Резедә Төхвәтуллина Винарис – Лилия туе турында: «Усал телле гаеп эзләүчеләр дә булды»
Кәрим Тинчурин театры артисты, җырчы Резедә Төхвәтуллина дуслары Винарис белән Лилиянең туеннан матур фотолар һәм күңелле мизгелләр видеоларын куйган. Бу уңайдан үз фикерен дә белдергән.
«Винарис белән Лилия туенда булдам. Урта яшьтә дә кавышып, туйлар уздырып, бәхетле мизгелләр кичереп була икән дип, алар өчен чын күңелемнән шатланып кайттым.
Биедек, җырладык.
Инде усал телле, гаеп эзләп, вакыйгадан пиар ясап, төрттереп, чәнчеп алучылар да булды.
Яшәргә кирәк. Кеше бәхетенә шатлану гомерне озайта.
Яратып, яратылып, һәр мизгелдә үзебезне бәхетле итик. Бар да үз кулыбызда.
Бернигә карамый,
Мәхәббәтсез яшәү ярамый», – дип язган артист.
Комментарийларда Винарис белән Лилияне гаилә корулары белән котлауларын, матур теләкләр язуларын дәвам иткәннәр.
Винарис Ильегет һәм Лилия Хәмитова туе: мәҗлестә бәйрәм иткән артистларны яклау кыйссасы