Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Римма Никитина үзенең бәхетсез мәхәббәт тарихын сөйләгән

news_top_970_100
Римма Никитина үзенең бәхетсез мәхәббәт тарихын сөйләгән
"Татар-информ" архивы

Римма Никитина рус телендәге «Даже не думай» җырын чыгарды. Әлеге җырны ул сөйгәне белән аерылышып, бәхетсез мәхәббәттән өзгәләнгән вакытында иҗат иткән. Римманың бай эшмәкәргә кияүгә чыгарга җыенуы, соңыннан аның белән аерылышуы турында «Интертат» та язган иде. Римма җырның моннан 4 ел элек иҗат ителүе хакында әйтә, һәм ул нәкъ шул егеткә багышланган булса кирәк.

«Мин гашыйк булдым. Аны акылы, сөйкемлелеге, аңлавы, гадилеге һәм дөрес фикер йөртүе өчен. Аның янәшәсендә үземне патшабикәдәй хис иттем. Яшь, матур иде, ул миңа бик күп позитив хис-кичерешләр бүләк итте. Мин үзенең гомер буе эзләгән юлдашы булуын, минем кебек кызларның әкияттә генә очравын сөйли иде.

Мин аның янәшәмдә булуына бик шатландым. Аның канаты астына сыенып, яратылырга һәм иҗат белән шөгыльләнергә мөмкинлегем булды.

Ләкин бер декабрь кичендә, моңа кадәр минем уңышларыма сөенгән һәм сәхнәнең минем өчен ни дәрәҗәдә кадерле булуын белгән сөйгәнем мине сайлау алдында калдырды.

«Мин яки сәхнә… Телефон номерын үзгәртергә, социаль челтәрләрдән сәхифәләреңне юк итәргә...» – диде.

Миңа бик авыр булды. Үз-үземне кулга алып, дөрес карар кабул итү, уйлану өчен, 3 көнгә Истанбулга очтым. Үземнең борчылуларым турында хәтта якыннарыма да сөйләмәдем.

Мин алтын читлектәге кош түгел. Яраткан кеше беркайчан да сине почмакка куып кертми һәм сайлау алдында калдырмый.

Мин сайладым!

Шулай итеп, минем әлеге җырым язылды. Мин бу җырны моннан 4 ел элек Домодедова аэропортында иҗат иттем. Күз яшьләренә буылып һәм сөйгәнемнән башка», – дип сөйләгән әлеге тарихны Римма Никитина.

Җырчы «Интертат»ка үзенең бары тик йөргән егетләре белән генә йоклавы хакында сөйләп, укучылар арасында шау-шу тудырган интервью да биргән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100