Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Резедә Шәрәфиева белән Равил Галиев кабат бергә...

news_top_970_100
Резедә Шәрәфиева белән Равил Галиев кабат бергә...
"Татар-информ" архивы

Резедә Шәрәфиева белән Равил Галиев соңгы елларда сәхнәдә бергә күренмәделәр. Әлеге дуэт таркалган икән, дигән имеш-мимешләр дә йөрде. Хәтта, Равил Галиев сәхнәдән югалып торуында Резедә Шәрәфиеваны да «гаепләде».

Җәй көне Азнакайда узган «Зәйнәбфест» концертында Равил абый «Интертат»ка эстрадан читләшүенең бер сәбәбе турында болай дип сөйләгән иде:

– Әйе, сәхнәдә элеккеге кебек актив эшләмим. Бу – Резедә Шәрәфиеваның Чаллыдан Казанга китүе белән дә бәйледер. Чөнки ул Чаллыда яшәгәндә, без эстрадада бик актив эшләдек. Иҗатлар ул вакытта гөрләп тора иде. Аның китүе, араларның ерагаюы да сәбәпче булгандыр, – диде.

Ләкин, ул, киләчәктә Резедә белән эшчәнлегебезне яңартып җибәрәчәкбез, тамашачы безне янәдән бергә сәхнәдә күрәчәк әле, дип вәгъдә иткән иде.

Җырчының сүзләре чын булган. Менә алар яңа программа белән янә бергә концерт куярга әзерләнеп яталар икән. Бу турыда Резедә Шәрәфиева социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр иткән.

«Яраткан тамашачым, менә без әкренләп, режиссерыбыз белән, 15-16 февральдә «Чулпан» мәдәни үзәгендә узачак «Рәхмәт сиңа» дип аталган концертыбызга әзерләнәбез. Равил (Равил Галиев. – авт.) белән сезне көтәбез! Салкын кичләрне бергәләп җылылык дөньясында үткәрик! Көтеп калабыз сезне... Ихтирам белән, Резедә Шәрәфиева», – дигән җырчы.

Видео: Резедә Шәрәфиеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100