Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җөридә узачак Питрау бәйрәмендә беренче урын алган көрәшчеләргә бүләк – 100 мең

«Питрау-2021» нең абсолют батырына нәрсә биреләчәге билгеле түгел. Оештыручылар интрига саклый — кыйммәтле приз булачак, икән.

news_top_970_100
Җөридә узачак Питрау бәйрәмендә беренче урын алган көрәшчеләргә бүләк – 100 мең
архив

17 июль көнне Мамадыш районы Җөри авылының Тырлау аланында керәшеннәрнең милли бәйрәме «Питрау» узачак. Ат чабышы, татарча көрәш, билбаулы көрәш, гер күтрәү, армспорт, шахмат, шашки, канат тарту, капчык сугышы, чүлмәк вату, әлбәттә, капчык киеп йөгерү, көянтә белән су күтәреп йөгерү, аякны бәйләп йөгерү, ласты киеп йөгерү, он капчыгы күтәреп йөгерү һәм тагын әллә нәрсәләр белән әллә ничекләр итеп йөгерү… 

Иң кызыгы, быел милли көрәштә һәр үлчәү авырлыгында беренче урын алучыга 100 мең сум акчалата бүләк бирәчәкләр. Икенче урын иясе — 50 меңгә, өченчесе — 30 мең алачак, дүртенче урында калган көрәшчегә дә 20 мең сум күләмендә бүләк тиячәк. Бу хакта «Питрау» ның спорт ярышлары нигезләмәсендә акка кара белән язганнар. 

Питрауда абсолют батыр да ачыкланыр дип көтелә. Аңа нинди бүләк булачагы турында бернинди хәбәр дә юк. Нигезләмәдә бары тик «кыйммәтле бүләк» дип язганнар. «Призлары әйбәт», — ди бу хакта көрәш сөючеләр.

Ә яшьләр арасында беренче урынга 15 мең, икегә — 10 мең, өчкә — 5 мең бирәчәкләр.

Милли көрәштә ирләр 60, 70, 80, 90, 100 һәм 100 кг нан югары үлчәү авырлыгында бил алышса, 2003-2005 елгылар 50, 60, 70 кг нарда, ә 2006 елгы һәм кечерәкләр 40, 50, 60, 70 һәм 70 кг нан югары үлчәү авырлыгында көрәшәчәк. 

Шул ук көнне Чирмешән районы Яшәүче авылында да зур Сабантуй үтүе көтелә. Шул нсибәттән, көрәш җанатарлары кайсы көрәшченең кая баруы турында борчыла. Җөригәме, Яшәүчегәме?


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100