news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Режиссер Айдар Җаббаров өйләнгән

news_top
Режиссер Айдар Җаббаров өйләнгән

Танылган режиссер Айдар Җаббаров өйләнгән. 4 октябрьдә ул сөйгәне белән никах укыткан.

Күңелле яңалык белән социаль челтәрләрдә Айдарның хатыны Эльвина Насыйбуллина бүлеште, ул сөйгән яры белән матур видео урнаштырган. Эльвина – «ТНВ» каналында «Һава торышы»н алып баручы булып эшләгән, татар сериалларында төшкән. Эльвинага 23 яшь, ул Казан театр училищесын тәмамлаган.

Яшь гаиләне шатлыклы вакыйга белән белән социаль челтәрләрдә Айдарның якын дусты, Әлмәт театры артисты Динар Хөснетдинов та котлаган. Ул мәҗлестән видео белән уртаклашкан.

Фото: © Динар Хөснетдинов урнаштырган видеодан скриншот

Эльвина Насыйбуллина 20 июльдә сөйгәненең тәкъдим ясавы турында пост урнаштырган иде. Посттан аңлашылганча, бу Таиландта булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар