news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Резидә Шәрәфиева истәлегенә: «Тыйнак кына, сабыр гына киттең, бүләк итеп соңгы җырыңны»

news_top
Резидә Шәрәфиева истәлегенә: «Тыйнак кына, сабыр гына киттең, бүләк итеп соңгы җырыңны»
Фото: "Татар-информ" архивы

Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева истәлегенә Зәлия Нуриәхмәтова бик матур шигырь язган. Аны җырчының социаль челтәрдәге сәхифәсенә куйганнар. «Резидә Шәрәфиева безнең күңелләрдә мәңге яшәр. Ул бөтен дөньяны, тормышны, сәхнәне, тамашачыларны өзелеп яратты. Аның күпме хыяллары калды», – дип язалар пост янына.

«Син аерым булдың бу дөньяда…

Бар булышың, бәрхет тавышың.

Син үзеңчә ярдың үз юлыңны,

Матур булды сәхнә тормышың.

Язмыш биргән авыр сынауны да,

Баш имичә, горур каршы алдың.

Күрсәтмәдең кайгы-сагышыңны,

Син сәхнәдә һәрчак елмайдың.

Моңнар салып халкың күңеленә,

Белгертмичә эчтә барыңны.

Тыйнак кына, сабыр гына киттең…

Бүләк итеп соңгы җырыңны.

Яхшыларны иртә ала күкләр,

Сызланмасын, диеп, җаннары.

Зар елатып, Резидәкәй китте,

Калды җирдә моңлы җырлары».

Резидә Шәрәфиеваның сәхифәсе аша җырларының эше тәмамлану, дүшәмбедән барлык яңа җырларын музыкаль мәйданчыкларда тыңлап булачагы турында да хәбәр итәләр.

Резидә Шәрәфиева 19 июль көнне каты авырудан вафат булды. Аны туган ягы Минзәлә районы Наратлы Кичү авылында соңгы юлга озаттылар.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 2 август 2025
    Исемсез
    🙏🙏🙏 Алла Иман байлыгы бирсен Рэхмэт фэрештэлэре каршы алган булсын🙏🙏🙏🙏🙏
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар