Римма Никитина сөйгәне турында: «Башта махсус операциядә аягын югалтуы турында әйтмәде»
Җырчы Римма Никитинаны тамашачысы шәхси тормышына кагылышлы сораулар белән аптыратып бетерә торган иде. Ниһаять, сорауларга җавап бар - җырчы үзенең мәхәббәтен очраткан. Хәзер аның янәшәсендә - Наил исемле хәрби егет. Римма «Интертат»ка үзләренең мәхәббәт тарихын сөйләде.
Римма, шушы көннәрдә яңа клибың дөнья күрде. Ниһаять, клипта синең сөйгән ярыңны күрдек, гади булмаган мәхәббәт тарихыгызны карадык. Хәрби егет белән онлайн аралашу ничек шундый җитди мөнәсәбәтләргә барып җитә алды?
Наил белән ничек танышуыбызны социаль челтәрләрдә сөйләгән идем инде. Беләсездер, махсус операциядә булган вакытта ул, кияүгә чыгарга тәкъдим ясап, миңа видео җибәргән иде. Шуннан соң без аның белән аралаша башладык. Танышуыбызның беренче көннәрендә үк, аның миңа сюрпризлар җибәрүе, шулай тәкъдим ясауларыннан көлгәч: «Көл әле көл! Менә күреп торырсың, син барыбер минеке булачаксың», - ди иде. Шуларны хәзер гел исемә төшерә.
Баштарак Наил белән видеоэлемтә аша сөйләшеп тордык. Күрешкәнче үк безнең арада ниндидер бер күренмәс җепләр, элемтә бар иде. Мин аны ике тапкыр үлемнән коткарып калдым. Ул госпитальдән штабка кайтырга җыенган иде. Эчке бер сиземләү белән: «Бүген кайта күрмә, хастаханәдә генә ятып тор, зинһар», – дидем. Шул көнне ул кайтырга тиешле урында көчле шартлаулар булды. Наил – утны-суны кичкән, бик күпне күргән егет. Утның нәкъ үзәгендә булган. Бик көчле һөҗүмнәрдән соң исән калган, аягын югалткан. Шул вакытта аның җан дусты да һәлак булды.
Наил махсус операциядә аягын югалтуы турында башта миңа әйтмәде. Аралаша, якыная башлагач кына барысы да ачыкланды. «Борчылма, бу проблема түгел, кайткач барысын да хәл итәрбез», - дидем.
Наил, бик озак «увольнение» көтеп, «Д» категориясе белән сентябрьдә кайтты. Кайткач та, күпмедер вакыт минем белән күрешергә кыймый йөрде.
Наил махсус операциягә ничек эләккән?
Наилнең әти-әнисе бик яшьли вафат булган. Аны әби-бабасы тәрбияләп үстергән. Махсус операциягә ул контракт буенча киткән, Донецк юнәлешендәге иң кайнар нокталарда штурмовик булып хезмәт итте. Наил – чып-чын патриот. Инде тыныч тормышка кайтса да, бөтен сәяси яңалыклардан хәбәрдар ул. Яу кырында бик күп дусларын югалткан, аларны искә алмаган бер генә көне дә юк. Шуңа да мин аны «син минем героем» дип йөртәм.
Кайсы ягы белән җәлеп итте ул сине?
Беренче чиратта, миңа Наилнең үз теләгенә ирешә белүе бик ошады. Ул әйткән сүзен үти, үзен сүз белән түгел, эш белән күрсәтә. Мин аңа баштан ук: «Матур сүзләргә эреп китәргә миңа 17-18 яшь түгел инде. Мәхәббәтеңне башкача дәлиллә», - дип әйтеп куйдым. Шуннан соң ул миңа чәчәкләр, кыйммәтле бүләкләр җибәрә башлады. Күңелемне яулар өчен нәрсә генә эшләмәде.
Минем моңа кадәр булган мөнәсәбәтләремдә егетләр минем эшемне аңламыйлар иде. «Эшең юньле түгел, өйдә утыр», - дип әйтә килделәр. Бу мәсьәләдә ирегемне кыстылар. Минем бит инде кияүгә чыгар дәрәҗәгә җиткән җитди мөнәсәбәтләрем дә булган иде. Ул чакта сайлаган кешемнең миңа кул күтәрүе һәм иҗат итәргә ирек бирмәве аркасында барысы да челпәрәмә килде. Ә Наил, киресенчә: «Син сәхнә өчен туган, син сәхнәдә булырга тиеш», дип үсендереп тора. Шул ягы белән дә алдырды ул. Аның тарафыннан мине сәхнәгә көнләү юк.
Наилне быел Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чарага чакырдылар. Анда күпчелек ир-атлар булгач, хатын-кызга игътибар итми калмадылар, әлбәттә. Наил шунда да: « Бөтен кеше сиңа сокланып карый, матурым. Ә син минем янәшәмдә», - дип, мине култыклап, горурланып барды. Яңа ел коропоративларында чыгыш ясаганда да Наилне үзем белән алганым булды. «Минем нәрсә белән шөгыльләнгәнемне үз күзләрең белән дә күр әле», - дидем. Анардан бары тик хуплау сүзләре генә ишеттем. «Җырлап кергәч, күзләрең яна башлый. Бу синеке, син җыр аша тулыланасың, энергия туплыйсың», - диде. Мин, ниһаять, җырлавыма каршы булмаган парымны очраттым.
Фото: © Римма Никитинаның шәхси архивыннан
«Аның хакына, бөтен нәрсәне ташлап, Мәскәүдән кайтып киттем»
Җитди итеп күптән очрашасызмы?
Беренче тапкыр күрешкәч, озакка сузып тормадык, очраша башладык. Наил минем тормышымда бик зур үзгәрешләр булган чорда кайтты. Минем ныгытып Мәскәүгә күченеп йөргән вакытым иде. Рус эстрадасында танылу өчен продюсер белән эшли башладык. Яңа проектлар, съемкалар әзерләнде. Наил исә Казанда документлар белән йөрде. Күрешү өчен ике арада чаба идек. Көзебез Мәскәү-Казан арасын таптап үтте.
Берсендә Наилгә шалтыратам, трубканы алмый. Ике шалтыратам – элемтә юк. Бераздан бөтенләй юкка чыкты бит бу. Үз эченә бикләнгән икән, миңа гомер буе хыялланган карьерамны төзергә комачау итәргә теләмәгән.
Мин исә озак уйлап тормадым, аның хакына, бөтен нәрсәне ташлап, Мәскәүдән кайтып киттем. Продюсерым шокта калды. «Нәрсә эшлисең син, күпме тырышып, хәзер шулай барысын да ташлыйсыңмы?» - дип, мине кире үгетләргә тырышты. «Язган булса, кайчан да булса йолдыз булырмын әле. Хәзер мин Наилгә кирәк», - дидем дә, кайтып киттем. Кайту белән эзләп таптым үзен. Психологка алып бардым. Аягына протез кую мәсьәләсе буенча йөри башладык. Хәзер шулай рухы төшүгә үзе дә бик үкенә, «Юләр булганмын икән мин», – ди.
Махсус операциядән кайткан бөтен егетләрдә дә шушы халәт күзәтелә икән. Ике-өч ай гадәти тормыш белән яшәгәннән соң, күпләр төшенкелеккә бирелә. Наилне дә аңлыйм. Мин кайткач: «Мин синең өчен яхшы тормыш телим» - диде. «Ә син ничек яхшырак булачагы турында миннән сорадыңмы соң? Син мине яратасыңмы? Яратсаң – алга», – дидем. Минем чыннан да сайлау мөмкинлегем бар иде бит. Ә мин, барысын да ташлап, кайтып киттем. Шушыдыр инде ул чын ярату.
Күңелен яралармын дип курыкмыйсыңмы?
Андый уйлар да булды. Ләкин куркып яшәсәң, гел яшәмәскә дә буладыр. Наил миңа: «Мин синең хакка аякка бастым, мин синең хакка яшим», – ди. Минем дә хисләрем чын. Җырымның да һәрбер сүзе йөрәктән чыгып язылды. «Ты встанешь и счастье нас найдет», - дигән сүзләр бар анда. Мин аны Наил белән очрашып йөри башлагач яза башлаган идем. Кушымталарын, Наилгә протез куеп, ул беренче адымнарын ясаганда язып бетердем. Тыңлап карау белән үк ул: «Әйдә, клип төшерәбез. Үзебезнең тарихны барысына да сөйлибез», - диде. «Аягыңны да күрсәтәбезме?» - дим. «Күрсәтәбез. Бу җыр минем кебекләр өчен аякка басарга, яшәргә стимул булсын. Андыйлар бик күп бит», – диде. Чыннан да, без бу клипны пиар өчен түгел, башкаларга ярдәм итү максатыннан төшердек. Чөнки мондый хәлдә калганнан соң, хәтта, яшәргә теләмәгән кешеләр күп.
Алга планнарыгыз нинди? «Онлайн» тәкъдим инде ясалды бит.
Безнең клип ЗАГС белән төгәлләнә (көлә). Наил миңа ике йөзек бүләк иткән иде инде. Ныгытып аякка баскач, өченче йөзек белән тәкъдим ясыйм, диде.
Сөйгәнеңне әниең белән таныштырдыңмы инде?
Әни белән танышырга өлгермәде әле. Без Наилнең аякка басканын көттек. Әмма әни аның аягы юклыгын белә. Абый-апалар исә бу хакта клипны караганнан соң гына белделәр. Ләкин бер каршы сүз әйтүче дә булмады. Киресенчә, теләктәшлек белдерделәр.Тиздән аны якыннарым белән таныштырачакмын. Наил әлегә протезда йөрергә өйрәнә. Эшкә урнашырга әзерләнеп йөри. Һөнәре буенча ул – юрист. Моңа кадәр үзен сакларга, эш дип ашыкмаска куштым.
«Наил белән очрашкач, тормышка карашларым үзгәрде»
Үзең хәзер Казанда иҗат итәчәксеңме?
Әле Мәскәүдәге продюсерым шалтыратып ята. Клипны бик ошаткан. «Миңа сине көчле кыз дип әйткәннәр иде. Ләкин шул дәрәҗәдә дип белмәгән идем. Син булдырасың», – диде.
Дөресен әйткәндә, мин үзем дә кайчан да булса бу хыялымны икенче планга күчерермен дип уйламаган идем. Барысы да мөмкин икән. Мин моңа һич кенә дә үкенмим. Иң мөһиме – Наилнең аякка басуы. Клип төшергән вакытта безне халык күз яшьләре аша күзәтте. Тезе дә булмагач, йөрергә өйрәнүе бик авыр. Үзем дә бик каты еладым. Чөнки мин нечкә күңелле.
Протезлар белән шөгыльләнә торган үзәккә йөри башлагач, ике кулсыз, ике аяксыз кешеләрне күрдем. Протез куйганнан соң, кайберәүләр өчен шешә тотып су эчү дә зур батырлык, зур җиңү. Менә шуларны үз күзләрем белән күрү бик авыр булды. Болар барысы да минем үземә турыдан-туры кагылды. Наилнең авыр басканын күреп, чыгып елый идем дә, күз яшьләремне сөртеп янына керәм: «Син булдырачаксың», - дип тора идем.
Наил исә мине юк-барга игътибар итмәскә, тормыштан тәм табып яшәргә өйрәтте. Чөнки ул үзе нәрсә генә күрмәгән. «Матурым, шундый вак әйбер өчен елап утырасыңмы, хәзер үк тукта», - ди ул миңа.
Гомумән, Наил белән очрашкач, тормышка карашларым үзгәрде. Урамда йөргәндә, аны хәрби киемнән күреп, бөтенләй чит кешеләр: «Безгә тыныч тормыш бүләк иткәнең өчен рәхмәт», - дип кочаклыйлар. Чыннан да, минем янәшәмдә герой атлый һәм мин аның белән горурланам. Иң мөһиме, бүгенге көндә мин дә, ул да бәхетле. Алдагысын тормыш күрсәтер.
Бәхет телибез сезгә, Римма!