Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рифат Фәттахов җырчы Алмаз Мирзаянов иҗатына бәя биргән

news_top_970_100
Рифат Фәттахов җырчы Алмаз Мирзаянов иҗатына бәя биргән
"Татар-информ" архивы

Продюсер, Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов җырчы Алмаз Мирзаянов иҗатына бәя биргән. Социаль челтәрдәге сәхифәсендә ул Алмазның сәхнәдәге бер чыгышы (анда җырчы Наҗар Нәҗминең «Татар теле» шигырен сөйли) белән уртаклашкан һәм үз фикерләрен ирештергән.

«Алмаз – татар эстрадасында Әзәл Яһудин, Фәйзи Йосыпов, Айрат Арсланов, Рәшит Сабиров кебек мәшһүр нәфис сүз осталарының эшен дәвам итүче уникаль артист!

Татар теленең кадерен белеп, татар сүзенең тәмен тоеп, халыкка җиткерә белә ул. Бүгенге татар эстрадасына иң җитмәгән нәрсә шушы бит инде!

Афәрин, Алмаз! Уңышлар сиңа!

Ә Динә Закирова (скрипкачы – авт.) музыкасы исә бу шигырьне тагын да баета, аның тәэсир итү көчен арттыра», – дип язган продюсер.

Аның белән башкалар да килешкән. «Бик дөрес әйтәсез», «Алмаз – сүз кадерен, сүз тәмен тоя белгән артистыбыз. Тик уңышлар үзенә», – дип кушылганнар Рифат әфәнденең виртуаль дуслары.

«Бик зур рәхмәт сезгә», – дип, комментарий калдырган Алмаз үзе.

Бу атнада әдәбият тәнкыйтьчесе Миләүшә Хәбетдинова Алмаз Мирзаянов концертында булып, бәя бирде. 

Укучылар Алмаз Мирзаяновның үткән еллардагы концертларын карап, нәфис сүз остасының чыгышларына бәя бирә ала.

Фото һәм видео: Рифат Фәттаховның социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 26 ноябрь 2022
    Исемсез
    Шигырьне матур укыйдыр анысы. Эзрэк ышкылып утсэн чын йозен ача.
  • 26 ноябрь 2022
    Исемсез
    "Пушкин картасы" белэн концерт куярга кем рохсэт биргэн. Шуларны язып чыгарга идегез. Узегезнен дэрэжэгезне тошереп халык алдында ямьсезлэндегез. Куп кеше анламыйда нэрсэгэ ул "Пушкин картасы". Менэ шуна курэ , бар кешедэ Мирзаяновлар яклы.
  • 26 ноябрь 2022
    Исемсез
    Чын
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100