Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рифат Зарипов остазы Салават Фәтхетдинов концертына үзен күрсәтергә барган

news_top_970_100
Рифат Зарипов остазы Салават Фәтхетдинов концертына үзен күрсәтергә барган
архив

Казанда Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның концертлары гөрли. Августның яртысы аныкы, концертка көн саен яшь җырчылар килә, остазларына бүләкләр тапшыра.

Бу юлы да сәхнәгә ИлСаф, Ришат Төхвәтуллин, Рафил Җәләлилов, Рифат Зарипов менде. Алар «сәхнә хуҗасы» белән кочаклашып күреште, аннары Рифат Зарипов микрофонны алды.

«Менә Салават абыйның концертын карап утырабыз. ИлСаф абый бәлеш алып килгән, Ришат үзенең бүләген бирде, Рафилнең хәләл җефете чәчәк тапшырды. Минем чәчәк тә, чана да юк, үземне күрсәтергә мендем», – диде остазына карап Рифат Зарипов.

«Чана да, чама да юк дигән бул», – диде Салават Фәтхетдинов кеткелдәп көлеп.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100