news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Римма Никитина: «Үз кешемне очратуыма бик шатмын»

news_top
Римма Никитина: «Үз кешемне очратуыма бик шатмын»
Фото: Римма Никитинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән. Видеодан скриншот

Җырчы Римма Никитинаның үзенә видео аша тәкъдим ясаган хәрби белән очрашуы хакында язган идек. Бу вакыйганы социаль челтәрләрдә күрсәткәннән соң, җырчыга шәхси тормышына кагылышлы сораулар бик күп килә башлаган. Тик Римма, сторислары аша, үзенең бу хакта артык ачылып сөйләргә әзер түгеллеген белдерде.

«Дуслар, яраткан кешем турында сораулар бик күп килә. Безнең барысы да әйбәт, барысы да тыныч. Журналистлар, мине аптыратудан туктасагыз иде. Шәхси тормышым турында сөйлисем килми. Әмма шуны әйтәсем килә – әлеге моментта минем барысы да яхшы. Мин үз кешемне очратуыма, аның тормышымда барлыкка килүенә бик шатмын. Нәкъ менә аның белән мин үземне бәхетле хис итәм», – диде ул.

Ә менә сүз шул үзенә чәчәкләр, кыйммәтле бүләкләр биргән, тәкъдим ясаган хәрби турында барамы, әллә башка кеше турындамы – анысын Римма сер итеп калдырган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар