Шагыйрь Рифат Җамал Луганскида булып кайтты: «Шартлау тавышлары ишетелеп торды»
Татарстанның мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов җитәкчелегендәге иҗади делегация Луганск халык республикасында булып кайтты. Алар Татарстаннан оешкан хәрби частьләрдә, шулай ук хәрби госпитальләрдә булып, егетләр белән очрашулар уздырганнар, концерт программасы күрсәткәннәр. Бу хакта «Интертат»ка әлеге делегация составында булган Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рифат Җамал сөйләде.
Без Рубежноедан башлап Волновахага кадәр Татарстанда оешкан частьләр алдында чыгышлар ясадык. Премьер-министр киңәшчесе, генерал Владимир Майстренко егетләргә дәүләт бүләкләре тапшырды. Рәсми өлештән соң Казан шәһәр филармониясе артистлары Алинә Шәрипҗанова, Марина Карпова, Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисты Марсель Вахитов, Татарстанның дәүләт хоры солистлары һәм башкалар концерт күрсәттеләр. Язучылардан мин, шагыйрь Алексей Остудин һәм язучы Александр Аввакумов бардык, безгә дә сүз бирелде.
Анда булып кайтканыма бер дә үкенмим. Кыска гына вакыт эчендә хәйран күп нәрсә күрү, егетләр белән аралашу мөмкинлеге булды. Андагыларның барысын да сөйләп бетереп булмый, әлбәттә. Ләкин, тулаем алганда, егетләрнең рухы күтәренке, дип әйтер идем. Елап утырган, коелып төшкән кеше күрмәдем. 2 ел бара бит инде бу хәлләр… 2 ел эчендә, күрәсең, кеше күнегәдер. Арча, Тукай районы егетләре белән аралашып, фотоларга төштек. Дөрес, алар анда берсе дә артыгын сөйләми. «Бу медаль нәрсә өчен, энем?» – дигәч тә: «Әй, абый, эш өчен», – генә диләр.
Артистларыбыз бик яхшы чыгыш ясадылар. Алинә Шәрипҗанова, баянда попурри уйнап, Марсель Вахитов ут итте. Егетләр барысын да бик җылы кабул иттеләр, күңелләре нечкәргәннәре дә булды… Безнең өчен дә бик файдалы булды бу очрашу. Чагыштырмача куркыныч җирләр булса да, очрашуларны оештырырга кирәк дип саныйм. Аңлавымча, рус язучылары ул якларда безгә караганда ешрак булалар, – ди Рифат Җамал.
Делегация Луганскида баруы-кайтуы белән 11 көн булган. Рифат Җамал әйтүенчә, инде азат ителгән өлкә саналса да, шартлау тавышлары әле дә булып тора.
Безнең база Луганскида, кунакханәдә иде. Иртән бер кафе кебек җиргә кердек, карыйбыз, стеналарында тишекләр. Шартлаулар да гел ишетелеп тора. Берсендә төнлә уянып киттем, кискен генә тавыш ишетелә. Күрәсең, безнең кунаханә өстеннән разведчик БПЛА очып китте. Бер ярты сәгатьтән ерак та түгел 6-7 шартлау булды.
Без, артистлар чыгыш ясаганда да шартлау тавышлары ишетелеп торды. Аларга игътибар итеп торган кеше юк инде. Рубежноеда фронттан нибары 10 чакрым ераклыкта булдык. Килү белән машиналарыбызга маскировка челтәре капладылар. Анда барысы да шундый челтәрләр астына яшерелә.
Северодонецк аша уздык. Шәһәр бик каты җимерелгән. Янәшәсендәге нарат урманнары бик каты янган. Болар берсе дә күңелдә яхшы тәэсирләр калдырмый, әлбәттә, – ди Рифат Җамал.
Делегация составындагы язучыларның төп максатлары иҗат итәр өчен материал туплап кайту булса да, шагыйрь, бу якларга бер тапкыр барып кына сыйфатлы әсәрләр иҗат итү мөмкин түгел, дип саный.
«Анда күргәннәрдән үзем өчен берничә сюжет алып кайттым. Татарстаннан булган бер начмед егет белән аралаштым. Аның: «Минем бабай да Бөек Ватан сугышында начмед булган», – дигән бер сүзе җитә калды.… Егетләр «Тимер» батальоны турында язарга да чакырып калдылар.
Әмма минем, егетләр янына бер барып кайтып кына әдәби әсәр язып булмый, дип әйтәсем килә. Әле менә патриотик темага язылган әсәрләргә бәйге дә игълан иткәннәр иде бит. Тик кулына мылтык тотмаган, касканың ничек аталганын белмәгән кеше ничек итеп ул турыда әсәр яза алсын инде? Әсәр язу өчен андагы егетләр белән берәр ай булса да блиндажларда аунарга кирәк. Шул вакытта, бәлки, нәрсә дә булса язып булыр. Безнең язучыларның күбесе – армиядә дә булмаган кешеләр. Анда экскурсиягә бару өчен дә күпмедер әзерлек кирәк әле ул. Ярый мин үзем армиядә булдым, азмы-күпме, нәрсәнең нәрсә икәнен беләм. Бәйге – кирәкле әйбер, әмма мин, анда булмаган килеш, яхшы әсәрләр иҗат ителәчәгенә шикләнәм.
Бөек Ватан сугышыннан соң «лейтенант прозасы» булган бит, сугышта катнашкан лейтенантлар әсәрләр иҗат иткәннәр. Алар яза алганнар, чөнки алар үзләре – сугыш аша, сугыш алар аша үткән.
Үзе дә шигырьләр язучы бер егет белән таныштык. Шигырьләреңне карап чыгармын, дидем, элемтәгә чыгарга килештек. Менә андыйлар кайтып язачак ул әсәрләрне!
Махсус операциядәге егетләр янына җыенганда, кул селтәп барып булмый бит инде дип, кесә китабы чыгардык. Төне буе утырып, үземнең һәм Алексей Остудинның шигырьләрен туплап, «Без кайтырбыз» – «Мы вернемся» дигән китап әзерләдек. Быел җәй якын танышымның улы махсус операциядә һәлак булган иде. Үлгәннән соң, Батырлык ордены белән дә бүләкләнде. Ул КАИны бетергән булган. Бергә укыган дуслары аның шигырьләреннән китап ясаганнар. Аннан да 11 шигырь сайлап алып, әлеге китапка керттем. Шулай итеп бер төн эчендә китапны әзерләп, иртән Татарстан китап нәшриятына җибәрдем. Кичкә алар миңа китапның макетын күрсәттеләр, дүшәмбе иртән китаплар басылып та чыкты. Андый тизлек белән китап чыгарганыбыз юк иде әле, диделәр. Аларны бүләкләнүчеләргә дә, татар егетләренә дә өләштек. Окопта укый торган кесә китабы инде ул. Киләчәктә кан, тир, җир белән очрашып кайткан китап булачак. Аны бик теләп, автографлар белән алып калдылар», – дип сөйләде Рифат Җамал.