Рифат Зариповның «Культур-мультур» концерты: «Самогон ул безнең дошман, аны куарга кирәк»
«Интертат» Татарстанның атказанган артисты Рифат Зариповның «Уникс» тамаша залында үткән «Культур-мультур» концертыннан репортаж тәкъдим итә.
Рифат Зарипов быел 11нче сезон концертларын тәкъдим итә. Программасын да үзенчәлекле итеп – «Культур-мультур» дип атаган. Дөрес, «культур» да булды концертта, бераз «мультур» да (аңлашылып бетмәгә моментлар). Концерт 50% җырлар – 50% юмордан торгандыр. Җырчы кич буе җырлар арасында сәхнәдән мәзәкләр сөйләде. Кайчакта алар бөтенләй җырга, концертка бәйле булмаса да, тамашачы көлде, димәк – кызык. Алкоголь, ир-хатын мөнәсәбәтләре турында кайбер мәзәкләре ошап бетмәде, дөрес. Ләкин бөтен кешегә дә бертөрле димәгән, димәк, кемгәдер бу ошый. «Самогон – ул безнең дошман, аны куарга кирәк» – бу мәзәкләр өлкәнрәк буынга исәпләнгәндер инде…
«Арып килгән кешеләргә ятып карарга урын калдырдык»
Җырчының беренче минутлардан ук зал белән контакт урнаштыруы ошады. Концерт башланып, 1 җыр җырлангач, алгы рәттә ыгы-зыгы булып алды. Бер рәткә утырган тамашачылар үзләренең урыннарын таба алмыйча мәш килделәр. Җырчы әлеге хәлне күреп алып, аларга мөрәҗәгать итте:
Нишлисез соң се-ез, нәрсә булды-ы-ы? Өчесе керә, өчесе чыга. Утырып бетә алдыгызмы? Бүген шундый көн инде. Мин «сразы» кассирларга әйтеп куйдым, билетларны бөтенләй сатып бетермәгез, эш көне, халык эштән соң килә. Арып килгән кешеләргә ятып карарга урын калдырдык әз генә. Сезнең өчен көйләнгән, – дип шаяртты.
Зал чыннан да тулып бетмәгән иде. Моның сәбәбен Рифат Зарипов үзе соңрак сөйләшкәндә әйтте, ләкин артта буш урыннар күп булуы бераз уйландырды, сәбәбе нидә икән?! «Чакырып кунагың килмәсә, чирләп хатының үлмәсә – иң начары шул, диләр» – Рифат Зарипов үзе сәхнәдән шулай диде. Концерт куюның күпмегә төшкәнен барыбыз да аз-маз чамалыйдыр, аз акча түгел, бик күп көч, финанслар таләп итә, тамашачы җыя алырмынмы, дип уйланулар барлык артистларны да куркытадыр, билгеле. Ләкин моның сәбәпләрен ачыклап, хәл итү юлларын, нәрсәнедер үзгәртү турында да уйланырга кирәктер. Зал тулы түгел икән, димәк, тамашачыга нидер җитеп бетми, кайсыдыр юнәлешне эшләп бетерергә кирәк.
«Культур-мультур» концерт һәм татар җырчыларына күзәтү»
Концертны Рифат Зарипов үзе алып барды. Җырчының сөйләм теле бик матур, җөмләләре төзек, мондый сөйләмне тыңлау үзе бер ләззәт бирә. Шундый рәхәт, тыңлап утырганда барлык җырчылар да үзләренең сөйләм телләрен камилләштерсеннәр иде, дигән фикер килә. Хәзер татар җырчыларының сөйләгәндә (һәм җырлаганда да) төп ярдәмчесе булган наушникларсыз сөйләве аерым игътибарга лаек. Кайчак бик тәҗрибәле җырчылар да ике сүзне бергә кушып әйтә алмый интегә, Рифат Зариповның исә теле телгә йокмый, хәер, үзен күпмедер вакыт юморист буларак сынап караган артистка бу – гадәти хәлдер.
Концертта җырчы күбрәк тормыштан алынган, уйлап чыгарылган мәзәкләр сөйләсә дә, татар эстрада йолдызларының концерт программасы исемнәренә дә күзәтү ясап чыкты. Иң кызыкларына, әлбәттә. Дөресрәге, җырчыларны әз генә «утлы табага бастырып» алды кебек.
Күп тамашачылардан сораулар килде: «Нәрсә соң ул «Культур-мультур» дигән сүз?» – дип. Концерт программасына исем бирү дигән әйбер элек-электән бар инде. Элек артистлар үзенең фамилиясен һәм концертының исемен яза иде. Салават абыйга гына аерма юк, аңа сезон – 30нчы сезон, 35нче, 36нчы... сезон да сезон аның. Аңа барыбер. Ләкин минемчә, исемсез барыбер булмыйдыр. Элек тә артистлар теләсә нинди кызыклы исемнәр бирә иделәр бит инде – «Җәйге кар бөртекләре» дигән, мәсәлән. Ул тема концерт буенча сузыла инде, шуның турында сөйлиләр-сөйлиләр. Тегеннән сузалар, моннан тарталар, азактан әйтә инде артист: «Ни өчен «Җәйге кар бөртекләре» дип куштым, чөнки мин үзем җәй көне тудым, ләкин кышны яратам», – ди. «Ә-ә-ә», – дип кайтып китәсең инде аннары концерттан.
Менә Рамил Шәрәпов быел 5нче ел концерт куя, шул 5 еллыкка исем биргән – «Ебблей сезоны», – дип. Ул әллә «ю» хәрефенә кадәр укып тормаган, ике «б»ны бергә кушкан, ашыгыбрак укысаң, әллә нәрсә килеп чыгарга мөмкин. Ләкин барыбер оригинальлек – оригинальлек инде ул. Менә концертлар залына кергәндә карадым: иң ошаганы, шундый «мощный» итеп эшләнгәне Фирдүс Тямаев – «Шоу программа «Тишек носки» дигән. Вәт ичмасам исем! Яңгырый! Фирдүснең ул кадәр сикереп-сикереп биюенә анда носкиең гына түгел, әллә нәрсәләрең тишелер.
Татар эстрадасында соңгы елларда ул берәү генә. Концертын да, афишасын да энәсеннән җебенә кадәр бик «мощный» итеп эшли торган артистларыбызның берсе. Барысы да яраткан, хөрмәт иткән Илсөя Бәдретдинова. Ул быелгы программасына шундый матур исем биргән – «Күрсәтәсем килә»... Залда ир-атлар утыра инде хәзер – күрәсе киләәә, дип. Була, була тиздән концертлары, килерсез, күрерсез. Илсөянең күрсәтәсе киләдер инде, минем үземнең дә күрәсе килә… концерты турында сөйлим. Ул бит кемгә килешә, кемгә килешми. Менә Илсөягә чак кына, ябышкан да яткан инде, мин бит яза алмыйм – «Рифат Зарипов – «Күрсәтәсем килә» дип. Бу бит инде бөтенләй яңгырамый, һәркем үз урынында. Һәркемнең үз юлы, үз кыйбласы, менә мине дә ничек кабул иттегез, яраттыгыз, мин дә шундый булып калырмын.
«Икенче елга, бәлки, «опилка» турында берәр җыр җырларбыз»
Соңрак татар җырчыларына гына түгел, җырларга да бераз анализ ясалды. Миңа әлеге теманың Данир Сабиров концертларында да күтәрелгәне булуы кызык тоелды. Ул берничә ел элек концертында «Идел буе каеннары» җырының ничек язылуы турында «тикшеренү» үткәргән иде. Димәк, татар артистлары татар җырлары турында еш уйлана, анализлар ясый.
Җырламый торган татар юк икәнен Салават абый инде концерт саен сөйләп тора. Менә безнең дуслар турында гына да бихисап җырлар, аларны санап бетергесез, һәрбер артистның үзенең җыры бар. Сандугачлар турында – миллионнан артыктыр инде, аларны инде сайраттык та, кундырдык, очырттык та, каердык-аердык та.
Болытларда адашып, томаннарда тибрәлеп, урман эчләренә кереп, боланнар белән дә җырлап йөрдек бит инде. Урманга керсәң – аерым тарих, андагы һәрбер агач турында җыр бар. Ауган, яткан, каткан, баскан агач – барысы да бар. Имәне, каены, усагы, миләше, баланы, рәттән, ул агачларны пилорамага илтеп тыкканчы җырладык инде. Опилкага гына җыр юк. Альфред абыйга идея бу! (Композитор Альфред Якшимбетов – авт.). Икенче елга, бәлки, опилка турында берәр җыр җырларбыз. Хәтерләсәгез, 80нче еллар ахырында (Рифат Зарипов 1988 елгы – авт.), менә шушы темаларны дәвам итә-итә, бөтен темага җыр беткәнгәдерме, Фирзәр абый Мортазин бәрәңгегә мәдхия җырлады. Фирзәр абый утырткан бәрәңгеләрнең иң эреләрен генә сайлап алып Рөстәм абый Закиров та җыр сузды. Фирзәр абый белән Рөстәм абый башлап җибәргән теманы Гүзәл Уразова бәлеш ясап сыйлады. Ай, үтә дә мәгънәле җыр булды ул. Аның сүзләре «прәме» елата торган...
Соңрак Рифат Зарипов әлеге «бәрәңге марафонын» үзе дә кабул итте, күптән түгел генә ул «Кыстыбый» милли ризыгына багышланган җыр яздырган иде.
Ул җырлар хәзер генә чыккан җырлар түгел, элек тә булган алар. Хәтерлисездер, бар иде шундый җыр – «Тары җире, киндер җире, тары җире, киндер җире...». Бу җырны да нормальный кеше язмаган бит инде. Мин моны үземчә «наркоманнар җыры» дип йөртәм. Моны яки нәрсәдер тартканнар, яки нәрсәдер ашаганнар язган. Халык җыры – ике сүз.
«Чаңгычылар яки «ДПСниклар»
Рифат Зариповның тагын бер үзенчәлеге – костюмнар. Җырчы һәрвакыт фасон ягыннан да, төс ягыннан да экспериментлар үткәрергә ярата. Башка артистларныкы кебек классик костюмнар гына түгел, тамашада төрле кызыклы сәхнә образларын күрергә була. Әлеге концерт башланганда да җырчы яшел күн куртка киеп чыкты. Соңрак ак һәм кара ялтыравыклы классик костюмнарны ачык яшел-сары төстәге костюм алыштырды.
Янымда утырган бер ханым иренә әлеге костюм турында: «Кара, чаңгычылар костюмы киеп чыкты», – дип әйтеп куйды. Дөрестән дә, залдан әлеге костюм чаңгыда шуучыларныкына охшап тора иде. Сәхнәдә бик кызык күренә, без һәрвакыт күргән, күз ияләшкән төс түгел. Ләкин әлеге ханымның ире каршы килеп: «Юк, «по-моему» бу – ДПСниклар костюмы, хәтерлисеңме безнең әллә кем абый да шундый курткасын авылга кайтарган иде», – дип каршы килде. Абыйның сүзләрендә дә хаклык юк түгел. Җырчы үзенең костюмнары турында шаяртып та алды:
Быелгы концертка «капитально» итеп әзерләндек инде. Барыбыз да бик кыйбатлы, фирменный кибеттә киендек, чит ил кибете – «вайлбырыс», сез дә беләсезме әллә ул кибетне? Мин генә шунда йөрим дип торам. Анда атаң белән анаң гына юк икән, бөтен әйбер бар...
Концерт бик матур, халыкчан ясалган, ләкин тамашадан соң җырчы бераз арыгын кебек тоелды. Ниндидер яңа сулыш, яңалык җитеп бетми сыман. Җырлар арасында тузга язмаган мәзәкләр сөйләү инде бик үк актуаль түгелдер… Бәлки, яңа идеяләр, бераз башка юнәлешләр турында уйлап караргадыр. Хәер, ничек булса да, Рифат Зариповка чын күңелдән уңышлар телибез.
«Үземне артык популяр дип санамыйм»
Концерттан соң Рифат абый белән тиз генә әңгәмә корып алдык.
Зал тулып бетмәгән, нишләп икән?
Анысын инде миннән түгел, тамашачыдан сорарга кирәк. Ел да шулай алынган ул, традиция буенча безнең 6 көн бара концерт. Быелгы менә 2 концертка билетлар авыррак булды. Калган җомга, шимбә, якшәмбе көннәре сатылган. Барысына да ял көннәре кирәк, барысы да ялларга сорый, ләкин бөтен кешегә дә урын табып бетереп булмый бит. Ничек булды – шулай булды инде.
Концерт программасын кемнәр белән әзерлисез?
Төркем белән әзерләнәбез. Ничек бар – шулай, артык уйлап чыгарылган әллә нәрсәләребез юк. Бөтен әйбер тормыштан алына, тормышчан. Барысын үзебез язабыз, төркем белән, абыйлар белән (Рифатның абыйлары Илдус белән Илгиз җырчының командасында эшлиләр. – авт.). Илнур Саттаров, Фирзәр абый (Фирзәр Мортазин – авт.), Салават абыйларның да өлешләре керә. Алар җыр гына язмый, җыр белән бәйле текстлар да тәкъдим итә.
11 ел рәттән 6 көн концерт кую уңышының сере нидә?
Кем белгән иде аның серен. Аллаһы Тәгаләдән ничек язылган, шулай бара инде. Быел шулай, киләсе елга нәрсә булачагын кем белгән. «Зал тулып бетмәгән», – дидең, бәлки, быел иң тулы итеп күренгән зал шушыдыр. Киләсе елга буламы, булмыймы шуның хәтле зал, анысы да Аллаһы Тәгаләдән тора. Шуңа күрә ничек язылган – шулай бара.
Популярлыгыңны югалтудан куркасыңмы?
Бернәрсәдән дә куркмыйм. Популярлыкны югалту өчен, баштан популяр булырга кирәктер, шуңа күрә үземне артык популяр дип санамыйм, мин Аллаһы Тәгалә биргән мөмкинчелекләрдән чыгып эшлим, шул гына.