Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рифат Фәттахов янында сөйләшү: «Бер кыз ятларга да бирмәдем дип җырлый. Бирмәсәң, бирмә!»

Рәшит Ваһапов исемендәге фонд яңа концерт сезонын башлый. Күп шау-шу тудырган «Яңа татар җыры» бәйгесе, «Шәрык базары» төрки эстрада фестивале, «Халык җәүһәрләре» иң милли концерт һәм яшь башкаручылар конкурсы – һәммәсе «Интертат» репортажында.

news_top_970_100
Рифат Фәттахов янында сөйләшү: «Бер кыз ятларга да бирмәдем дип җырлый. Бирмәсәң, бирмә!»

Рәсми рәвештә «матбугат конференциясе» дип аталса да, бу конференция, спикерлар һәм журналистлар арасында булган очрашу, дип кабул ителде. Чөнки бер өстәл артында капма-каршы утырып гәпләштек.

Очрашу Ваһапов фондының берьюлы башланган әллә ничә проектына багышланган иде. Фонд директоры, танылган һәм шау-шулы продюсер Рифат Фәттахов башта берсе турында сөйләде, аннары – икенчесенә, аннары өченче-дүртенчеләренә күчеп китте... Мондый бөтен булган байлыкны берьюлы җәеп салганда, игътибарны беразга гына читкә юнәлтсәң, сүзнең нәрсә турында барганын аңламыйчарак утырырга туры килә. Шуңа күрә проект турында тәфсилләп һәм аңлатып язам.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

III «Яңа татар җыры», яки «Әйбәт җырлар тиз тумый»

Өченче ел Ваһапов фонды «Яңа татар җыры» дигән яңа бер конкурс уйлап тапты. Шул конкурс ярдәмендә яңа җырлар, яңа авторлар барлыкка килергә тиеш, дигән максат куеп, бәйгесен дә, гала-концертларын да оештырдылар. Беренче елны 370ләп хезмәт кабул иткән фонд. Һәм шул ук елны проект тирәсендә гауга купты. Гомумән, Рифат Фәттахов булган җирдә бернәрсә дә тыныч кына булмый инде ул.

Баксаң, бу конкурста катнашкан авторлар, «исключительные права» дигән кәгазьгә кул куеп, үзләренең җырларыннан бөтенләйгә баш тарткан, һәм ул җырлар фонд кулына күчеп куйган. Конкурстагы авторлык хокуклары турында соңрак.

«Яңа татар җыры»ның икенче сезоны да гөрләп үтеп китте. Беренче елгы кебек булмаса да, гаризалар шактый күп килә. Менә хәзер «Яңа татар җыры»ның өченче сезоны башланырга тора. Авторлар гаризаларын 8 ноябрьгә хәтле җибәрә ала. Бәйгегә декабрьдә нәтиҗәләр ясап, 18 март көнне Пирамида концертлар залында гала-концерт планлаштырылган.

Бәйгенең премиаль фонды шул ук калган – ике миллион дүрт йөз. Беренче урынга – 200 мең, икенче урынга – 150 мең, өчкә 100 мең күләмендә премия бирәчәкләр.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

«Яңа татар җыры»ның төп максаты – татар эстрадасына яраклы яңа җырлар кертү. Гафу итсеннәр, тик ике еллык конкурстан чыгып, халык теленнән төшми торган хит җырлар булмады кебек. Беренче елны Артур Исламов башкаруында «Татар, алга!» җыры, икенче елны Раяз Фасыйхов башкаруында «Бер җылы сүз» җырларын халык белә кебек. Рифат Фәттахов «проект җырлары танылып бара» дигән фикердә икән, чөнки «әйбәт җырлар тиз тумый».

Әйбәт җырлар тиз тумый. Шулай да соңгы арада чыккан җырларыбыз халык арасына кереп бара. 26 апрельдә Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында биш яңа җыр яңгырады, шуның өчесе – безнеке. Хәзер радиоларда, концертларда яңгырый башладылар. Моны үзебез дә бик телибез.

Безнең зур максатыбыз – башка елларны җиңгән җырларны популярлаштыру. Быел яңа җиңүчеләрне күп сайлау ихтыяҗы да юк. Киләсе елга концертның бер өлешен узган ел җиңгән җырлардан төзи алабыз. Шуңа күрә җырларга таләп артачак. Ике номинациядә җиңгән очраклар да була. Мәсәлән, Тәслимә Низами, Радик Шәрәфиев, – ди продюсер.

 

Фото: © «Татар-информ» архивы

Разил Вәлиев: «Җыр базары Самосырова чүплеге шикелле»

Сүзне «Яңа татар җыры» бәйгесенең жюри рәисе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевкә бирделәр. Разил Исмәгыйлевич сүзне Ваһапов фонды һәм Рифат Фәттаховны мактаудан башлады. «Рифат әфәнде нинди генә проектлар уйлап тапмады. Мин аның фантазиясенә шаккатып, сокланып та куям», – диде Разил әфәнде. «Безнең әле тагын бар. Без әйтмибез генә. Урлыйлар ул идеяне», – дип җавап кайтарды Рифат әфәнде.

Җыр – ул иң үтемле жанр. Роман да кирәк, повесть тә, хикәя дә, шигырь дә, театр да кирәк. Әмма җыр шикелле кеше күңеленә тирән һәм тиз үтеп керә торган башка жанр юк. Җырны машинада барганда да, хатыннарыбыз-апаларыбыз аш бүлмәсендә бәрәңге тураганда да тыңлыйлар. Хәтта татарча белмәгәннәр дә аны тыңлый.

Мин ТНВ каналы җитәкчесенең киңәшчесе булып эшлим. Шунда җыр буенча бик күп сүзләр ишетергә туры килә. Мин дә киңәшләр бирәм. Кайберләрен тыңлый, кайберләрен тыңламый торганнардыр.

Җыр базары бүгенге көндә Самосырово чүплеге шикелле, нәрсә генә юк анда! Бер япь-яшь кенә кыз чыгып, «ятларга да бирмәдем» дип җырлый. Нәрсәне аңлата икән бу? Шуны, рәхәтләнеп, телевидение, радиога кабул иткәннәр. Бирмәсәң, бирмә, нигә җырлыйсың аны? Шундый мәгънәсез җырлар. Аларны саный башласаң, чуты-кырые юк.

 

Фото: © «Татар-информ» архивы

Бүгенге көндә иң төп бурычларның берсе – җыр өлкәсендә профессиональ дәрәҗәгә ирешү. Безне хәзер үзешчәнлек басты. Берзаман Салават Фәтхетдинов турында «халык мәхәббәтен яулаган бик әйбәт үзешчән җырчы» дидем. Шушы сүземә үпкәләүчеләр булган. Үзешчән җырчы – начар сүз түгел бит ул. Ул бит «халыкчан» дигән сүз. Салават үзе дә «мин – профессиональ җырчы түгел, мин – җырлаучы» ди, – дип, кызып-кызып сөйләде Разил Вәлиев.

Рифат Фәттахов очрашуның башында ук Рәшит Ваһаповка һәйкәл куюны искә алып үткән иде. Рифат әфәнденең: «Унбиш ел эш барды. Минем менә моның кадәр (кулы белән күп икәнлеген күрсәтә) кәгазь өелеп ята. Әле ул – төзелеш министрлыгының экспертиза нәтиҗәләре генә», – дигән сүзләрен Разил Исмәгыйлевич истә калдырган. Җырчыларга куелган һәйкәлләрнең дә шул исәптән тетмәсен тетте халык шагыйре.

Рәшит Ваһаповка һәйкәл кую – ул татар җыр сәнгатенә һәйкәл кую. «Ә Илһам Шакировка, Әлфия Авзаловага нигә юк?» – дип сорыйлар. Илһам Шакиров бит үзе Рәшит Ваһаповны остазларыннан санаган. Илһам Шакировка да, Әлфия Авзаловага да булыр, ләкин алар Рәшит Ваһапов һәйкәле шикелле затлы булсын иде.

Зиратка барам да, Әлфия Авзалованың карачкыга охшаган бер сурәтен күрәм дә, оялып куям. Шундый затлы җырчыга шундый һәйкәл. Рөстәм Яхинга һәйкәл куелды. Ул хастаханәгә барып, чират көтеп утырган кеше кебек. Анда бернинди композиторлык юк. Салих Сәйдәшев тә колхоз бригадиры шикелле басып тора инде.

Разил Вәлиев: «Зиратка барам да, Әлфия Авзалованың карачкыга охшаган бер сурәтен күрәм дә, оялып куям. Шундый затлы җырчыга шундый һәйкәл».

Фото: © Салават Камалетдинов

Разил Вәлиев: «Рөстәм Яхинга һәйкәл куелды. Ул хастаханәгә барып, чират көтеп утырган кеше кебек. Анда бернинди композиторлык юк».

Фото: © Владимир Васильев

Разил Вәлиев: «Салих Сәйдәшев тә колхоз бригадиры шикелле басып тора инде...»

Фото: © Солтан Исхаков

Ул һәйкәлләр өчен дә унбишме, унмы, бишме ел узган, күпме көч кергән, күпме финанс киткән, әмма нәтиҗәсе шундый. Бу – язучыларыбызга, җырчыларыбызга мөнәсәбәтне күрсәтә, – диде Разил Вәлиев.

Раяз Фасыйхов: «Татарча сөйләшегез!» – дип, өйдә өстәл сугып кычкырасың инде»

Очрашуга берничә минутка соңарып килгән Раяз Фасыйховка сүз бирделәр. «Минем «Бер алманы бишкә бүләек» җырын Илһам агадан кала иң яхшы башкаручы – Раяз», – диде Разил Вәлиев, җырчыга карап.

Ә Раяз Разил әфәнденең «Җыр базары – Самосырово чүплеге» дигән сүзләреннән әллә нишләп киткән иде. Разил Вәлиев җыр дөньясын Самосырово итеп күзалласа, Раяз гөлбакча дип күзаллый икән. «Мин кыр итеп күз алдына китерә идем. Алабута үстерер өчен анда ашлама да кертәсе юк, үзе үсә ул. Ә матур-матур гөлләр үстерер өчен, аны эшкәртергә кирәк», – ди җырчы.

 

Фото: © «Татар-информ» архивы

Шулай да Разил әфәнденең фикерен җөпләп, орган турында бер тарих сөйләде.

Бервакыт Себердә концерттан соң утырабыз. Берәү әйтә: «Нигә ул сездә бүтән җыр юкмыни? Кабызам да «бавыр, бавыр, бавыр» дип җырлыйлар», – ди. «Нинди бавыр? Бездә алай дип җырламыйлар инде», – дим. «Юк инде, ниндидер орган турында кабатлап-кабатлап җырлыйлар. «Бавыр, бавыр, бавыр», – дип. Ә юк, «үпкә, үпкә, үпкә» икән», ди, – дип, аянычлы итеп көлдереп алды.

Раяз Фасыйхов II «Яңа татар җыры»нда Радик Шәрәфиевнең «Бер җылы сүз» дигән җырын җырлады. Ул җыр җиңүчеләр исемлегендә. Ишетү белән «бу җыр – Раязныкы» дип, Рифат Фәттахов әйткән икән. «Җырчылар да бар, җырлаучылар да бар. Һәрбер җырчының матур җыр җырлыйсы килә», – ди җырчы.

Раяз «Яңа татар җыры»ның кирәклеген балалары мисалында да әйтте.

Бу проектта мин үзем генә түгел, кызым да катнашты. Проект балаларыбызга татар телен сеңдерергә дә булыша. Әле беркөнне генә улым белән татар телендә әдәби уку укып утырабыз. «Улым, сезгә татар теленнән дәреслекне начар, авыр тел итеп аңлар өчен биргәннәр. Без дә укымадык мондый әсәрләрне», – дим. Иске телдә язылган ниндидер әсәрләр. Ул түгел, мин аңламыйм аның кайберләрен.

Безгә татар телен җиңелрәк итеп өйрәтергә иде. Инглизчә, русча ялт итеп сөйләшеп йөриләр балалар. «Татарча сөйләшегез!» – дип, өйдә өстәл сугып та кычкырасың инде.

Авторлык хокуклары турында: «Җиңүчеләргә җырларын сатарга гына ярамый»

«Яңа татар җыры»ның нигә шау-шулы һәм гаугалы проект булуы турында сөйли башлаган идем. Беренче елны, Ваһапов фонды конкурста җиңгән җырларны үзенеке итеп куйды, дигән хәбәр чыкты. Хәбәр дөреслеккә дә туры килде, чөнки фонд та акылсыз түгел. «Исключительное право» дигән кәгазьгә кул куелган очракта, җырлар автоматик рәвештә фондныкы булып куя, һәм автор да, җырчы да җырга кагыла алмый. Шуның аркасында, беренче сезонда авторлар белән акырыш-бакырышлар булыштырды.

 

Фото: © «Татар-информ» архивы

Әйткәнемчә, фонд та, дөресрәге, Рифат Фәттахов та, бик акылсыз түгел. Баксаң, фонд «исклчительное право» белән бергә «неисключительное право» да бирә икән. Ягъни, «исключительное» белән ул җырны бөтенләе белән үзенеке итсә, «неисключительное» белән авторга һәм җырны башкарган җырчыга хокуклар бирә. Ул җырны җырларга, авторныкы дип атарга ярый, иң мөһиме – ул җырны сатарга гына ярамый.

«Без күпме көч түгәбез, акча түлибез. Беренче урынга 200 мең бирәбез. Ә автор, тота да, икенче көнне шул җырны 10 меңгә сатып җибәрә. Алай булмый бит инде. Җырның хуҗасы – автор. Ул җырны җырларга ярый, бары сатарга гына ярамый, ул безнең җыр булып кала», – дип аңлатты хокукларны Рифат Фәттахов.

Очрашуда шушы сикәлтәле юлларны, үпкәләү һәм кабул итү, дуслашу этапларын үткән композитор Тәслимә Низами да катнашты. «Ул бу проблемалар аша үтте инде», – диде Рифат әфәнде аңа сүз биреп. «Авторлар, курыкмагыз, килегез», – диде Тәслимә Низами.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Авторлык мәсьәләсе – ул мәңгелек проблема гына түгел, ул йөрәккә, бәгырьгә төшкән нәрсә. Бөтен җирдә дә «исключительное право» сорый башлыйлар, ул инде, җырдан берни дә калмый, дигән сүз.

Беренче елны Рифат Фәттаховка үпкәләп тә киттем. Бик каты итеп хатлар яздым. Беренче ел бик гаугалы булды. Ваһапов фондына чиләк-чиләк пычрак түктеләр.

Мин икенче елны да ике җырымны бирдем. Ләкин баштан ук «сез безне бөтенләй үк хокуксыз калдырмагыз» дидем. «Исключительное право»га кул куйдым. Ул җырны башкарган җырчы һәм автор ул җырга хокукны югалтмый. Бик шәп, көчле җырлар булдылар. Бүгенге көндәге кебек «килдем-киттем, төрттем-керттем» түгел инде.

Мин моны ришвәт бирми торган һәм гаделлек белән урын ала торган конкурс дип саныйм. Безнең пенсия белән ришвәт тә биреп булмый. Шуңа күрә кайбер премияләрне әлегә кадәр ала алмыйча йөрибез. Акча булмаганга. Минем «Карусель» җыры әрәм булды. Әлегә кадәр премиясез. Акча булмагач, – дип кат-кат кабатлады Тәслимә ханым.

Очрашу кунаклары арасында «билдән түбән» юмор сикереп үтте. «Акча булмагач, башкасын бирергә кирәк», – диде бер абзый. «Анысына «поздняк», – дип җавап бирде Тәслимә Низами. Бу диалогны Раяз Фасыйхов бәрәңге һәм ите белән урталай бүлде. «Ит белән бәрәңге бирергә кирәк, дип әйтте ул. Нишләп башканы уйлыйсыз?» – диде җырчы. Пәрдә.

Өченче «Яңа татар җыры» темасы шуның белән тәмам.

«Халык җәүһәрләре» – районнарда

Көн кадагына куелган икенче тема – Ваһапов фестиваленә караучы «Халык җәүһәрләре» проекты. «Халык җәүһәрләре» – районнардан җыелган үзешчән артистлар концерты.

Беренчедән, Рәшит Ваһапов фонды белән Ваһапов исемендәге фестивальнең аермасын әйтеп үтәргә кирәктер. Чөнки «фонд» белән «фестиваль» сүзләре бергә укмаша да, аңлашылмаучылыклар килеп чыга. Ваһапов исемендәге фестиваль һәм яшь башкаручылар конкурсы – Ваһапов фондының проекты.

Алда әйтеп үтелгән проектлар – һәммәсе дә диярлек Ваһапов фондыныкы. «Халык җәүһәрләре» дигәне генә әлеге фестивальнең проекты булып бара икән. Хәзер аны да «башка чыгарып», фонд проектлары исемлегенә кертеп, «милли-мәдәни фестиваль» дигән аерым статус бирергә телиләр.

«Минем иң яраткан проектым», – диде «Халык җәүһәрләре» турында Разил Вәлиев. Ул бит әле «иң милли концерт» булып та бара. Районнарда, авылларда була шул инде ул җанлылык һәм миллилек.

Сабадан Рисәнә Мостафина – «Халык җәүһәрләре» катнашучысы. Аның сүзләреннән халыкка да, үзешчән җырчыларга да бу проектның никадәр дәрәҗәдә кирәк булуын аңлап була. Шулкадәр ихлас итеп, чын күңелдән рәхмәт әйтте Рисәнә апа. Халык җырчыларын зур сәхнәгә чыгарып, халыкка танытканнары, яшьлекләрен исләренә төшергәннәре өчен рәхмәт әйтте.

Без гомер буе халык алдында җырладык. Микрофонның нәрсә икәнен белмәдек. Җырлаган өчен бер тиен дә алмадык. Мәдәният өлкәсендә эшләгән бик күп талантлар акчасыз калды. Ә Рифат Әхмәтович безне, чынлап та, зурлады. Без «Халык җәүһәрләре» концертында тамашачыга милли моңны җиткерергә тырыштык. Барыбызны да җылы кабул иттеләр. Шунысы сөендерә: ничә елдан соң да безне таныдылар, – диде ул.

Рисәнә апа, очрашудан соң, Хәния Фәрхи репертуарындагы «Балан» җырын җырлап күрсәтте. Нинди генә белем алган, нота белгән, дөрес сулыш алып, дөрес итеп җырлаган кешеләр үзәккә тиярлек итеп җырлый белми шул. Әйе, дөрес җырлыйлар, тик халык җырчылары гына күзгә яшь китерә белә. Рисәнә апа җырлаганда, Тәслимә Низами ирексездән күз яшен сөртеп утырды.

Шушы «Халык җәүһәрләре» быел районнар буйлап чыгачак. Төп критерий – геройларның туган якларында булачаклар. Әйтик, 24 сентябрьдә – Шамил Мостафинның туган ягы Түбән Новгород өлкәсе Уразавылда, 26 сентябрьдә – Рисәнә Мостафинаның туган ягы Сабада, 27 сентябрьдә – Ильмира Заһидуллинаның туган ягы Арчада, 29 сентябрьдә – Резидә Хөсәенованың туган ягы Буада, 1 октябрьдә – Гөлнәзирә Талипованың туган ягы Мамадышта, 2 октябрьдә – Азат Нургалиев һәм Инсаф Хәбибуллинның туган ягы Актанышта, 3 октябрьдә – Миргаяз Шәрәфиевның туган ягы Азнакайда «Халык җәүһәрләре» концерты узачак. 7 октябрьдә исә Казанда өстәмә концерт булыр, дип көтелә.

Казанда кунакта – «Ялла» төркеме

Өченче тема – халыкара «Шәрык базары» төрки эстрада фестивале. Разил Вәлиев әйтмешли, Рифат Фәттаховның идеяләре шулкадәр күп. Аларны аңлап, күреп, йөреп җитеш кенә.

«Шәрык базары» дигәне – төрки халыкларның эстрада җырчыларын бер урынга туплап, бәйрәм ясаудан гыйбарәт. Узган ел да Казанда үткәрделәр, быел да 27 октябрь көнне «Пирамида» концертлар залында зур гала-концерт булачак икән.

Төп яңалык һәм махсус кунак – Үзбәкстаннан «Ялла» төркеме.

«Ялла»ны, миңа калса, үзбәк булуларына карамастан, бөтен татар кешесе белә, чөнки аның җырын мәҗлесләрнең бик сирәгендә генә җырламый калалар. «Ялла» дию белән, автоматик рәвештә, «Бәхеттә, шатлыкта» дигән сүзләрне кабатлый башлыйсың. Менә шул «Бәхеттә, шатлыкта» октябрьдә Пирамида концертлар залында басып торачак инде.

Шулай ук махсус кунаклардан Татарстан, Башкортстанның затлы җырчылары Зәйнәб Фәрхетдинова, Айдар Галимов булачак. Яшьләр арасында мониторинг үткәреп, иң популяр җырчы Эльбрус Джамирзоевны чакырганнар.

Бу проектның тагын бер максаты – үзара аралашу аша татар эстрадасы дәрәҗәсен күтәрү. Чөнки казах, үзбәк эстрадасының дәрәҗәсе бүгенге көндә шактый югары. Һаман шаккатам. Аларда шундый супер заманча аранжировкалар, ә беренче нотадан миллилек ярылып ята. Яшерен-батырын түгел, без бүген алардан да өйрәнергә, үрнәк алырга тиеш, – ди Рифат Фәттахов.

Ваһапов фонды яңа сезонга әзер

Ваһапов фонды яңа сезонга шундый зур планнар белән керә. Өч проект өстенә, быел Ваһапов исемендәге «Яшь башкаручылар бәйгесе»н дә үткәрәләр. Ваһапов фестивале ике елга бер тапкыр үткәрелә. Чөнки, Рифат Фәттахов сүзләренчә, җырчы – ул «штуклы товар».

Фестиваль быел гадәттәгечә гыйнварда түгел, ә ноябрьдә үк башланачак.

Гыйнварда үткәрә башлагач, эшен апрельләрдә генә бетерә идек. 15 майда безнең гала-концерт булачак. Шулай булгач, вакыт бик аз кала. Май башы – бик катлаулы вакыт, бәйрәмнәр. Шуңа күрә нәтиҗәләрне алданрак чыгарып, концертка яхшылап әзерләнер өчен, конкурсны иртәрәк башлыйбыз, – диде Рифат Фәттахов.

Бер сәгатьлек очрашуда Ваһапов фондының эшчәнлеге – дүрт проектын ярып салдылар. Ни дип кенә сүксәк тә, шул эшләгән кеше сүгелә инде. Фонд директоры Рифат Фәттаховның тиресе калын, ул бөтен нәрсәне дә үткәрә белә. «Яңа татар җыры» белән бәйле вакыйгалар, продюсерлык эше – һәммәсендә дә ниндидер бер әкәмәт чыкмый калмый. Шулай да ул ел саен берничә яңа проект уйлап, эшләү юлларын табып, халыкка чыгара белә.

«Халык җәүһәрләре», «Яңа татар җыры», «Ваһапов фестивале» һәм «Шәрык базары» фестивальләре быел ничек узар? Шау-шулымы, тынычмы, нәтиҗәлеме? Сез ничек уйлыйсыз?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100