Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Риэлторлар фатирны арзанрак бәягә сата аламы?

Сорауга Татарстан Республикасы риэлторлар гильдиясе президенты Андрей Савельев җавап бирә.

news_top_970_100
Риэлторлар фатирны арзанрак бәягә сата аламы?

Агентлыклар, риэлторлар коммерция структурасы булганлыктан, күчемсез милек сатып алучыга ташламалар тәкъдим итәргә мөмкин. Аларны һәр агентлык үзе билгели. Әлбәттә, һәр күчемсез милек агентлыкларының үз ташламалары бар, ләкин алар мөстәкыйль билгеләнә, кибетләрдәге кебек. Бу шәхси инициативадан тора. 

Күп кенә агентлыкларның үз бонуслары бар. Кайсыдыр агентлыкларда хезмәтләрнең бер өлеше бушлай – әйтик, ипотеканы бушлай рәсмиләштерү. Гильдиянең барлык әгъзаларында банклардан бонуслары бар. Сез банкка күчемсез милек агентлыгы аша барасыз икән, ипотека буенча ставка ярты процент кимрәк булачак. 

Төзүчеләрдән дә риэлторлар өчен ташламалар була ала. Мәсәлән, бер төзүче даими рәвештә “көн фатиры”н куя. Бер фатир хәтта 200-300 мең сумга ташлама белән сатылырга мөмкин. Берәү ярты ел элек махсус ике атна шушы акцияне сагалап торды. Без аны “тоттык”, һәм фатир 250 мең сумга арзанракка төште. Риэлторлар бу моментларны белә, шуңа күрә аларга мөрәҗәгать итсәң, хәерлерәк. Былтыр бер төзүчедә һәр 40 нчы метр бүләккә дигән акция булган иде. 50 кв. метр мәйданлы фатир аласың икән, бер метры бүләккә. Кемдер балконны фатир бәясенә кертми. Бер төзүче бүләккә парковка дигән иде. Башка бер төзүчеләр иминият буенча бонус бирергә әзер. Ипотекага фатир аласыз икән, партнерлар өчен беренчел елда иминият бүләккә булырга мөмкин. Ә бу 20-30 мең сум. Кыскасы, беренчел базар белән шөгыльләнүче профессиональ риэлторлар бу мәгълүматтан хәбәрдар, һәм сезгә ташлама бирергә әзер. Ләкин бу закон буенча түгел, ә шәхси инициатива.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100