Риэлторны сайлаганда, таныш-белешләр киңәшенә ышанырга буламы?
Сорауга Татарстан Республикасы риэлторлар гильдиясе президенты Андрей Савельев җавап бирә.
Була, ләкин бик сак кына. Еш кына кешеләр үзләре кулланып карамаганны да тәкъдим итә. Мәсәлән, берәүнең күчемсез милек белән шөгыльләнүче танышы бар ди, әмма аның эш тәҗрибәсен белми. Рекомендацияләргә колак салырга була, бүген риэлторлык хезмәте базарында сарафан радиосы клиентларны җәлеп итү буенча иң куәтле корал булып кала. Репутацияң синең файдага эшли, ләкин мин барыбер риэлторны җентекләп тикшерергә, Интернетта аның турында бәяләмәләрне укырга, гильдиядә торамы-юкмы, офисын карарга киңәш итәр идем. Әгәр ул офиста урындык белән өстәл генә булса, мин ул риэлторга бармас идем. Әгәр инде офис яхшы җиһазланган, төрле техник чаралар, персонал булуын күрсәм, ул вакытта инде башка эш. Таныш-белешләрнең сүзенә дә карарга, үзең дә игътибарлы булырга кирәк. Әгәр инде гильдиягә кергән икән, алар үзләренә өстәмә җаваплылык алган дигән сүз. Гильдиядә этика буенча комитет та бар. Әгәр гильдия әгъзасы сезнең белән дорфа сөйләшкән икән, комитетка дәгъва калдырырга була. Комитет инде карар чыгарачак. Алдангансыз икән, риэлтор сезнең мораль, матди югалтуларны капларга тиеш булачак.
Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110. Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.