Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

РФ Конституциясе преамбуласындагы «Күп милләтле халык» төшенчәсе татарга мөһимме?

Илнең төп законының башлангыч өлешендәге «күп милләтле халык» дигән төшенчәне алып ату нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин?

news_top_970_100
РФ Конституциясе преамбуласындагы «Күп милләтле халык» төшенчәсе татарга мөһимме?
Салават Камалетдинов

РФ Президенты Владимир Путин 20 гыйнварда Конституциягә үзгәреш кертү хакында закон проекты кертте. Шул уңайдан фикер алышу башлангач, Конституциянең аерым маддәләренә генә түгел, преамбуласына да үзгәрешләр кертергә кирәк дигән тәкъдимнәр ишетелә башлады.

Конституциянең преамбуласы түбәндәгечә:

«Мы, многонациональный народ Российской Федерации, соединенные общей судьбой на своей земле, утверждая права и свободы человека, гражданский мир и согласие, сохраняя исторически сложившееся государственное единство, исходя из общепризнанных принципов равноправия и самоопределения народов, чтя память предков, передавших нам любовь и уважение к Отечеству, веру в добро и справедливость, возрождая суверенную государственность России и утверждая незыблемость ее демократической основы, стремясь обеспечить благополучие и процветание России, исходя из ответственности за свою Родину перед нынешним и будущими поколениями, сознавая себя частью мирового сообщества, принимаем Конституцию Российской Федерации».

Эшче трөкем вәкиле Вячеслав Никонов тарафыннан «күп милләтле халык» урынына «күп халыклы милләт» сүзләрен кертергә тәкъдим итә.

Дума Депутаты Константин Затулин рус милләтен аерып күрсәтү яклы. «Мы, русские, в союзе с другими братскими народами сплотившиеся в многонациональный народ Российской Федерации, соединенный общей судьбой на своей земле».

Дәүләт Думасының закон чыгару һәм дәүләт төзелеше комитеты рәисе Павел Крашенинников преамбулага үзгәреш кертүнең процедурасы аерым маддәләргә кертү кебек үк икәнлеген әйтте һәм «мөгаен, преамбулага үзгәрешләр кертелер» дигән фикер әйтте.

Татар җәмәгатьчелеге преамбуладан «күп милләтле» дигән төшенчәне алып атуга ничек карый.

Россия Дәүләт Думасының элекке депутаты Фәндәс Сафиуллин белдергәнчә, күп милләтле дигән сүз аннан алынса, Конституциянең бөтен нигезе җимереләчәк. Рус булмаган милләтләрнең телләрен, мәктәпләрен саклап калу кыен булачак. Милләтне закон нигезендә саклау мөмкин булмаячак.

Күп милләтлелек төшенчәсенә һөҗүм итү — милләтләр арасындагы бердәмлекне җимерү дип белдерде Фәндәс Сафиуллин.

«Бу күренешне Россиягә каршы башланган икенче фронтка тиңләр идем. Тышкы һөҗүмгә каршы тору өчен халык берләшә, ә милләтләр арасында туган каршылык халыкны тарата. Бу сәясәтне Россияне юк итү өчен үткәрүләре ихтимал. Моның сәбәбе яки бик нык наданлык, яки киләчәккә җавапсыз карау», — диде Фәндәс Сафиуллин.

Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов бу күренешкә тыныч каравын белдерде.

«Тормышта берни дә үзгәрмәс дип уйлыйм. Халык өчен нидер үзгәрсен өчен экономиканың үсеше кирәк, ә Конституцияне үзгәртүдән экономика алга китми. Гади халыкка бик зур тәэсире булу икеле», — диде ул. Шул ук вакытта: «Ни булачагын вакыт күрсәтер, Рәсәйдә нәрсә дә була ала», — дип өстәп куйды.

Тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев преамбулага үзгәртү кертүгә каршы булуын белдерде.

«Минемчә, бу чара Россия Федерациясендә яшәүче халыкларның аңына зур зыян китерергә мөмкин. Россиядә яшәүче милләтләрнең дәрәҗәсен киметә торган күренеш ул. „Күп халыклы милләт“ һәм „күп милләтле халык“ бер яктан караганда сүзләрнең урыннарын гына үзгәртү, икенче яктан караганда ул тирән мәгънәгә ия. Ассимиляциягә тарту ихтималы бар — башта психологик яктан, соңыннан инде тормышта. Хәзерге формулировка калса, дөрес була дип уйлыйм», — дип белдерде Искәндәр Гыйләҗев.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рафил Ногманов әйтүенчә, Конституциянең бөтен сүзе дә дөрес язылган һәм аны үзгәртергә кирәкми.

«Конституция рус халыклары өчен генә түгел, анда бөтен халыклар турында сүз бара. Зур тырышлык белән язылган Конституцияне ун көндә үзгәртеп кую дөрес түгел дип уйлыйм. Үзгәреш кертелгән очракта халык фикеренә 90 елларда булган милли мөнәсәбәтләр үтеп керергә мөмкин. Халык арасында ызгышлар булмасын дип куркып торам», -дип белдерде Рафил Нугуманов.

Россия Федерациясе Дәүләт думасы депутаты Ильдар Гыйльметдинов әйтүенчә, преамбулага үзгәртү кертү турында сүз дә булуы мөмкин түгел.

«Беренчедән, президент үзенең чыгышында преамбулага үзгәрешләр кертергә кирәк дигән фикерне әйтмәде. Бу бары кайбер аерым шәхесләрнең фикере, аларга таянып Конституциягә үзгәрешләр кертә башласак, ерак бара алмыйбыз.

Икенчедән, үзгәреш кертүне кирәк дип тә санамыйм, чөнки ул дөрес язылган. «Күп милләтле халык» булып бүген дә, иртәгә дә, алга таба да калачакбыз һәм ул безнең илебезнең эчтәлеген билгели», — дип белдерде Ильдар Гыйльметдинов.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы Индус Таһиров преамбуланы үзгәртүгә каршы.

«Преамбулага үзгәртү кертүгә мин каршы, бернинди үзгәртү кирәкми, анда дөрес язылган. Ул бары тик уен гына: халыкны башка юнәлешкә кертеп, булмаган проблеманы бар итеп күрсәтергә тырышып уйнау, ләкин уйнаган чагында да чамалап уйнарга кирәк», — диде Индус Таһиров.

Россия Федерациясе Дәүләт думасы депутаты Фатих Сибәгатуллин та преамбулага үзгәреш кертү яклы түгел.

«Барысы да преамбуланы үзгәртик диләр, Президент тарафыннан куелган бурыч преамбула үзгәртү турында түгел. Мин аны үзгәртергә дә кирәк түгел дип саныйм», — дип хәбәр итте Фатих Сибәгатуллин.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100