news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Резидә Әхмәтвәлиева Фирдүснең фанаткалары турында: «Очрашасы килә, дип язалар»

news_top
Резидә Әхмәтвәлиева Фирдүснең фанаткалары турында: «Очрашасы килә, дип язалар»
социаль челтәрләр

Җырчы Фирдүс Тямаевның тормыш иптәше Резидә Әхмәтвәлиеваны сәхнә артында «Туган тел» телеканалындагы «Сер итеп» тапшыруы алып баручысы Роза Хәйруллина «тотып алган».

Фирдүс күп хатын-кызларның фанаты булгач, аңа төрле хатлар, шалтыратулар киләдер. Син боларны ничек кабул итәсең, Резидә?

Мин аңлыйм Фирдүснең сәхнә кешесе булуын. Сәхнә кешесенә ул хас әйбер, ул булырга тиеш тә. Мин аны бу тема белән борчымыйм, шатланам гына. Фанатларың, сине яратучы кешеләр күп булсын, дим. Көнләшү юк.

Үз күзләрең белән укыганың юкмы шундый кызлар язган хатларны?

Бар, кайвакыт, икәүләп тә укып утырабыз андый хатларны. Без сезне бик яратабыз, сезнең белән очрашасы килә, дип тә язалар.

«Фирдүс, сиңа кияүгә чыгасым килә, аерылыш», – дип язмыйлармы?

Андый хатлар да килгәне булды. Төрлесе бар.

Кемнән сорама, «Резидә тыныч холыклы, алар шуңа матур гаилә», – диләр. Ә Фирдүснең кызу канлы булуын беләбез. Сезнең башыгызга «мин дә кызу канлы булсам, гаиләбез әллә кайчан таркалган булыр иде» дигән уйлар килгәне юкмы?

Әгәр дә мин дә аның кебек кызу, актив булсам, безгә уртак тел табу бик кыен булыр, без гел ачуланышып, талашып яшәр идек. Минем тыныч булуым, бәлки, безне гаилә итеп тотадыр да.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар