле әзерлекле булуы белән башкалардан аерылып торалар. 1998 елда “Бәллүр каләм”не уйлап тапкан идек. “Татмедиа” белән берлектә Журналистлар аллеясен утырттык. Урынбасарым Венера Якупованың “Добро и зло российской журналистики” дип аталган бик кызыклы китабы чыкты. Ул бөтенроссия дәрәҗәсендә зур эксперт булып тора.

Ветераннарыбызга да игътибар күрсәтергә тырышабыз. Хәлләрен белеп торабыз, монда җыеп чаралар үткәрәбез, юбилейларын уздырырга ярдәм итәбез. Берлекнең күп кенә әгъзалары ялгыз кешеләр. Иҗатка, һөнәренә шулкадәр күңелен биреп, гаилә дә кора алмаган кешеләр бар. Аларга һәркайчак ярдәм кирәк. 92 яшьлек ветераныбыз Александр Малов былтыр берлек ярдәмендә Берлинга барып кайтты. Рейхстагка кул куйган кеше ул. Бик матур китап язды. Без, мөгаен, ул китапны мәктәп китапханәләренә өләшербез.

Соңгы 3-4 елда музей эшләдек, ул эш әле дәвам иттереләчәк. ТР велосипедистлар берлеге белән “Тукай юлы” дигән проектны башлап җибәрдек. Башланган эшләр күп, берлеккә сайланмыйм дип, бу эштән читләшергә җыенмыйм.

– Съездга әзерлек ничек бара?

– Съезд алдыннан билетларны тикшереп, барлап чыктык. Үлеп киткән, взносларын түләмичә читләшкән, башка регионнарга күчеп киткән кешеләр дә бар. Хәзер делегатларны сайлау эше бара. Территориаль бүлекләрдәге оешмаларда хисап-сайлау җыелышлары уза. Анда делегатларны сайлыйлар. 10 кешелек урыннардан 1 делегат, оешманың берлектә әгъзалары күбрәк булса, тагын бер кеше өстәлә. Мәсәлән, Әлмәт оешмасында Журналистлар берлегенең 93 әгъзасы бар, алар 10 кеше сайлый. Без 150-160 лап делегат булыр дип уйлыйбыз.

  • ТР Журналистлар берлеге – Татарстан территориясендә беренче иҗтимагый оешма. Аның беренче исеме – Совет журналистларының Казан губерния һөнәри берлеге. Озак та тормый, 1919 елның 12 июлендә бу берлек Казан һәм Казан губерниясе журналистларының коммунистик берлеге дип үзгәртелә. Аннан соң да исеме берничә тапкыр алмаша. 1990 елның гыйнварына кадәр СССР журналистлары берлегенең татар бүлеге буларак эшли. 1991 елда, СССР таркалгач, барлык иҗади оешмалар Журналистлар берлегенең халыкара конфедерациясенә берләшә. РФ Журналистлары берлеге белән беррәттән анда Татарстан журналистлары берлеге дә керә. 1993 елдан Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге дип атала. 2006 елның октябреннән бүгенгәчә иҗтимагый оешма “Иҗади берлек – Татарстан Республикасы Журналистлары берлеге” дип йөртелә.

100 ел элек, 1918 елның 21 декабрендә Казанның “Эш”, “Знамя революции”, “Канаш” газеталарында эшләүче журналистларның гомуми җыелышы уза. Алар вакытлы бюро булдырып, урта эшчәнлек принципларында һөнәри, социаль һәм икътисади мәнфәгатьләрен яклау турында килешә. Шул рәвешле, 26 декабрьдә берлеккә нигез салына.

Ветераннар советына 300 дән артык ветеран керә. Совет белән Люция Фаршатова җитәкчелек итә. Берлекнең беренчә әгъзалары арасында Галим Рябков, Юрий Любимов, Самуил Оффенгенден, Шәмси Хамматов кебек шәхесләр бар.

Бүген берлек рәисенең урынбасарлары: Александр Латышев (2004 елдан “Республика Татарстан” газетасы баш редакторы), Венера Якупова (“Казанские ведомости” газетасы баш редакторы), оештыру мәсьәләләре буенча урынбасар Ралия Фәтхетдинова (“Татарстан журналистикасы тарихы музее” социаль проекты авторы.

Президиум: Васил Гарифуллин (КФУның Массакүләм коммуникацияләр һәм социаль фәннәр институтының татар журналистикасы кафедрасы мөдире); Владимир Изергин (“Татмедиа” филиалы “Бугульминская газета” баш редакторы); Нина Киркина (1996 елдан “Зеленодольская правда” газетасы баш редакторы булган, 2010-2013 елларда - “Татмедиа” ААҖ генераль директоры киңәшчесе); Рахман Шәфигуллин (“Татмедиа” филиалы “Шәһри Чаллы” газетасы баш мөхәррире); Лия Заһидуллина (РФнең атказанган, Татарстанның халык артисткасы, ВГТРК “Россия-Татарстан” милли тапшырулар башлыгы, дөньяның 15 иленнән телевидение һәм радио профессионалларын берләштергән Халыкара телевидение һәм радио академиясенең мөхбир әгъзасы); Наиля Аль-Айюби (“Татмедиа” филиалы “Альметьевск РТВ” телерадиокомпаниясе директоры); Минневазыйх Фатыйхов (“Татмедиа” филиалы – “Авыл офыклары” газетасы баш мөхәррире); Ирина Бертман (“Татмедиа” филиалы “Новый Зай” мәгълүмат агентлыгы директоры).

Ревизия комиссиясе рәисе – Рафаэль Хәлилуллов (“Чаян” журналы баш мөхәррире).

Ветераннар советы рәисе – Люция Фаршатова-Мәүлиева (“Ватаным Татарстан” газетасының социаль проблемалар һәм хатлар бүлеге редакторы).


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100