Рифат Сәлах: «Глаголица» финалына үткән балаларны иҗат итәргә өйрәтәбез»
«Глаголица» бәйгесе русча яңгыраса да, татарча шигырьләр һәм хикәяләр язарга сәләтле балаларга да иҗади мөмкинлекләр ача һәм җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр өләшә. Бәйге 10-17 яшьлек балалар өчен оештырыла.
2016 елда «Глаголица» премиясенең гран-при иясе булган Рәфидә Галимҗановага иҗади үсешендә нәкъ шушы бәйге этәргеч ясаган. «Татар теле укытучысы тәкъдиме белән «Глаголица»да катнашырга булдым. Мин монда беренче мәртәбә күренекле шагыйрьләрне күрдем, Роберт Миңнуллин, Рифат Сәлах, Рөстәм Галиуллин кебек язучылардан дәресләр алдым. Бик күп яңа дуслар таптым. Миләүшә Гафурова белән дә шунда таныштым. «Глаголица»га барып кайтканнан соң, минем дөньяга караш киңәйде, чөнки атна дәвамында төрле төбәкләрдән килгән актив һәм иҗади яшьләр белән аралаштым. Бу бәйге миңа матбугатка чыгарга да мөмкинлек бирде. «Глаголица»га юллаган «Тәүбә» исемле хикәям «Ялкын»да басылды», – ди Рәфидә Галимҗанова. Ул бүгенге көндә дә хикәяләр иҗат итә, «Идел» яшьләр журналында хезмәт куя.
«Глаголица» бәйгесе җитәкчесе Гөлшат Вәлиева, 2014 елда Казанда оешып киткән проект халыкара дәрәҗәгә үсте, ди. Шул гомер эчендә монда 8,5 мең кеше катнашкан. Хәзер эшләр Россиянең бөтен төбәкләреннән диярлек һәм 30 илдән килә. Былтыр 2,2 мең кеше катнашкан.
«Әлеге проектка Ирина Хөснетдинова нигез салды. Ул – 4 бала анасы, республикабызның патриоты. Ул да, бәйгенең бөтен оештыручы комитеты да, республикада иҗат итүче, бәйгеләрдә катнашучы, киләчәктә телевидениедә, радиода эшләргә, китаплар язарга сәләтле балалар үстерергә телибез», – ди Гөлшат Вәлиева.
Гөлшат Вәлиева сүзләренчә, быел финалга 130 автор чыгачак. Алар Казанда үтәчәк 5 көнлек әдәби аланда, Казан буенча экскурсиядә катнашачак, Татарстан халыкларының мәдәнияте, традицияләре белән танышачак, күренекле язучылардан дәресләр алачак. Болар бөтенесе бушлай. Җиңүчеләргә планшет тапшырыла.
«Финалга үткән балаларны иҗат итәргә өйрәтәбез»
Бәйгенең жюри әгъзасы, шагыйрь Рифат Сәлах, «Глаголица»да тәрбияләнеп үскән кешеләр инде иҗат итәләр, ди. «Миләүшә Гафурованы беләсездер? Ул 7нче сыйныфтан катнашып, ел саен урыннар алып барды. Аңа гран-при да бирелде. Чулпан Хаҗиева, Хәдичә Шәмсетдинова, Рәфидә Галимҗанова төрле елларда гран-при ияләре булдылар», – ди ул.
Рифат Сәлах бәйгегә татар шигърияте номинациясе кереп киткән чорны искә алды. «Мин үзем – шигърият буенча жюри әгъзасы. 9 ел элек бу бәйгегә килеп кердем. Ул вакытта шигърият номинациясе юк иде әле. Аны кертергә үзем тәкъдим иттем. Шуннан соң бәйгегә килгән шигырьләрне Роберт Миңнуллин белән бергә карап бара башладык. Роберт абый жюри рәисе иде», – дип искә ала шагыйрь.
Рус телендә проза, поэзия номинацияләрен, гадәттә, Мәскәүдән килгән язучылар тикшерә. Алар инде бәя бирүчеләр генә булып калмый, ә иҗат серләре белән дә бүлешеп китә. Татар әсәрләре белән финалга чыккан балалар да Мәскәүдән килгән күренекле язучыларның чыгышларын тыңлый ала.
«Финалга үткән балаларны башта остаханәләрдә иҗат итәргә өйрәтәбез. Аннары аларга биремнәр биреп, иҗади мөмкинлекләрен бәялибез, җиңүчеләрне билгелибез. Бу – гадел бәйге. Һәрхәлдә, гадел булсын, дип тырышабыз инде. Кемнең ничек иҗат иткәнен финалистлар атна буе күреп тора. Хәрәмләшү булса, ул шундук сизелер иде.
Монда килгән бөтен бала язучы, шагыйрь булып китмәс, ләкин алар туган телебезне, әдәбиятны яратып калыр. Араларында иҗат юлыннан китүчеләр дә булыр. Мәсәлән, Чулпан Хаҗиева «Шаян ТВ»да тапшырулар алып бара, Рәфидә Галимҗанова «Идел» журналында, Гөлназ Әхмәдиева «Белем» радиосында хезмәт куя.
Бәйгенең үзенчәлеге шунда – монда бары тик мәктәп яшендәге балалар гына катнаша ала. Ягъни 18 яше тулганнар монда катнаша алмый. Мөмкинлекләр тигез булсын өчен, 10-13 һәм 14-17 яшьлекләрне аерым номинацияләрдә карыйбыз.
Бүләкләр зур – җиңүчеләргә ел саен планшетлар, күп итеп китаплар бирелә. Беренче унлыкка керүчеләрнең әсәрләре альманахка кертелә. Кечкенә вакыттан хәтерлим, район газетасында әсәрең чыгу –зур горурлык иде. Монда әсәр китапка керә һәм тарих булып кала», – дип кызыктыра Рифат Сәлах.
Бүләккә 39 планшет бирелә
Һәр номинациядән унар кеше финалга чыгачак. Финалга чыккан 130 кеше Казанда җыелачак. Финалистларга остаханәләр, экскурсияләр үткәреләчәк. Бәйгедә катнашу, 5 көн дәвамында Казанда яшәү, гомумән, бөтен әйбер бушлай булачак. Бәйге балага, бер яктан, иҗади үсеш бирсә, икенче яктан, күңелле вакыт үткәрү, яңа дуслар табу мөмкинлеге бирә. Планшетлар һәр номинация буенча өчәр кешегә бирелә. Бүләккә барлыгы 39 планшет, дип исәпләдем.
«Иҗат итегез, катнашыгыз, ялгышулардан курыкмагыз. Без сездән югары шигърият таләп итмибез, чөнки 10 яшьлек бала шедевр яза да алмый. Рифма-ритм туры килеп бетмәскә дә мөмкин. Без баланың иҗадилыгына, образлы фикер йөртә белүенә, дөньяның гүзәллеген күрү сәләтенә, фикерле булуына игътибар итәбез. Берникадәр дәрәҗәдә шигырь яза белсә – әйбәт, ләкин без аның серләрен остаханәләрдә өйрәтәчәкбез. Иң мөһиме, баланың иҗади куәсе булсын», – дип аңлата жюри әгъзасы Рифат Сәлах.
«Мондый урыннарда әсәр үзеннән-үзе туа»
Татар телендә проза номинациясен тикшерүче жюри әгъзасы, язучы Галимҗан Гыйльманов та балаларны нәрсә көтәчәген сөйләде. «Бер атналык әдәби лагерьда без балаларга әсәрләр яздырып карыйбыз, әсәрләрне эшкәртергә өйрәтәбез. Иң мөһиме, без аларны әдәбиятның нигезе булган образлылыкка якынрак китерергә тырышачакбыз. Җиңүчеләр шушы эш процессында билгеләнәчәк», – ди Галимҗан Гыйльманов.
Яшел Үзән районы Васильево бистәсенең 9нчы сыйныф укучысы Хәдичә Шәмсетдинова «Глаголица» бәйгесендә 3нче ел рәттән катнаша. «Миңа бәйге бик ошый. Быел да килергә ниятлим, әсәремне җибәрдем. Мин монда бик кызыклы һәм актив дуслар таптым», – ди Хәдичә Шәмсетдинов.
Кайбер балалар финал этабындагы сынаулардан, ягъни жюрига шигырь яки хикәя язып күрсәтүдән курка. Хәдичә курыкмаска өнди, чөнки жюри белән аралашуны, кызыклы иҗади процесс, дип атый. «Биремнәр бер дә авыр түгел. Яныңда иҗатчылар булганда, илһам килә. Мондый урыннарда әсәр үзеннән-үзе туа», – ди ул.
«Глаголица» үрнәк бәйге буларак карала»
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Илгиз Халиков «Глаголица» проектын тормышка ашыручыларга рәхмәт әйтте.
«Телебезне популярлаштыру, милли мәсьәләләрдә уңай нәтиҗәгә ирешү өчен, иҗади бәйгеләрнең күп булуы һәм аларның сыйфаты югары булуы мөһим. Бәйгеләрне республика күләмендә дә, район күләмендә дә эшләргә була. «Глаголица» үрнәк бәйге буларак карала, чөнки аның статусы да, 10 еллык тарихы да бар. Проектны алга сөрүчеләргә рәхмәт әйтәсем һәм уңышлар телисем килә», – диде Илгиз Халиков.
Эшләрне 11 сентябрьгә кадәр юлларга кирәк
Бәйгедә катнашу өчен эшләрне 11 сентябрьгә кадәр, «Глаголица» сайтында теркәлеп, юлларга кирәк. Финал этабы 16-21 ноябрьдә Казанда әдәби алан форматында үтәчәк. Оештыручылар сүзләренчә, 130 финалист өчен юлламалар бушлай булачак. Тулырак мәгълүмат белән «Глаголица» сайтында танышырга мөмкин.
Бәйгенең түбәндәге номинацияләре бар:
- Татар телендә проза (10-13 һәм 14-17 яшьләр);
- Татар телендә поэзия (10-13 һәм 14-17 яшьләр);
- Рус телендә проза (10-13 һәм 14-17 яшьләр);
- Рус телендә поэзия (10-13 һәм 14-17 яшьләр);
- Эссе язу (14-17 яшьләр);
- Инглиз теленнән рус теленә әдәби тәрҗемә (14-17 яшьләр);
- «НеФормат» – комикслар, пьесалар, сценарийлар һәм башка жанрлар (14-17 яшьләр);
- Чит илләрдә яшәүчеләрдән рус телендә язылган әсәрләр (10-13 һәм 14-17 яшьләр).