news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Резидә Шәрәфиева кабат «кайтты»: «Ул бу көнне зарыгып көтте»

60 яшьлек юбилеен ул өзелеп көтә, юбилей концертына әзерлек эшләрен дә башлап җибәргән була, әмма... Көтмәгәндә, 2025 елның 19 июль кичендә, аның гомере өзелә. Әйе, сүз яраткан җырчыбыз, Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева турында бара.

news_top
Резидә Шәрәфиева кабат «кайтты»: «Ул бу көнне зарыгып көтте»
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Юбилей урынына – искә алу кичәсе

Узган атнада «Чулпан» мәдәният үзәгендә 60 яшьлек юбилее уңаеннан Резидә Шәрәфиеваны искә алу кичәсе узды. Нәкъ ярты ел элек шул ук бинадан җырчының җәсәден алып чыгып киттеләр. Җырчыны озатканда да, искә алу кичәсенә дә халык бик күп килде. Хәтта билетсыз керергә теләүчеләр дә юк түгел иде. Чын халык җырчысын искә алганда башкача булуы мөмкин дә түгелдер.

Кичә концерт рәвешендә барса да, аны алай атарга никтер тел әйләнми. Ул үзгә кичә иде, Резидә Шәрәфиева үзенең соңгы теләген үтәргә, соңгы җырын башкарырга кайткан сыман тоелды. Тоташ 3 сәгать дәвам иткән кичәдә менә-менә сәхнә артыннан җырчы үзе килеп чыгар кебек иде.

«Ул бу көнне бик зарыгып, хыялланып көтте. Резидә апа юбилей кичәсен 25 ел эшләгән Казан шәһәр филармониясенең «Чулпан» мәдәният үзәгендә үткәрергә теләде. Ул мондадыр һәм әлеге матур юбилейны күзәтәдер дип өметләнәбез. Соңгы көннәрендә ул «Саулык» дигән җырга тап булды һәм аны дусларына, туганнарына, тугры тамашачыларына башкарырга теләде», – диде кичәне алып баручы Алмаз Мирзаянов. Һәм иң беренче булып сәхнәдән Гөлнара Тимерҗанова башкаруында «Саулык» җыры яңгырады.

Әлеге җырның беренче булып яңгыравы да символик, чөнки соңгы елларны Резидә Шәрәфиева авырый һәм «саулык» аның өчен иң кадерле әйберләрнең берсе була. «Кара әле, искитмәле шигырь бу. Терелеп чыгу белән эшләтәм мин моны. Раилкәем, клибын мәчет янында төшерербез», – дигән була ул якын дусты, ярдәмчесе Раил Рамазановка. Сүз уңаеннан, әлеге кичәнең сценаристы һәм режиссеры да нәкъ менә Раил Рамазанов иде.

Аш-су остасыннан – халык артистына кадәр

Тамашачылар татар халкы сандугачының балачагыннан башлап соңгы көннәренә кадәрге тормыш юлын бергәләп үтте. Экрандагы видеоязмалар, интервьюлардан өзекләр, театральләштерелгән күренешләр, шигырьләр, дусларының һәм хезмәттәшләренең истәлекләре, төрле чорларда иҗат ителгән җырлар – һәрберсе, пазл кисәкләре кебек, бербөтен картинаны тупларга һәм Резидә Шәрәфиеваның тормыш юлын тулылыгында күзалларга ярдәм итте.

Алмаз Мирзаянов сөйләвенчә, җырчының музыкаль таланты 5 нче сыйныфта ук ачыла. Әтисе ягыннан туганнары педагоглар булганга, ул Минзәлә педагогик көллиятендә белем ала һәм аның мәдәни тормышында актив катнаша. Укуын тәмамлагач, аны юллама буенча Кадрәк авылына җибәрәләр, ләкин укытучы урыны булмау сәбәпле, ул интернатта аш-су остасы, җыештыручы һәм завхоз булып эшләргә мәҗбүр була. Шулай да, иҗатка омтылышы Резидә Шәрәфиеваны Казанга алып килә – анда ул рәссам-бизәүче һөнәрен үзләштерә. Тиздән Чаллыга эшкә кайтып, «Кыйбла» клубына йөри башлый. Нәкъ менә шунда аның талантын «Сердәш» ансамбле җитәкчесе Ринат Гобәйдуллин күреп ала һәм үз коллективына чакыра.

Резидә Шәрәфиеваның иҗат юлындагы киләсе мөһим адымнары турында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе киңәшчесе Ринат Закиров искә алды. Аның фикеренчә, Казанга килү җырчының язмышында хәлиткеч борылыш ясый.

«Атаклы композитор Ринат Гобәйдуллинның Чаллыда җырчылар белән эшләвен белә идем, ә бер төркем җырчыларны җыеп, «Казан» милли мәдәният үзәгендә оештырган концертында Резидә Шәрәфиеваны ишетеп, аның уникаль тавышка ия булуын аңладым. Икенче көнне Ринатка шалтыратып: «Әгәр дә каршы килмәсәң, Резидәне Казанга чакырыр идем», – дип әйттем. «Киләчәктә үсәргә мөмкинлеге бар икән, мин риза», – дип җавап бирде ул. Шулай Резидә Казанга килеп, «Казан» милли мәдәният үзәгенә урнашты. Шул чордан башлап соңгы сулышына кадәр без бергә булдык. Без аны бөтен яктан да хуплый идек, ул, чыннан да, халкыбызның моңлы сандугачы булды», – дип искә алды ул.

«Юктан да кызык таба белә торган Резидә апа...»

Кичәдә озак еллар бергә эшләгән хезмәттәшләре – Равил Галиев, Бәширә Насыйрова, Зөфәр Хәйретдинов, Рөстәм Асаев, Рөстәм Закиров, Рәсим Низамов, Ләйсән Мәхмүтова, Сиринә Зәйнетдинова, Фәридә–Алсу дуэты һәм башкалар Резидә Шәрәфиеваның популяр җырларын башкардылар.

«Бер яктан, бүген бу бик моңсу бәйрәм булса да, икенче яктан, ул иң якты бәйрәмнәрнең берсенә әйләнер алдагы көннәрдә. Чөнки без Резидәне чиксез ярата идек, юксынабыз һәм аны мәңге онытмаячакбыз. Ул безнең җырларыбызда яшәр. Мин үзем Резидәнең җырлавын бик яратып, аның өчен махсус 12 җыр яздым. Һәм ул аларның барысын да тиешенчә җырлап, халыкка җиткереп, популяр итте», – дип искә алды композитор, Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдинов.

Алмаз Мирзаянов җырчының һәрвакыт күтәренке рухта булуын һәм тормышны яратуын аерым билгеләп үтте.

«Ул бервакытта да сыкранмады, зарланмады, аның елаганын күргән булмады. Ул беркайчан да гайбәткә катышмады, аның янында моңаеп утырган кешене дә очратмадым. Резидә апа һәрвакыт кызыклы вакыйгаларга юлыга торган, юктан да кызык таба белә торган кеше иде.

«Казандагы рестораннарның берсенә җырларга чакырдылар. Барып кердем, җырлыйм... Халыкның шулкадәр куанып кул чапканнарын хәтерләмим! Шатландылар, сөенделәр... Соңыннан гына ачыкланды: мин 1 ай алдан булачак чарага барып җырлаганмын икән», – дип, шуны куанып, шатланып сөйләгән иде. Юктан да кызык таба белә торган Резидә апа бит ул», – диде ул.

Күпчелек артистлар Резидә Шәрәфиеваның һәрвакыт ярдәмгә әзер торуын, нинди генә тапшыру яки концерт булмасын, беркайчан да баш тартмавын искә алды.

«Мин кулинар тапшыруымны башлап җибәргәндә, җырчыларның күбесе, яңа проект булгач, килергә курка иде. Ә Резидә апага шалтырату белән, ул һәрвакыт: «Яхшы, килермен!» – дип җавап бирә иде. Нинди генә үтенеч белән мөрәҗәгать итсәң дә, ул бервакытта да «юк» димәде», – дип сөйләде Булат Бәйрәмов журналистларга.

«Бер анага ике баласын югалту – ул бик зур кайгы»

Искә алу кичәсенә җырчының әнисе Рәйхана апа да килгән иде. «Ул ярты ел эчендә 2 баласын югалтты. Бер анага ике баласын югалту – ул бик зур кайгы», – диде Казан шәһәр филармониясе директоры Наил Зыятдинов.

Соңыннан ана үзе дә сәхнәгә күтәрелеп, тамашачыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Сез аны яратып кабул иттегез, соңгы юлга хөрмәт һәм алкышларыгыз белән озаттыгыз. Сезнең ишекләрегезне беркайчан да кайгы җиле какмасын, балаларыгыз үзегез өчен терәк булсын», – диде әни кеше күз яшьләре аша.

Кичәдә чыгыш ясаучы артистлар арасында Резидә Шәрәфиева белән 30 ел дәвамында Татарстан буйлап гастрольләрдә йөргән, бик күп тамашачы яраткан дуэтлар башкарган Татарстанның халык артисты Равил Галиев та бар иде. Ул сәхнәдәш дустына чиксез рәхмәтләрен җиткерде.

«Күңелдә хисләр тулы, сөйлисе сүзләр бик күп, ләкин аларның барысын да сүз белән генә әйтеп бетереп булмый. Мин Резидәгә шушы 30 ел дәверендә минем белән бергә булганы өчен бик рәхмәтлемен. Безнең хәтердә ул бары тик матур иҗаты, якты күңеле һәм зур йөрәге белән сакланыр. Рәхмәт сиңа, Резидә!» – диде артист.

Резидә Шәрәфиева иҗатта үз стилен булдырган шәхес иде: сәхнә күлмәкләреннән алып баш киемнәренә кадәр үз эскизлары буенча ясаткан. Аның таланты югары бәяләнә – ул 6 тапкыр «Алтын Барс» премиясе лауреаты була.

Шулай ук аның иҗатында кино сәнгате дә мөһим урын алып тора. 2008 елда, кызы Зөләйха кечкенә булган вакытта, җырчы «Яңа Гасыр» телеканалы төшергән «Сөю көтә йөрәк» телефильмында төшә. Кичә барышында әлеге сериалдан өзек тә күрсәтелде.

Алмаз Мирзаянов билгеләп үткәнчә, Резидә Шәрәфиева гомеренең соңгы көннәрендә дә иҗаттан аерылмый: ул туганнарына һәм якыннарына багышлап шигырь яздыра. Бу сүзләрне күп кенә хитлар авторы Риназ Әхмәтовка тапшыра, ә ул, үз чиратында, шигырьгә искиткеч көй иҗат итә.

Раил Рамазановның теләге буенча, әлеге истәлекле җырны көй авторы Риназ Әхмәтов үзе һәм Резидә Шәрәфиеваның бертуган сеңлесе Дилбәр башкаруында тәкъдим иттеләр.

***

Репортажны язганда, ел ярым элек Резидә Шәрәфиева белән «Яңа Гасыр» телеканалында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында чыккан интервьюны карадым. Анда ул: «Яшь калуымның сере – баламның яшь булуында да. Безгә картаерга да, үләргә дә ярамый. Оныклар үстерешәсе бар, эш күп әле», – дип әйтә. Әмма насыйп булмый шул оныкларын сөяргә, насыйп булмый…

  • Резидә Шәрәфиева истәлегенә багышланган искә алу кичәсе Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә 24 февральдә кабат узачак. Концертта икенче состав булыр дип көтелә. Шулай ук, Резидә Шәрәфиеваны искә алу концертлары 22 мартта Минзәләдә, 23 мартта Чаллыда «Энергетик» мәдәният сараенда үтәчәк.

Нигә көтмәгәндә китеп бардың?

Яз башланды, җәйләр, көзләр бар.

Языласы күпме хикәятләр,

Җырланасы күпме җырлар бар.

Ник көтмәгәндә китеп бардың?.. (Алмаз Мирзаянов)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар