Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Резидә Шәрәфиева «Фидакяр хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде

«Сәхнәгә нинди җыр белән чыксам, шул җырның эчтәлегенә кереп, тамашачыга җиткерергә тырышам», - диде җырчы.

news_top_970_100
Резидә Шәрәфиева «Фидакяр хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде
https://tatarstan.ru

Татарстанның халык җырчысы, Казан шәһәр филармониясе солисты Резидә Шәрәфиева Татарстанның «Фидакяр хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.

— Без халыкка, тамашачыга хезмәт итәбез, бу зур бүләк минем өчен. Хезмәтемне күреп бәяләгән өчен рәхмәтлемен. Бу медаль киләчәктә яңадан-яңа үрләргә ирешү өчен бик зур көч, дәрт бирә. Алга таба да халыкка хезмәт итәргә язсын. Артист кешесе тукталса, артист була алмый. Ул һәрвакыт уйлануда.

Казан филармониясендә төрле чаралар үткәрәбез. Театральләштерелгән музыкаль концерт программалары әзерлибез, шигырь дә сөйлибез, биибез дә, уйныйбыз да, җырлыйбыз да, бөтен яктан да артист без хәзер. Бик ошый болай эшләү.

Сәхнәгә нинди җыр белән чыксам, шул җырның эчтәлегенә кереп, тамашачыга җиткерергә тырышам. Нәрсәдер башка әйбер уйлап чыксаң, җырга кереп булмый. Яңа җырлар көтелә, шулхәтле күп матур җырларым бар. Күңелемә салмаграк җырлар ошый, әмма тамашачының гел моңсуланып кына да утырасы килми бит, шуңа репертуарда кызурак җырлар да бар. Шулай иҗат итәргә язсын, — дигән теләген җиткерде Резидә Шәрәфиева «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100