Резидә Кадыйрова истәлегенә: «Аның җырлары халыкка күңел юанычы булды»
Казанда Татарстанның атказанган артисты Резидә Кадыйрова белән хушлаштылар. «Интертат», мәрасимдә катнашкан шәхесләрдән Резидә Кадыйрова турында сорашып, якты истәлекләр туплады.
Татарстан мәдәнияте югалту кичерә. Татарстанның атказанган артисты Резидә Кадыйрова арабыздан мәңгелеккә китеп барды. Соңгы елларда, каты авыруы сәбәпле, сәхнәләрдә күренмәсә дә, ул халык күңелендә йомшак, бәрхет тавышлы, затлы җырчы буларак яшәде. Резидә Кадыйрованы тамашачы «Шәмдәлләр», «Әнием шәле», «Юлларыңда киртә булмам», «Мәхәббәт җимешләре» һәм башка бик популяр җырлары аша белә һәм ярата.
Резидә Кадыйрова белән кичә Казанның «Ал таң» мәчете янында бәхилләштеләр. Хушлашу мәрасимен Татарстанның атказанган җырчысы Ильяс Халиков алып барды. Алар Резидә Кадыйрова белән әнисе ягыннан туганнар. Мәрасимгә артистның балалары, якыннары, сәхнәдәш дуслары һәм иҗатын хөрмәт иткән күпсанлы тамашачысы килгән иде. Язның иң матур - агачлар шау чәчәктә утырган, бар дөнья яшеллеккә күмелгән мәлендә китеп барды Резидә апа мәңгелек йортына.
Гөлнира Абдрахманова, «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәгенең матбугат бүлеге җитәкчесе, Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре:
«Резидә белән без иҗатының башлангыч чорында танышкан идек. Ул безнең радиода «Шәмдәлләр» җырын яздырды. Шул вакыттан аның белән күрешә, аралаша башладык. Безнең бергәләп иҗат иткән берничә җырыбыз бар – «Туган көн», «Җаныңның җылысы» һ.б. «Әнкәй шәле» җырыбыз аеруча популяр булып китте, бүгенге көнгә кадәр радиоларда яңгырый. Динә Мөхәммәтҗанова сүзләрен бирде, миннән көй язуымны сорады. Нәтиҗәдә күңелгә үтеп керә торган, матур җыр туды. Шулай итеп, кышкы салкын бер кичтә Резидә әлеге җырны иңенә асылынган шәлен күтәрә-күтәрә, елый-елый яздырды. Студиядә мин дә аның янәшәсендә булдым. (Резидә үзе дә, әнисе дә бик оста шәл бәйләүчеләр булган).
Резидә һәрвакыт күңелгә үтеп керә торган, мәгънәле җырлар гына сайлый иде. Радиода тапшырулар алып баручы буларак, миңа Резидәнең Чаллыда һәм Казанда узган беренче концертларында да катнашырга, алып барышырга туры килде.
Ислам дине буенча, ата-ананың бурычы - үзеннән соң догачы, иманлы, намуслы балалар калдыру. Резидә Кадыйрованың ике улы - Искәндәр, Идрис намазлы, динле балалар. Аларга карап сокланырлык. Димәк, балаларына дөрес тәрбия биреп, Резидә бу яктан да үзенең фани дөньядагы бурычын үтәп киткән диясем килә. Балалары соңгы көннәренә кадәр әниләре янәшәсендә булганнар.
Фото: © Резидә Кадыйрованың олы улы Искәндәр
Резидәнең ихлас, бик түзем, сабыр булуын да билгеләп үтәргә кирәк. Ничә еллар дәвамында авырса да, үз хәлен матбугатка чыгармады. Аның менә шулай сабырлык күрсәтүе дә иҗатын яраткан тамашачыларына үрнәк булып тора.
Соңгы елларда бик аралашмасак та, танышларыбыз аша Резидәнең хәлләрен белешеп тора идем. Резидә ныклап Коръән укырга өйрәнде, биш вакыт намазын укыды. Сәхнә кешесенең шулай дингә килүе, догалар укып, дини гыйлемен балаларына җиткереп яшәве бик күркәм күренеш.
Аны рәхмәт фәрештәләре каршы алып, кабердә сорау алулар җиңел булсын. Рухын шат кылып, урыны җәннәтләрдә булса иде!» - дип, сүзен төгәлләде Гөлнира ханым.
Фото: © Уртада – Дилбәр Фәиз, сулда – Динә Мөхәммәтҗанова, уңда – Гөлнира Абрахманова
ИлСаф, Татарстанның атказанган артисты:
«Без Резидә белән күршеләр булып тордык. Бик аралашып, матур яшәдек. Бергәләп концертларга йөри идек. Бергәләп ерак юлларга да чыгарга туры килә иде.
Укытучы буларак Резидә балалар тәрбияләсә, сәхнәдә дә әлеге миссиясен башкаруын дәвам итте. Үзенең иҗаты аша берсеннән-берсе мәгънәле җырларын халыкка җиткерде. Аның җырлары халыкка күңел юанычы булды.
Барлык коллегаларыбыз исеменнән якыннарының авыр кайгысын уртаклашам. Резидәнең җырлары гел истә булыр һәм алга таба да сәхнәләрдә җырланыр дип өметләнәм».

Асаф Вәлиев, Татарстанның халык артисты:
«Резидә Кадыйрованың китүе - татар мәдәнияте өчен зур югалту. Резидә ханымның һәр җырыннан моң агылып торды. Матур тавышлы, йомшак тембрлы җырчы иде. Аның матур җырларын яшьләр дә башкарсын иде. Чөнки алар бик мәгънәле.
Резидә белән шактый гына концертларда катнаштык. Ул үзе бик гади иде. Шул ук вакытта аның йөзеннән дә, сөйләшүеннән дә укытучы булуы күренеп торды.
Барлык туганнарының авыр кайгысын уртаклашам. Резидәнең урыны җәннәттә, рухы шат булсын. Аның башкарган җырлары татар халкының йөрәгендә мәңге сакланыр».
Дилбәр Фәиз, «Болгар радиосы» алып баручысы:
«Резидә апа Кадыйрова хәйриячелек белән шөгыльләнде. Минем «Капка» дигән тапшыру алып барган вакытым. Шул чакта Резидә апа бер авыр хәлдәге гаиләгә ярдәм итүебезне сорап, элемтәгә чыкты. Тапшыру әзерләп, шул вакытта Резидә апа һәм тыңлаучыларыбыз ярдәме белән, шул гаиләне бүлмәле иттек.
Резидә апа бик ярдәмчел кеше булды. Бер йорт-җире булмаган абыйга да ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән иде. Ул аны ашатып, кулыннан килгәнчә булышып торды.
Резидә апа киң күңелле, игелекле эшләргә ачык кеше булды. Әмма үзе хәйриячелек белән шөгыльләнгәнен беркемгә дә белдерергә теләми иде».
Йолдыз Шәрәпова, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә, Язучылар берлеге әгъзасы:
«Резидә минем күңелемдә татар сәхнәсенең иң матур җырчысы буларак сакланачак. Аның тавышы йөрәккә үтеп керә торган иде. Үзе китсә дә, ул миңа киткән сыман да булмас, чөнки аның җырлары безнең арабызда яшәячәк. Әле Резидә Шәрәфиеваны да кат-кат әйләндереп тыңлап утырам. Искиткеч моңлы җырчыларыбыз берсе артыннан берсе китеп бардылар бит, нишләтәсең…
Резидә минем 9 җырымны җырлады. «Оныттырма», «Нарат җиләге», «Бәхет телим» кебек җырлары аеруча якын. Ләкин ул күңелләргә үзенең кабатланмас «Шәмдәлләр»е белән керде. Халык гөрләтеп алкышлап каршы ала, шулай ук озатып кала иде үзен. Бик авыр 90нчы елларда, халык концерт-театрларга йөрмәгән чорда да, Резидәнең «Шәмдәлләр»енә тулып килә иде».

Шагыйрә, Динә Мөхәммәтҗанова - Резидә Кадыйрованың «Әнкәй шәле» җырының сүзләре авторы. Динә ханым белән Резидә Кадыйрованы нәкъ тә менә шушы җыр якынайткан.
«Бүген безнең өчен көн бик авыр, кайгылы көн. Яраткан дустым Резидә Кадыйрованы бакыйлыкка озаттык. Аның белән без минем тормышымның бик катлаулы вакытларында дуслаштык. Ирем вафат булгач, күңелемнең тулышкан мәлендә, әлеге шигырь юллары туды. Бу тормышта, ничә яшьтә булуыңа карамастан, һәркемгә әни кирәк. Минем дә күңелемә «әнкәй исән булса, кайгыларым да җиңелрәк узар иде» дигән уй килде һәм бер-бер артлы «Әнкәй шәле»нең юллары язылды. Гөлнира Габдулла көенә Резидә бу җырны бик матур итеп, яратып башкарды. Чөнки аның үзенең дә әнисе бик яшь килеш, Резидәгә нибары уналты яшь булганда киткән. Ул «Әнкәй шәле»н, тормышына кагылган җыр буларак, йөрәге аша үткәреп җырлады. Шуңа да ул халык күңеленә барып иреште.
«Үстермәгез өйдә каен гөлен» җырымны да бик матур итеп башкарды Резидә. Каен гөле ялгызлык китерә торган гөл. Ул чәчәк атса, куркырга кирәк, чөнки кешегә кайгы килә. Аның сүзләре дә әнә шул ялгызлык тели дигән сүзләрдән чыгып язылды.
Резидә дустымның авыр туфрагы җиңел, каберләре нурлы булсын».
«Апанай» мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабировның әнисе Нурдидә ханым Сабирова Резидә Кадыйрова белән бер йортта яшәгән, соңгы көннәрендә дә янәшәсендә булган. Ул аның Коръәнне тирәнтен укырга өйрәткән мөгаллимәсе дә әле.
«Мин Резидәне җырчы буларак белә идем. Моңлы, кабатланмас тавышы йөрәгемә кереп утырып, аны якыннан күрәсе килү теләгем булды. Әлеге теләгемне Аллаһы Тәгалә ишетте – алар гаиләләре белән безнең йортка килеп урнаштылар, шул рәвешле, күрешеп, Коръән уку сәбәпле, еш аралашып яши башладык.
Әле минем белән танышканчы ук Резидә гарәп хәрефләрен өйрәнгән. Дингә омтылышы, динне өйрәнү теләге аның күңелендә элек-электән булган инде. Күптән бер тирәдә яшәүче дин кардәшләребез белән Коръән укырга җыела идек. Шуларның берсендә яныбызга Резидә килеп керде. Шул вакытта аның белән якыннан сөйләшеп, дуслашып киттек. «Мин сезнең белән Коръән укыр идем», - дип әйтте. Аның Коръәнне тәҗвид кагыйдәләре белән, тагын да төплерәк итеп, ныграк үзләштерәсе килде. Һәм ул шулай булды да. Резидә үзенең белемнәрен тагын да тулыландырды. Беркөнне без аның белән Коръән укысак, икенче көнне исә тәфсиренә туктала торган идек.
Менә хәзер генә уйлыйм, аның укыганнарын яздырып та аласы калган икән. Кеше тормышында шундый үкенечләр була шул инде. Резидә бик матур итеп теләкләр тели, «Ул теләкләр минем күңелемнән чыга», – дип әйтә иде.
Резидә һәрвакыт зекерләр әйтте, кулында гел тәсбих иде. Телдә вакытта зекер әйтүдән туктамады, биш вакыт намазын калдырмады».
Хушлашу тәмамланганнан соң җырчының җәсәде Казанның Мирный бистәсе зиратында гүргә иңдерелде. Күпләрнең яраткан артисткасы Резидә Кадыйрованың урыннары оҗмахта булсын, җанын рәхмәт фәрештәләре каршы алсын.
«Интертат» сайты редакциясе җырчының балалары, якыннары, туганнарының авыр кайгысын уртаклаша.

Резидә Кадыйрова турында белешмә:
1961 елның 22 апрелендә Татарстан АССР Мамадыш районы Уразбахты авылында алты кызлы гаиләдә төпчек бала булып туган. Биш яшьтән җырлаган, югары сыйныфларда мәктәп хорының төп солисткасы булган.
Сигез класстан соң Лаешта техникумын тәмамлап, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга кергән. Студент вакытта университетның Ирнис Хәкимуллин җитәкчелегендәге татар халык хорында җырлаган (башлап җырлаучы булган). Фестивальләрдә, агитбригадаларда катнашкан.
1985 елдан алып, ун ел Вахитов районындагы 98нче мәктәптә татар теле укытучысы, биш ел завуч булып эшләгән. Концертлар бирә башлаган. Мәктәпкә килгәч, драматург Туфан Миңнуллин аңа профессиональ рәвештә музыка белән шөгыльләнергә, «Дулкын» радиосына барып, җырларын яздырырга киңәш иткән. Радиода «Шәмдәлләр» җырын яздыргач, аннары радио тәкъдиме белән альбомы чыккач, танылу алган.
Ул башкарган җырлар арасында аеруча да: «Шәмдәлләр», «Әнием миләше», «Мәхәббәт җимешләре», «Онытма мине, җаным, «Кышкы учак», «Ялган назлар», «Яшь гомер», «Кадерен белмәдең», «Әнием шәле», «Ташлап китмә», «Нарат җиләге», «Мин килермен каршыңа», «Мәңге яшисе килә», «Юлларыңда киртә булмам», «Киек казлар», «Бәхет кошым» кебек җырлары популяр.