Режиссер Айдар Җаббаров тормышындагы үзгәрешләр турында сөйләде: «Өйләнгәч кенә аңладым»

«Ситса туй», «Хуш, авылым», «Казанга Тукай кайткан» һ.б. спектакльләр режиссеры Айдар Җаббаров «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында кунак булды. Ул алып баручы Лилия Кадыйрова белән өйләнү аның тормышына керткән үзгәрешләр турында сөйләште.
Режиссер узган елның октябрендә өйләнде.
– Син бит хәзер гаиләле булдың. Буйдак егетләр исемлегеннән төшеп калдың. «Яңа гасыр» телеканалы телесериалы йолдызы Эльвина Насыйбуллина белән гаилә кордыгыз. Чын күңелдән котлыйбыз! Гаилә тормышы ничек? Нәрсәдер үзгәрдеме? Хәзер ир-ат үзе өчен генә түгел, гаилә өчен дә яши бит.
– «Үзе өчен генә яшәми», – дип, дөрес әйттегез. 33 яшьтә бит мин шулай формалашкан: бүген кич Камал театрында репетиция үткәрсәм, иртән Мәскәү театрында. Аллаһка шөкер, самолетлар очып тора. 1 сәгатьлек юл. Менә шулай йөрүе минем өчен норма иде, чыктың-киттең. Минем рюкзакта теш щеткасы һәм пастасы, кайсы шәһәрдә уянырга туры килүен белмәскә дә мөмкинмен. Өйләнгәч кенә аңладым, бу – норм түгел икән. Иң мөһиме, ничектер төпләнергә.
Кайвакыт үземне икегә-өчкә бүләсем килә. Бер өлешне гаиләдә генә калдырыр идем, икенче өлеше эшләр иде, өченчесе укытыр, аннары – дуслар. Гаиләдә көч табам. Әлегә аңлап караганы өчен Эльвинага рәхмәт! Киләчәктә бер шәһәрне сайларга иде, болай йөрүдән туктарга кирәк.
– Ул шәһәр – Казандыр бит?
– Әлегә сайлыйбыз. Эльвинаны үз лагеремә тартам. Айдар – режиссер үзе генә түгел. Хәзер без икәү, минем беренче идеяләрне һәм фикерләремне Эльвина ишетә, кайвакыт ул идеяләр аның комиссиясен уза алмый. Хәзер бергә иҗат итәбез.