«Мерседес» бүләк итәчәк» – Римма Никитинаның «Ахмат – сила» җырына клибы чыккан
Римма Никитина, Чечня халкын Грозный көне белән һәм Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйровны туган көне белән котлап, «Ахмат – сила» дип аталган җыр чыгаруы турында язган идек. Инде әлеге җырга клип та дөнья күргән. Клипны Римма Никитина Грозный шәһәренең иң матур, истәлекле урыннарында төшергән.
Җырга матур кайтавазлар да килә. «Молодец, Римма! Бик матур… Алга таба да, бернигә карамыйча, бары алга, атла! Уңышлар сиңа»;
«Җанга үтә торган, матур җыр»;
«Бик матур клип, үзең дә чибәрсең», – дип яза видеоны караучылар.
Усал телле берәү: «Ахмат аңа «Мерседес» бүләк итәчәк» , – дип тә язып калдырган.
Сүз уңаеннан, Риммага җыр хөрмәтенә машина бүләк итәчәкләре турында имеш-мимешләр артист җырны яздыруга ук таралган иде. Римма Никитина үзе дә бу турыда: «Нәрсә генә язмыйлар миңа. Имеш, Рамзан Кадыров миңа машина, фатир алып биргән икән. «Мерседес» бирдеме икән, «Приорамы?» – дип сөйләшәләр, ни генә юк ул комментарийлар арасында. Кешенең фантазиясенә шаккатам. Ул комментарийларны укыйм, көләм дә үз юлым белән алга таба баруымны дәвам итәм», – дип сөйләде.
Римма Никитинаның «Безнең Татарстан» дигән җыры да бар. Күптән түгел Россия турында да җыр яздырды.