Рифат Йосыпов белән хушлашу: «Олы сәфәргә ул гыйбрәт булырлык итеп, ныклап әзерләнде»
Бүген «Яңа гасыр» телекомпаниясендә популяр тапшырулар режиссеры Рифат Йосыповны соңгы юлга озаттылар. Мәрхүмне озатуда «Интертат» хәбәрчесе дә катнашты.
Кояшлы февраль иртәсендә 62нче яшендә катлаулы авырудан бакыйлыкка күчкән хезмәттәшебез – 30 елдан артык «Яңа Гасыр» телекомпаниясендә тапшырулар режиссеры булып эшләгән Рифат Йосыпов белән хушлашырга дип, «Казан нуры» мәчетенә җыелдык.
- Рифат Вәкил улы 1961 елның 12 апрелендә Казанда туган. Казан театр училищесын тәмамлаган. 1988 елдан 2022 елның сентябренә кадәр телевидениедә эшләде, соңгы 20 елда «Нәсыйхәт» телевизион тапшыруының режиссеры иде. Рифат Йосыпов көздән бирле яман шеш белән авырып йөргән. Соңгы айда авыруы көчәйгән. Көз, сәламәтлеге белән проблемалар булу сәбәпле, телевидениедән эштән киткән булган. Рифат Йосыповның хатыны Фәридә шулай ук телевидениедә эшли. Аларның уллары күптән түгел армиядән кайтты.
Режиссерның эше күренсә дә, үзе күренми, шуңа күрә моңарчы ул шәхсән үзе киң катлам халыкка билгеле шәхес түгел иде. Аның никадәр зур эш башкарганын, милләткә күпме файда китергәнен саллы тапшыруларыннан күрә алабыз. «Нәсыйхәт» тапшыруы, заманында популяр булган «Әйбәт гайбәт», «Алтын тәңкә», «Ихлас» дигән тапшырулар, туры трансляцияләр, ток-шоулар – Рифат Йосыповның өлеше кергән хезмәтләр.
Бүген мәчеткә йөзләгән кеше килде. Алар арасында күренекле дин әһелләре, журналистлар, мәдәният хезмәткәрләре күп иде. Димәк, мәрхүмнең милләт алдындагы хезмәтен бәяләгәннәр, күргәннәр.
«Интертат» хәбәрчесе хушлашуда катнашкан кайбер кешеләрнең фикерләрен туплады.
«Олы сәфәргә ул безгә гыйбрәт булырлык итеп, ныклап әзерләнде»
«Безнең гәҗит» газетасы баш мөхәррире, журналист Илфат Фәйзрахманов Рифат Йосыповны «оста профессионал» дип искә алды һәм аның үлемен шәхсән үзе өчен зур югалту дип санавын әйтте.
«Мин телевидениедә 22 ел эшләп, шуның 15 елдан артыгын Рифат белән бер цехта, бер кабинетта үткәрдем. Ул минем тапшыруларның алыштыргысыз режиссеры булды. Ул шулкадәр оста профессионал, кадрны тота белә торган «художник» иде. Көнгә 45 минутлык 4әр тапшыру, ток-шоу яздыра идек. Информацион-аналитик тапшыруларга кадрлар сайлаганда аның киңәшләре алыштыргысыз була иде. Төпле, саллы, сабыр, сүзен үлчәп әйтә торган кеше иде ул.
Кызганыч, гомере кыска булды. Бу олы сәфәргә ул безгә гыйбрәт булырлык итеп, ныклап әзерләнде – «Ай нуры» мәчетендә мөәзин вазифасын башкарды. Алга таба аның белән оҗмах түрендә очрашырга насыйп булсын.
Рифатның туганнары өчен генә түгел, минем өчен дә зур югалту. Минем телевидениедән китүемне дә ул бик авыр кичерде. Туганнарына Аллаһы Тәгалә авыр хәсрәтне күтәрергә булышсын, сабырлык бирсен», – диде Илфат Фәйзрахманов хезмәттәше турында.
«Минем өчен бу – яшьлек белән хушлашу»
Рифат Йосыпов театр училищесын тәмамлаган. Бүген аның белән хушлашырга төркемдәшләре дә килгән. Шуларның берсе – Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев. «Интертат» хәбәрчесенә ул хатирәләре белән уртаклашты.
«Рифат укыганда ук үзенчәлекле шәхес иде. Аның үз фикере, дөньяга үзенчә карашы училищеда ук сизелә иде. Укыганда без бик якын дуслар идек, гел бергә булдык. Аннары юллар аерылды, ләкин, сирәк булса да, аралаша, очрашкалый идек. Аны югалту бик авыр. Минем өчен бу – яшьлек белән хушлашу. Урыны җәннәттә булсын», – диде Фәрит Бикчәнтәев.
Төркемдәшләре исеменнән сүзне драматург Данил Салихов алды. «Рифат дустыбыз, милләтне тәрбияләр өчен, Марсель Сәлимҗанов курсына укырга керде. Ул Казанда туып-үсеп, милләтебезнең телен, нечкәлеген белеп, башта Камал театрында эшләде, аннары, динебезгә юл ачылгач, соңгы көненә кадәр зәңгәр экраннар аша милләтне тәрбияләде. Аның монда әнисе утыра. Апа җаным, бәгырькәем, менә син нинди бала үстердең! Шушы халыктан, безнең исемнән сиңа баш иеп, рәхмәтебезне әйтәбез», – диде Данил Салихов.
«Без бүген зур профессионалны югалттык»
«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директорының беренче урынбасары Илшат Сафиуллин коллектив исеменнән Рифат Йосыповның якыннарының кайгысын уртаклашты.
«Рифат Вәкилович гомере буе диярлек телевидениедә эшләде. Ул иң тәҗрибәле режиссерларның берсе иде. Ул җаваплы урыннарда – туры трансляцияләрдә эшләде. Мин аны татар интеллигенциясенең күренекле вәкиле дип әйтер идем. Рифат Вәкилович укымышлы, бик сизгер, уйлый белә торган, башкалар фикеренә игътибарлы булды. Ул гаҗәеп яхшы күңелле, ачык йөзле кеше иде. Шул ук вакытта эштә ныклык һәм принципиальлек тә күрсәтә белде. Туры трансляцияләрдә башкача эшләп булмый да. Без бүген зур профессионалны югалттык. Мондый югалтулар һәрвакыт көтмәгәндә һәм урынсыз була. Күрәсең, язмышы шундый булгандыр. Без барыбыз да кайгырабыз, хушлашырга күп хезмәткәрләребез килде», – диде Илшат Сафиуллин.
«Яңа Гасыр» телекомпаниясе башкарма директоры урынбасары Данил Гыйниятов та Рифат Йосыповның якыннарының кайгысын уртаклашты.
«Мин Рифат белән телевидениегә килгәннән бирле таныш. Ул күңеле белән йомшак, ә режиссер буларак катгый характерлы иде. Бөтен булган вакыйгаларны, яңалыкларны күңеле белән тоя, йөрәге белән кабул итә иде. Бөтен әйберне йөрәге аша үткәргән кешенең организмы, мөгаен, шулай иртәрәк туза торгандыр. Шуңа да карамастан, Рифат үзеннән соң бик күп материаллар, тапшырулар калдырды», – диде Данил Гыйниятов.
Данил Гыйниятов Рифат Йосыповның төрле жанрларда иҗат иткәнен: яңалыклар да, музыкаль, дини тапшырулар да, иҗтимагый-сәяси программалар да әзерләгәнен, телевидениедә дини тапшыруларга нигез салганын әйтте. «Киләчәктә аның архивтагы тапшырулары озак еллар тамашачыларны сөендереп яшәр», – диде ул.
Казанның «Саләх» мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев Рифат Йосыповны үзенең остазы дип белдерде. «Рифат абый белән бергә бик озак эшләдек. Ул бөтен кеше белән дә уртак тел таба белә иде. Үзеңне халык алдында тоту, кешеләр белән аралашу серләренә аннан өйрәндем. Ул миңа киңәшләре белән бик булышты. Рифат абый Аллаһ юлында булды. Урыны җәннәттә булсын. Бик зур рәхмәт, Рифат абый. Ислам өчен бик зур өлеш калдырдың. Эшеңне дәвам итүчеләр булсын иде», – диде Тимергали хәзрәт Юлдашев.
«Бизнес онлайн» газетасы журналисты Альфред Мөхәммәтрәхимов Рифат Йосыпов белән шушы көннәргә кадәр аралашып торганын әйтте. «Без дус булдык, «ТНВ» каналында 14 ел дәвамында бергә эшләдек. Ул гомеренең соңгы көннәренә кадәр минем дини текстларымны укып барды. Соңгы материалымны гыйнвар ахырында җибәрдем. Шундук җавап бирерлек хәле дә юк иде. Бераз хәле кергәч, җавап килде. Үлем түшәгендә ятканда да дини яңалыклар белән кызыксынып бара иде», – дип уртаклашты Альфред Мөхәммәтрәхимов. Бу сүзләрен әйткәндә, ул яшьләрен тыеп кала алмады.
Татарстан мөфтиенең мөселманнарны җирләү мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Рамил хәзрәт Миңгәрәев Рифат Йосыповны җирләүне тулысынча Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте оештыруын белдерде. Ул мөселманнарны җирләү өчен Диния нәзарәтендә аерым хезмәт булдырылганын әйтте. Җеназа намазын да Рамил хәзрәт Миңгәрәев укыды.
«Нәсыйхәт» тапшыруын алып барган журналист Ләйсирә Фазлыева Рифат Йосыповның Әтнә районы Яңа Җөлби авылында җирләнәчәген әйтте. «Ул – әтисенең туган авылы. Күптән түгел атасын да шунда җирләде. Рифат абый бу авылны бик якын итә иде», – диде ул.
Рифат Йосыповның хатыны Фәридә ханым ире белән хушлашырга килгән бөтен кешегә зур рәхмәтен җиткерде. Аның сүзләренчә, ире каты авырып киткәне беленгәч, ярдәм кулы сузучылар күп булган. Ул аларга да рәхмәтен белдерде.