Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Римма Никитинага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнар

news_top_970_100
Римма Никитинага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнар
Салават Камалетдинов

Римма Никитинага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнар. Бу куанычы турында җырчы социаль челтәрләрдә хәбәр итә.

Ләкин Римма Никитина егетенең тәкъдимен кабул итәргә ашыкмаган. Роза чәчәкләре тотып төшкән фотосын урнаштырган һәм: «Әлегә уйлыйм», – дип язып куйган ул сәхифәсенә.

Тормышындагы мөһим вакыйга белән Римманы «Интертат» хәбәрчесе дә котлады.

Рәхмәт бик зур. Әйе, шушы көннәрдә чыннан да тәкъдим ясадылар. Әмма мин җавап бирергә ашыкмыйм әле. Егетем белән минем туган көнем алдыннан, июнь ахырында танышкан идек. Бик матур, «романтично» йөрибез. Дөресен генә әйткәндә, соңгы вакытта баш-аягым белән иҗатта. 2 сентябрь көнне Казанда концерт куям, шуңа әзерләнәм. Әлегә Нижгар якларында гастрольләрдә. Ә егетем исә сәнгатьтән читтә кеше, – диде ул.

Җавабының нинди булуына карамастан, Риммага бәхет теләп калабыз!

 

Фото: © Римма Никитинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100