Римма Никитина икенче мәхәббәте белән дә юллары аерылуы хакында язган
Җырчы үлеп яраткан һәм инде аерылышкан егете турында Инстаграм битендә язган.
Быелның июлендә Римма Никитина Мәскәү бизнесменына гашыйк булуы һәм аңа кияүгә чыгарга әзер булуы хакында сөйләгән иде. Җырчы бу егеткә кадәр булган мәхәббәтенең дә бәхетсез тәмамлануы хакында берничә тапкыр сөйләгәне бар иде. Кызганыч, Яңа ел кичендә Римма бу егете белән дә юлларының аерылуы хакында язды.
«Минем кадерлеләрем, элек үзем турында язмадым, әмма бүген мин үз күңелемне ачарга һәм Сезнең белән уртаклашырга булдым, чөнки Сез минем өчен кадерле һәм якын кешеләр. Сез һәрвакыт минем янда. Сез минем өчен туганнарым кебек борчыласыз. Бу ай эчендә Сез миңа шәхси тормышыма кагылышлы бик күп сораулар җибәрдегез. Күрәсең, җир имеш-мимешләр белән тула. Мин кемнеңдер минем хакта ни дә булса әйтүенә һәм бик үк дөрес булмаган мәгълүматка караганда, миннән бөтен дөреслекне белергә булдым. Бу ел миңа бик күп шатлыклы һәм уңай хис-кичерешләр алып килде, ләкин тәмамланып килә…
Ел бик шәп башланды! Мин гашыйк булдым. Аны акылы, сөйкемлелеге, аңлавы, гадилеге һәм дөрес фикер йөртүе өчен яраттым. Минем эшемә ул уңай мөнәсәбәттә иде, миңа калса, һәр уңышка ул бик шат иде… Минем сөйгәнем миңа бик күп уңай хис-кичерешләр бирде, яшь, уңышлы, күренекле, акыллы эшкуар мине үзенең булуы белән шатландырды.
Мине хөкем итәргә ашыкмагыз.
Мин гади егеткә гашыйк булдым кебек тоелды. Күпсанлы очрашулардан соң, гади егет эре эшмәкәр булып чыкты. Мәхәббәтен танып, ул күп тапкырлар зарарлы гадәтләрдән башка (эчми торган, тәмәке тартмый торган, туңмый торган) кыз табуы турында сөйләде. Ул эзләгән кешесен тапты, мондый кызлар әкиятләрдә генә була, диде. Мин аның янымда булуына шатландым.
Ул миңа иҗат белән шөгыльләнергә, яратырга һәм яратылырга мөмкинлек бирде. Минем өчен сәхнәнең барлыгын белә торып һәм минем уңышларыма сокланса да, ноябрь көннәренең берсендә минем сөеклем мине сайлау алдына куйды.
Үз-үземне кулга алып, Истанбулга өч көнгә, дөрес һәм җитди карар кабул итү өчен очтым. Диңгез һавасы һәм дулкыннар шаулавы миңа дөрес сайлау ясарга ярдәм итте. Мин алтын читлек кошы түгел. Яраткан кеше сине беркайчан да почмакка кертеп, сине «Мин» яки «сәхнә» дигән сайлау алдына куймаячак. Һәм бу гына түгел иде. Аның тагын бер шарты — телефон номерын алыштыру, Инстаграмны, контактны бетерү. Бу дөресмени?!» — дип язган Римма Никитина.
«Римма, синең кебек якты кешеләр күп түгел! Үзеңә тиң кояшың һичшиксез очраячак! Син бик бәхетле булырга тиеш һәм булырсың да! Яраткан эшеңдә уңышлар, юлларың гел уң булсын», «синең егетең эгоист булган», «мондыйлардан кач», «әле үзеңнең кияүгә чыкканыңны сизмичә дә калырсың, сәгате сукса, барысы да булыр, бер дә аптырама, Ходай бирәм дисә — колына чыгарып куяр юлына», — дип язган халык җырчыга.