Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Римма Никитина Ринат Рахматуллинның «Римма минем өчен карт» дигәненә җавап бирде

news_top_970_100
Римма Никитина Ринат Рахматуллинның «Римма минем өчен карт» дигәненә җавап бирде
Римма Никитинаның шәхси архивыннан

Җырчы Ринат Рахматуллин «Интертат»ка интервьюда хатыны белән 2018 елда ук аерылышуы, бүгенге көндә янәшәсендә үзеннән күпкә яшьрәк кыз булуы хакында сөйләгән иде. «Сезне Римма Никитина белән еш күрәбез, ул түгелдер бит?»  – дип кызыксынгач,  шаяртып: «Римма минем өчен карт инде ул. Бу кыз аннан да яшь, күпкә яшьрәк», – дип әйтте. «Римма белән безне бары тик иҗади дуслык бәйли», – диде ул.

Ринат Рахматуллинның әлеге сүзләренә Римма Никитина да шаян гына итеп җавап бирде. 

«Ринат абый өчен карт булсам да, үземне бер дә 34 яшьлек итеп хис итмим әле. Энергиям, эш дәртем ташып тора, артымнан 20-22 яшьлек егетләр чабып йөри. Алайга китсә, Ринат абый үзе дә минем өчен карт инде», – дип көлде ул.

Римма Никитина әлеге сүзләргә бер тамчы да үпкәләмәгән. «Ул чынлап та миннән күпкә яшьрәк кыз белән йөри, дөрес сүзгә нәрсә дип үпкәлим», – диде ул.

«Мин Ринат абыйны бик хөрмәт итәм. Без танышканда, миңа нибары 18 яшь иде. Без инде ничәмә-ничә еллар дәвамында бер-беребезгә терәк булып, ярдәм итешеп торабыз. Уртак дуэтларыбыз бар, концерт турлары ясыйбыз. Әле менә апрель аенда тагын залларны бергәләп гөрләтербез, дип ниятләп торабыз.

Минем дуэт җырлыйсым килеп, берничә артистка мөрәҗәгать итеп караганым булды. Алар мине барысы да кире какты. Аллаһ Теләсә, мин күтәрелгәч: «Әйдә, Римма, дуэт җырлыйк әле», – дип, алар минем яныма үзләре киләчәк әле. Ул вакытта инде алар миңа кирәк булмас. Ә Ринат абый, берсүзсез, җырларга ризалашты. Минем аңа рәхмәтем чиксез.

Гомумән, Ринат абый турында берәр нәрсә әйтә башласалар да: «Сез башта аның башмагын киеп йөреп карагыз, аннан соң сөйләрсез», – дип яклап чыгам. Сүз тидерә торган кеше түгел ул. Әле алга таба да бергәләп иҗат итәргә язсын», – дип сөйләде безгә Римма.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 22 ноябрь 2022
    Исемсез
    Акыллы кешедән акыллы сүз! Молодец, Римма!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100