Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Равил Галиевның сәхнәдән югалуына Резедә Шәрәфиева гаепле?

Равил Галиев белән Резедә Шәрәфиеваны тамашачы тагын кайчан сәхнәдә күрәчәк?

news_top_970_100
Равил Галиевның сәхнәдән югалуына Резедә Шәрәфиева гаепле?
«Татар-информ» архивы

Равил Галиев соңгы арада сәхнәдән, эстрададан читләште. Азнакайда узган «Зәйнәбфест»та ул читләшүнең ике сәбәбен әйтте. Берсе Резедә Шәрәфиева белән бәйле икән.

Сәхнәдән югалдым, дип әйтсәм дә бик дөрес түгел инде. Әйе, эстрадада, сәхнәдә элеккеге кебек актив эшләмим. Бу – Резедә Шәрәфиеваның Чаллыдан Казанга китүе белән дә бәйледер. Чөнки ул Чаллыда яшәгәндә, без эстрадада бик актив эшләдек. Иҗатлар ул вакытта гөрләп тора иде. Аның китүе, араларның ерагаюы да сәбәпче булгандыр.

Резедә белән эшчәнлегебезне яңартып җибәрергә дип сөйләштек. Казанда бер режиссер егет яңа концерт программасына сценарий төзеп ята. Тамашачы безне яңа программа белән сәхнәдә тагын күрәчәк әле. Яңа җырлар булачак. Ике җыр «табадан төшәргә» тора. Гөлназ Закирова бик матур гына бер җыр язып бирде. Тагын берсе – Чаллының бер үзешчән композиторның җыры. Алла теләсә, тамашачы яңа җырларымны да ишетер.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Аннары минем бик мәшәкатьле еллар булды – йорт салдым. Аңа да байтак көч кирәк. Дүрт-биш ел эчендә өй башлап, өй салып, инде ике ел шунда яшибез. Мин хәзер – Тукай районы Әҗмәкәй авылы кешесе, – дип сөйләде Равил Галиев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100