Резедә Сәләхова: «Аңлашылмаганрак куйган саен режиссер даһирәк» дигән тенденция китте»
Тинчурин театры артисткасы, кино актрисасы, әдәби-музыкаль чаралар алып баручысы, Казан театр училищесы мөгаллиме, зур талант иясе Резедә Сәләхова «Интертат» хәбәрчесе Рифат Каюмовка интервью бирде. Әлеге материалда сез Резедәнең шәхси тормышы, иҗаты һәм дөньяга карашы белән таныша аласыз.
«Сөт, каймак, эремчек сатудан кергән акчага көн күреп яшәдек»
Көндәлек тормышта синең белән күрешергә туры килә. Мин, чынлап та, сиңа «йолдыз чире кагылмаган» дип әйтә алам. Минемчә, бу – ата-ана тәрбиясеннән киләдер. Әти-әниең сине ничек тәрбияләде? Аларның төп принциплары бар идеме?
Һәр гаиләнең үз кануннары, үз тәртипләре була. Безнең гаиләдә әти – баш. Без аның сүзеннән чыкмадык. Дөрес, әти-әни һәрвакыт киңәшләшеп, бөтенесен уртага салып яшәде һәм бүген дә шулай гомер итәләр. Гаиләдә 2 кыз үстек. Апам Миләүшә миннән 4 яшькә олырак. Без кызлар булгач, гозерләребезне башта әнигә әйтә идек. Ул каршы килмәсә, рөхсәтне әтидән сорый идек. Гаиләдә бөтен эш киңәшләшеп эшләнде.
Әти хәзер генә йомшарса да, без үскәндә бик җитди, таләпчән булды. Озын чәчемне дә озак еллар буе кистерергә рөхсәт итмәде. 2нче сыйныфта укыганда гына, бик үтенгәч, кыска итеп кистерә алдым. Әти шундый әйберләргә дә бик катгый карый иде. Тырнак буяуны әйтәсе дә юк инде. Бервакыт апа белән тырнак буядык. Әти кулларны өстәлгә куйды да, бармаклар янына зур пычак китереп: «Тагын бер мәртәбә буйыйсызмы? Буясагыз, чабам», – диде. Шуннан соң тырнак буяп йөрмәдек.
Хәзер оныкларына карата шундый йомшак ул. Без «ярамый» дигәндә дә, «бераз ярый инде» ди. Оныклар тугач, адәм баласы бик нык үзгәрә икән. Мин аңа үпкәләмим дә, рәнҗемим дә. Әти-әнигә шундый тәрбия биргәннәренә бары тик рәхмәтлемен.
Әтине «кырыс» дип сөйләсәм дә, ул – чынлыкта бик нечкә күңелле кеше. Без барыбыз да – әнием дә, апам да, үзем дә, хәтта ирем Артем да – нечкә күңеллеләр, бик сентименталь халык. Актерлык һөнәре өчен бу – кирәкле сыйфат инде.
Без бала вакытта әти-әни йорт төзеде. Бөтен акча төзелешкә кереп бара иде. Үзем Казан кызы булып исәпләнсәм дә, без Залесный бистәсендә яшәдек. Сыерыбыз, бозауларыбыз, сарыкларыбыз, тавыкларыбыз, бакчабыз бар иде. Сөт, каймак, эремчек сатудан кергән акчага көн күреп яшәдек. Әти-әнинең хезмәт хаклары төзелешкә кереп барды. Безгә артык әйбер алу булмады. Августта мәктәпкә әзерләнгәндә гаилә белән базарга баргач та, алдан сөйләшенгән кирәкле әйберләрдән кала, бернәрсә дә сорыйсы түгел иде. Бездә бүгенге заман балалары шикелле елап әйбер алдыру юк иде. Һәрнәрсәнең кадерен белеп куллану безне тәрбияләгәндер.
Тәрбиянең тагын бер яхшы ысулы – ул хезмәт. Җәй буе без бакчада эшли идек. Казу, чәчү, су сибү, чүп утау – апа белән минем өстә булды. Бу – безне хезмәткә, дисциплинага өйрәтте. Өйрәнгән эшләребез дә, хезмәт сөю дә алдагы тормышта гел ярдәм итеп килде.
Әти-әниең төп чыгышы белән кайсы яклардан?
Әтием – Яшел Үзән районы Олы Күлбаш авылыннан, ә әнием – Алабуга районы Илмәт авылыннан. Безнең нәселдә ике яктан да артистлар юк, ләкин әни ягыннан укымышлы кешеләр күп. Мәсәлән, аның бертуган абыйсы Фирдәвес Хуҗин – язучы, журналист. Әти ягыннан күбрәк һөнәрчеләр чыккан, алар бөтенесе – гадел, тырыш, туры сүзле кешеләр. Әти, үзлегеннән өйрәнеп, гармунда уйный.
Татар теленә мәхәббәт, аны камил белү кайдан килгән?
Мин үзем дә, апам да Казанның 4нче татар гимназиясендә укыдык. Ул элек Фрунзе урамында иде. Без укып бетергәч, гимназия бинасын иштеләр дә, Чкалов урамына күчерделәр. Ул шундый җыйнак, матур бина булып истә калган. Кабинетларны хәтерләмим, ләкин актлар залындагы Тукайның зур, затлы итеп ясалган портреты бүген дә миңа карап тора сыман. Күп вакытымны актлар залында фортепианода уйнап, кызлар белән җырлап уздыргангамы, шул урын аеруча истә калган. Безнең 5 кыздан торган вокаль ансамблебез бар иде. Без бергә район, шәһәр, республика күләмендә чыгышлар ясый идек.
Фортепианода уйнау, музыка мәктәбенә йөрү үз теләгең белән идеме, яки әти-әниеңнең басымы астында укыдыңмы? Файдасы тидеме?
Файдасы бик тиде. Бала чакта аңламаган булсам да, хәзер яхшы аңлыйм, әти-әниемә, укытучыларыма рәхмәтләр укыйм.
Мине 1нче сыйныфтан музыка мәктәбенә бирделәр. Әниләр бер миллионга – ул вакытта миллионнар заманасы – кара төстә «Казан» дигән фортепиано алып кайттылар. Бу инде безнең гаилә өчен шундый зур чыгым иде. Мин 1 ел укыдым да, апам белән бергәләшеп, «бүтән йөрмибез» дидек. Апам да музыка мәктәбендә укыды. Әти-әниләр: «Юк инде. 1 миллионга фортепиано алдык. Телисезме, теләмисезме – йөрисез», – диделәр. Яңа әсәрләр өйрәнгәндә елый идек, күз яшьләре клавиатурага тып-тып тамып төшә иде.
Тора-бара, бу шөгыль үзебезгә дә ошый башлады. Әнинең музыкаль белеме булмаса да, музыканы ишетү, аңлау сәләте көчле. Ул бик матур җырлый да. Әни безнең уйнаганны аш бүлмәсеннән тыңлап торырга ярата иде. Берәр җирдә ялгышсак, «дөрес басмадың» дип эндәшә иде. Каян аңлагандыр ул Шопен, Шубертларны?
Берзаман безне фортепианодан укыткан Эльвира Илдаровна, кияүгә чыгып, башка шәһәргә күченеп китте. Мин аны шундый авыр кичердем. Укып бетерергә 2 елым калгач, «ташлыйм» дигән фикергә килдем. Завуч миңа: «Синең сәләтең бар. Чулпан Ильязовна дигән бик яхшы укытучыга йөреп кара әле», – дип, мине үгетләп калдырдылар. Аның белән дә беренче көннән үк бер-беребезне бик яраттык. Музыка мәктәбен кызыл дипломга тәмамладым. Диплом алганнан соң да Чулпан Ильязовнага йөрүемне дәвам иттем. Бүгенге хезмәтемдә бу һөнәр миңа бик нык ярдәм итә, чөнки фортепианода уйнаган һәм җырлаган рольләрем шактый.
«Гел бергә булгач, бер-берегезне туйдырып бетермисезме?» – дип сорыйлар»
Ике артистның, ике иҗатчының гаилә булып яшәве ничегрәк? Бер-берегезне «җиргә төшереп» тора аласызмы?
Күп кеше бездән: «Гел бергә булгач, бер-берегезне туйдырып бетермисезме?» – дип сорый. Ике артистның бергә яшәве, киресенчә, бик рәхәт ул! Беренчедән, без һәрвакыт бер үк спектакльләрдә уйнамыйбыз. Бергә репетицияләрдә кайнашкан очракта да, мин Артемны ирем итеп түгел, ә хезмәттәшем буларак кабул итәм. Ул да шулай ук. Икенчедән, ул да йөз төрле эштә эшли, мин дә йөз төрле җиргә чабам. Шуңа күрә бер-беребезне сагынып кайтабыз.
Икебезне чагыштырсаң, мин күбрәк җир кешеседер, ә Артем – романтик. Ул бик хыялый, сәләтле һәм максатчан кеше. Мин аны 6 ел буе кире кактым, ә ул кулын төшермәде, барыбер үзенә каратты. 8 ел элек, өйләнешеп, гаилә кордык.
Гаилә нык булсын өчен, синеңчә, кем кемне күбрәк яратырга тиеш?
Ир-ат дип уйлыйм. Миңа моны әниемнең дә әйткәне бар. Артем мине махсус Санкт-Петербургка алып барып, кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Ул август ае иде. Мин киләсе җәйгә кадәр кияүгә чыгарга әзер түгел икәнемне әйттем. Киләсе елның маенда Артемнар минем кулымны сорарга килделәр. Шул вакытта миңа әни: «Артем – ышанычлы егет. Күзеңә генә карап тора. Актриса һөнәрең үзенчәлекле – бөтен ир дә сине аңламас. Гаиләдә ир-атның көчлерәк яратуы әйбәтрәк тә, мөһимрәк тә», – диде. Мин дә шушы фикер белән килешәм. Шулай ук гаиләнең нык, бәхетле булуы ир белән хатынның бер-берсен бәхетле итәргә тырышуыннан тора. Без бер-беребезгә рәхәтрәк, җиңелрәк булсын дип тырышабыз. Ирем миңа яхшылык эшләсә, мин аңа ничек начарлык белән җавап кайтарыйм?! Андый чакта минем аңа тагы да күбрәк яхшылык эшлисем килә.
Тормыш булгач, төрле вакытлар була: савыт-саба шалтырамыйча тормый. Озак үпкәләшеп йөрисезме?
Артем бөтенләй үпкәли белми. Артемнар гаиләдә 5 бала үскәннәр. Аларның берсендә дә үпкәләү дигән сыйфат юк. Мин әзрәк төртенеп алырга булдырам әле, ләкин озакка түгел, чөнки гаилә мәшәкатьләре белән бер-береңә эндәшмичә йөреп булмый.
«Мин әле һаман әни алдына менеп утырырга яратам»
Төрледән-төрле рольләрдә уйныйсың. Һәрберсен җиренә җиткереп, чын итеп башкарасың. Күптән түгел «Мәдинә» спектакленә барып, синең уйнавыңа сокланып утырдым. Тамашачы буларак та әле аның сюжетын күңелдән җибәрә алмадым. Спектакльдән соң ничек рольдән чыгасың, үз халәтеңә кайтасың?
Үземне рольдән чыга алмыйча азаплана торган актриса дип әйтә алмыйм. Ул уйлануларны, авыруларны репетиция вакытында авырып бетерәбездер. Әле партнерың да ирең булса, гел шуның турында сөйләшәсең. 2 ай, хәтта 6 ай чыгарган спектакльләр бар. «Мәдинә»нең репетицияләре 2 ай барды. Мәдинә роле психологик яктан бик авыр бирелде. 2 ай дәвамында персонажның язмышы өчен еламаган бер көнем дә калмады. Артем: «Җитте сиңа. Янасың, үзеңне сакла», – дип гел әйтә килде. Спектакльнең авторы, режиссеры Илгиз Зәйниев тә рольгә 150 процент бирелүемне әйтте, ләкин мин башкача булдыра алмыйм. «Мәдинә»нең премьерасында 3 көн рәттән уйнадым. Өченче көнгә яшьләрем кибеп бетте. Соңгы көчемне җыеп, башкарып чыктым. Андый рольләрдән соң, күңелдә барыбер бушлык кала. Ул вакытта минем өчен ял, йокы туйдыру кирәк.
Йокы эләгәме соң?
Юк дәрәҗәсендә, әз инде. Без – андый ритмга күнеккән кешеләр. Башкача яшәсәм, күңелсез була башлый. Декрет ялында мин моны аңладым. Бала тапканчы көне-төне чаптым, театрда да рольләрем бик күп иде. Хәзер театрга яшь артисткалар килә, рольләрем азая бара, һәм бу – табигый да. Бүгенге көндә Аллаһ миңа башка юлларны ача. Минем хәзер укыту эшем артып бара. «Апуш» театр студиясендә – мәктәп укучыларын, театр училищесында студентларны укытам, Казан мэриясе тарафыннан оештырылган «Сөйлә» проекты кысаларында балалар бакчасында һәм бер мәктәптә дәресләр, аннан тыш бер гимназиядә театр түгәрәге алып барам. Шулай ук «Китап» радиосында аудиокитаплар, ә «Шаян ТВ» телеканалында татарча мультфильмнарның тавышларын яздырам. Әти-әни һәр эшне җиренә җиткереп башкарырга өйрәтте, шуңа күрә бөтенесен күңелне биреп башкарам.
Шулкадәр эшне башкарырга каян энергия аласың?
Арып кайтканнан соң, улымны күргәч, гаилә кочагына чумгач, арулар онытыла. Урманга чыгып керү көч бирә. Дус кызлар белән берәр җиргә чыгып керү дә тулыландыра. Әти-әни янына кайтсам, әни кочакласа, бик рәхәт булып китә. Мин әле һаман әни алдына менеп утырырга яратам һәм моннан бер дә оялмыйм. Әти-әни исән чакта, аларның җылысын тоеп, кадерләп, яратып каласы килә.
Тәнкыйтькә, хейтерларга ничек карыйсың?
Тәнкыйтькә тыныч карыйм. Аның төрлесе була. Артем, әни белән киңәшләшәм. Дөрес тәнкыйть икәнен аңласам, үземне үзгәртергә тырышам. Хейтерларга килгәндә, Инстаграмны актив алып бармый башлагач, хейтерлар кимеде.
Былтыр Артем белән Питрау бәйрәмен алып бардык. Анда, Сабантуйдагы кебек, калфак киеп чыкмыйсың бит инде. Һәрхәлдә, без анда керәшен костюмыннан идек. Социаль челтәргә урнаштырган фоторәсемгә нинди генә кайтавазлар язып тутырмадылар! Хәтта «динеңне, иманыңны саткансың» дип тә язып куйдылар. Кешеләр, белер-белмәс, дин мәсьәләсенә кагылмасын иде. Мине әти-әни динне хөрмәтләргә өйрәтеп тәрбияләде. Безнең гаиләдә дингә мөнәсәбәт бик җитди.
Артем белән очрашып йөргәндә үк, мөнәсәбәтләребез шактый җитдиләнгәч, әни булачак иремә: «Кызымны никахсыз бирмим. Никах укытсак, син ислам динен кабул иткән булып чыгасың бит. Уйлап бетер», – дип алдан әйтеп куйды. Артем минем тәрбияне, дингә мөнәсәбәтемне белеп йөрде. Аның әтисе керәшен, ә әнисе – татар, шуңа күрә ул ике дин традицияләрен күреп үскән егет иде. Ул 15 яшеннән Казанда мөселманнар арасында яшәгәч, аның: «Ислам динен хәтта күбрәк беләм», – дип әйткәләгәне булды. Шуңа күрә Артем никахлашырга каршы түгеллеген, риза икәнен әйтте. Аны бу адымга беркем көчләп алып бармады. Шушы карарга ул үзе килде.
Артемның әти-әнисе каршы булмадымы?
Юк, каршы булмадылар. Алар басым ясый торган кешеләр түгел.
Камал театрына чакырсалар, китәр идеңме?
– Эстрада артистлары арасында көндәшлек көчле икәнен, аларның интригаларын күреп торабыз. Күбесе сәхнәдә матур булып кыланса да, сәхнә артында бер-берсен күралмый. Театр артистларының сәхнә арты ничегрәк? Рольләр өчен көндәшлек бармы?
Бездә – дустанә мөнәсәбәтләр, Аллаһка шөкер. Үзебезнең театр эчендә дә, башка театр коллективлары белән дә дус мөнәсәбәттә яшибез.
Рольләр өчен көнләшү юкмы?
Бәлки, бардыр, ләкин минем аңа вакытым юк. Әлбәттә, һәр артист «яңа спектакльдә роль бирсеннәр иде» дип хыяллана. Яңа спектакльгә тотынабыз, дигәндә: «Мин булсам ярар иде», – дип хыялланмыйсың икән, димәк, син артист түгел, ләкин миңа роль эләкмәсә, мин – ачуланышып йөри торган кеше түгел, һәм аңа вакытым да юк. Бер үк рольгә 2 кешене куйсалар, ярышып эшләргә мөмкинбез, ләкин һәр артист кабатланмас була. Минем кебек теге актриса башкара алмый, ә теге актриса кебек мин уйный алмыйм. Бу – табигый күренеш. Ролеңнең дублеры булу – ул әле рәхәтрәк тә, чөнки көтелмәгән очракта бер-береңне алыштырып торырга була.
2016 елда декрет ялына киткәндә, 14 ролемә актрисалар кертеп калдырдым. Һәр хәрәкәтемне, күз карашымны, сулышымны – барысын да аңлаттым. Шул вакытта миннән олырак бер артистка: «Батыр йөрәкле икәнсең, Резедә. Аларның синнән яхшырак булуын телисеңме әллә?» – дип әйтте. Мин, алар да әйбәт булсыннар, ә иң мөһиме: спектакльнең сыйфаты начарланмасын, дип исәплим. Хәләл акчасына билет алып килгән тамашачы нишләп таушалган спектакль күрергә тиеш? Мин бөтенләй көнләшмим. Андый вак нәрсәләргә вакытым да юк. Ул авыру белән эшсез кеше генә чирли, дип уйлыйм.
Артистлар бер театрдан икенчесенә күчеп йөрми. Нишләп шулай икән?
Казанда андый әйбер юк шул. Бер театрдан икенчесенә күчмәсәләр дә, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта антреприз театрлар бар. Төрле театр артистлары җыелышалар да, бер уртак материал эшлиләр һәм шул спектакльне төрле шәһәрләрдә куеп йөриләр. Без, кино төшергәндә, төрле театр артистлары белән шулай хезмәттәшлек иткәнебез бар. Аны театрга да кертеп җибәреп булыр иде. Тамашачы Тинчурин театрыннан да, Камал театрыннан да, Кариев театрыннан да яраткан артистларын бер спектакльдә күрә алыр иде. Бу – безнең өчен дә, тамашачы өчен дә бик кызык тәҗрибә булачак. Бәлки, Мәдәният министрлыгына тәкъдим итсәк, тормышка ашырырлар.
Моның өчен кемнең ихтыяры кирәк? Министрлыкныкымы яки театрларның җитәкчелегенекеме?
Җитәкчелек, бәлки, каршы да килмәс. Монда барысы да финансларга барып төртеләчәк. Республика җитәкчелеге тарафыннан ярдәм булса, бу әйберне тормышка ашырырга мөмкин.
Камал театрына чакырсалар, китәр идеңме?
Беренчедән, мине анда чакырмыйлар. Икенчедән, беркайчан да «беркайчан да» димә, чөнки аерым спектакльләргә чакырулары бар. Бик сирәк булса да, татар театрларында андый тәҗрибә бар. Мәсәлән, Кариев театрының «Сөннәтче бабай» спектакленә Камал театрыннан Әзһәр Шакиров, «Микулай»га Олег Фазылҗанов чакырылды.
Бөтенләйгә чакырмыйлар, дип уйлыйм, чөнки һәр театрның баш режиссеры үзенә кирәкле артистларны үзе үстерә. Үзем дә 26 ел Тинчурин театрының баш режиссеры булып эшләгән Рәшит Заһидуллин курсында белем алдым. Ул мине актриса итеп үстерде. Мин аны икенче әтием дип саныйм. Мин аңа бик рәхмәтле.
Тамашачы сине кино актрисасы дип тә белә. Кинода төшү театрда уйнаудан аерыламы?
Кино белән театр дөньясы шактый аерыла. Икесендә дә табигый булырга кирәк, ләкин камера алдында – бигрәк тә. Анда бернинди арттыру булырга тиеш түгел. Без, театр артистлары, бераз арттырып уйныйбыз, чөнки безне нәкъ театр артисты булырга укыттылар. Кино артисты булыр өчен башка төрле белем кирәк. Театрда уйнаганда, син берникадәр кычкырып сөйләшергә тиешсең, чөнки сине 21нче рәттәге тамашачылар да ишетергә тиеш, ә камера алдында нәкъ тормыштагыча булырга кирәк.
Башка театрларны, Мәскәүнекеләрне күзәтәсеңме? Бүгенге татар театры нинди хәлдә?
Камал, Кариев, Качалов театрларын күзәтеп барам. Премьера чыгып, өч-дүрт ай үткәннән соң булса да, һәр спектакльне карарга тырышам. Соңгы арада опера театрына еш йөрибез. Элек опера ошамый иде. Яшь барамы соң, иҗатны башкача аңлый башладыммы – опера да, балет та бик ошап китте. «Каян көч аласың» дигәннән, шушы әйберләр дә көч бирә. Артистларның уйнавына сокланып утыру көч белән тулыландыра. Урамда берәр матур кеше, чәчәк күрсәм дә күңелем күтәрелә.
Мәскәү, Санкт-Петербург театрларын актив карап барырга мөмкинлегебез юк. Без бит гастрольләргә дә йөгереп барабыз да, йөгереп кайтабыз, ләкин чит шәһәрдә булган вакытта, җай чыгуга, театрга барырга тырышабыз. Төркем белән Петербургка 3 көнгә баргач, берничә сәгать буш вакыт булды да, без Артем белән театрга киткән идек.
Татар театрының бүгенге хәлен ничек итеп аңлатырга да белмим. Торгынлыкта түгел инде. Татар театры миллилеген югалта бара. Мине шул борчый. Калфак-читектән китәргә кирәк, диләр. Бәлки, кирәктер дә, ләкин һаман саен Европа театрларына иярү, татар менталитетына бөтенләй хас булмаган постановкалар кую, яисә классик материалны бозып кую – ул күңелне тырный торган нәрсә. Мин аның белән килешә алмыйм.
Татар тамашачысы шәрә чыкканны да өнәп бетерми.
Мин дә өнәмим. Нәрсәгә кирәк соң ул? Яхшы спектакль кую өчен артистны чишендерү мәҗбүри түгел.
Бәлки, эпатаж өчен кирәктер.
Менә шулай шул. Хәзер театрны шоу итеп кенә, конфет кәгазе кебек кенә кабул итә башладылар. Аның тышы ялтырый, ә конфеты тәмле түгел. Соңгы елларда режиccерлар фантик күрсәтү белән генә мавыга башлады. Актер я тегеләй, я болай сикерә, я чишенеп чыга, ә фикере, мәгънәсе юк. Беренче чиратта фикер булсын. Аннан соң гына форма мөһим. Хәзерге спектакльләрнең фантигы бик матур, ә нәрсә турында барганлыгы аңлашылмый. Театр тәнкыйтьчеләре: «Аңламагансың икән, син үзең аңгыра, үсеп җитмәгәнсең», – диләр. «Аңлашылмаганрак итеп куйган саен, режиссер даһирәк» дигән тенденция китте. Бу әйбер белән мин килешә алмыйм. Минем өчен мәгънә, фикер мөһимрәк.
«Артистның осталыгы 5 процентка гына сәләттән тора, ә калганы – тир, күз яше, тырышлык һәм хезмәт»
Артистны уйнарга өйрәтүдә нинди алымнар кулланыла? Берәрсен сөйләп күрсәт әле.
Артистның төп коралы – аның тавышы, бөтен тәне. Беренчедән, артист үзен сакларга, тавыш аппаратын күнектерергә тиеш. Икенчедән, ул үзенең белемен, сүзлек запасын арттырыр өчен, күп укырга тиеш. Артистның белеме җитеп бетми икән, ул персонажны тиешле дәрәҗәдә ача алмый. Режиссер бары тик юнәлеш бирә, бурычларны, бераз характерны аңлата. Калганын артист үзе, белеменнән, тәҗрибәсеннән, сәләтеннән чыгып, үстереп бетерә.
1нче курста укыганда «актер күзәтүчән булырга тиеш» дип өйрәтәләр. Автобуста барасыңмы, метродамы, кешеләрнең тышкы кыяфәтен, үз-үзен тотышын, интонациясен һәрвакыт күзәтергә кирәк. Артист кеше, журналист кебек үк, бөтен нәрсәдән хәбәрдар булырга тиеш. Өченчедән, тырыш булырга кирәк. Артистның осталыгы 5 процентка гына сәләттән тора, ә калганы – тир, күз яше, тырышлык һәм хезмәт.
11 яшьлек кызым «Ничек Резедә апа шикелле актриса булырга?» дигән сорау бирүемне үтенде. Балалар өчен берәр лайфхак бирче.
Әлбәттә, укырга кирәк. Башта китап укыйсың. Актрисаның хәтере яхшы булуы мөһим. Хәтерне ничек яхшырта алабыз? Мәктәптә шигырьләр, мәсәлләр күбрәк ятларга кирәк. Мәсәл – артист өчен яхшы материал, анда син төрле образга кереп сөйлисең. Уку, ятлау, кешеләр артыннан күзәтү, укытучы сөйләгәнне «губка кебек» сеңдереп бару – болар барысы да мөһим. Театр училищесына керергә теләгән балаларга иҗади конкурска әзер булырга кирәк. Үзеңдә йомылмаска, эмоцияләрдән, ямьсез булып күренүдән курыкмаска кирәк. Театрда ямьсез күренәсеңме, көлке күренәсеңме – мөһим түгел. Персонажның шундый икәненә инанырга тиешсең. Дүртаякланырга кирәк икән, дүртаякланасың инде.
Бии, җырлый, уен коралында уйный белсәң – бөтенесен күрсәтергә кирәк. Сорамасалар да, «үземнең һөнәремне күрсәтәм» дип, чәчрәп торырга кирәк. Чамасы белән әрсез булсаң да бик әйбәт. «Ак чәчәкләр» киносын төшергәндә, Миләүшә Ләбибовна (Айтуганова) мине башта Илһамия образына чакырды. Әсәрне укыганда, «Илһамия җизнәсе белән бер түшәккә ава» дигән урынга барып җитүгә, мин рольдән баш тарттым. Аннары продюсер Диләфрүз ролен тәкъдим итеп карады. Мин моңа бик теләп ризалаштым, тик, әрсезләнеп: «Гөлшаһидәгә кеше табылдымы?» – дип сорадым. Миләүшә Ләбибовна, ышаныр-ышанмас кына, кастингка килеп карарга кушты. Анда безне төрле парлар белән куеп, озаклап сынадылар. Әгәр дә оялып, төп роль турында кызыксынмаган булсам, миңа ул эләкмәс иде.
Мин 14 яшемдә училищега кергәндә бик тәбәнәк идем. 1нче турны үтеп, 2нче турга узгач, Рәшит Муллагалиевич миңа карап торды да: «Ишек артында әти-әниең бармы? Булса, чакыр әле», – диде. Әни куркып кына керде. Рәшит Муллагалиевич: «Әниең дә кыска буйлы икән. Юк, кечкенә булачак бу», – диде. Әни, бөтен булган сәләтен эшкә җигеп, мине әтигә охшаганлыгымны, үсәчәгемне ышандырды. Бөтен турларны узып, театр училищесы студенты булгач, Рәшит Муллагалиевич: «Әй балакаем, кемне генә уйнарсың инде? Әби дә, бәби булырсың инде», – дип әйткән иде, Аллаһка шөкер, буйга да үстем, рольләр дә насыйп булды.
Әгәр дә баланың хыялы бар икән, хыялына тугры калып, максатына ирешергә насыйп булсын.
«Туган телеңне белмәсәң, син дә өрә белмәгән көчек хәленә калачаксың»
Гаяз Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» дигән сүзләре белән килешәсеңме? Милли мәгариф кысылган заманда туган телне, милли рухны ничек сакларга, милли үзаңны ничек булдырырга?
Мин якты киләчәккә ышанам. Батучыларның язмышы бары тик батучылар кулында. Безнең өчен, татар өчен берәү дә борчылмый. Татар үзе аңына килеп, үзен үзе коткарса гына яшәячәк. Күп әйбер әлеге дә баягы гаиләдән килә. Без үскәндә гаиләдә татарча сөйләшү бик җитди куелган иде. Хәзер улыбызның да татарча сөйләшүен сорыйбыз. Балалар бакчасына йөри башлагач, русча сүзләр запасы киңәя. Без аннан рус сүзе ишетсәк, туктатып, татарчага тәрҗемәсен исенә төшерүен сорыйбыз. Исенә төшерә алмаса, үзебез әйтеп җибәрәбез. Улыбыз милли тәрбия бирә торган 294нче балалар бакчасына йөри. Без ул бакчага бик рәхмәтлебез. Киләчәктә татар гимназиясендә укытырга исәпләп торабыз. Миллилекне белеп, телебезне ни өчен онытмаска кирәген аңлап үссен иде.
Ни өчен онытмаска кирәк?
Ничек инде туган телеңне онытасың?! Улым кечерәк вакытта, без «Әкият» курчак театрына барып, өрә белмәгән көчек турында спектакль карадык. Көчек өрә белмәгәч, аңа бүре ташлана. Ул үзен үзе яклый алмый. Шуннан мин аңа: «Улым, туган телеңне белмәсәң, син дә өрә белмәгән көчек хәленә калачаксың, үзеңнең кем икәнеңне белмәячәксең, үз-үзеңне яклый алмаячаксың», – дидем. Улым мине аңлады. Аның көчек хәленә каласы килми.
Кайбер ата-ана, хәтта минем танышлар да, БДИдан куркып, баласын рус мәктәбенә бирә. Имтиханнан куркып, туган теленнән ваз кичкән кешеләрне мин аңламыйм да, аңларга теләмим дә. Бөтен фәннәрне татар телендә укып, бары тик имтиханнарга русча әзерләнеп, үз көчләре белән югары уку йортларына кергән укучылар күп бит. Алардан үрнәк алырга, аларны үрнәк итеп күрсәтергә генә кирәк. «Туган тел кирәк түгел» дигән фикер башка килергә мөмкин дә түгел.
Автор фикере. Моңарчы Резедә белән озаклап сөйләшеп утырырга туры килмәсә дә, аның иҗатын күптән күзәтеп барам. Рольләрне аның кебек биреп бетерә алган яшь артисткалар татар сәхнәсендә бармак белән генә санарлык. 2008 елда театрга килеп, чагыштырмача кыска гына вакыт эчендә 30дан артык образны ачкан шәхес ул. Өстәвенә, Резедә – Казан театр училищесы мөгаллиме дә, мәктәп укучыларына актерлык осталыгы серләрен ачучы да. Ул алып барган концертлар, әдәби-музыкаль чаралар санап бетергесез. Иң мөһиме: Резедә бөтен тотынган эшен зур осталык белән башкара. Әңгәмә барышында Резедә миңа укымышлы, тирән фикерле, милли җанлы шәхес буларак ачылды.
Биографик белешмә
Сәләхова Резедә Нурислам кызы 1989 елның 8 декабрендә Казанда туа.
Казанның 4нче татар гимназиясен тәмамлый.
Казан театр училищесында белем алганнан соң, 2008 елдан – Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы.
2008-2014 елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультетында читтән торып белем ала.
Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе, Дамир Сирҗиев премиясе иясе, «Тантана» театр премиясе лауреаты.
«Шаян ТВ» телеканалында дубляж артисты, Казан театр училищесында һәм «Апуш» балалар театр студиясендә сәхнә теле укытучысы.
Концертлар, әдәби-музыкаль чаралар алып баручы.
Тинчурин театрында башкарган рольләре:
Мәдинә – «Мәдинә»
Резедә – «Мәхәббәт баскычы»
Җәйран – «Карурман»
Ана, 2нче укучы – «Ал яулык, зәңгәр шәл»
Заһидә Тинчурина – «Сәйдәш. Йокысызлык»
Яшь Шәмсегаян – «Өч аршын җир»
Сәрвәрнең дус кызы – «Башмагым JAZZ»
Гөләндәм – «Гөләндәм туташ хатирәсе»
Гөлназ – «Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр»
Чулпан – «Чулпан»
Су анасы – «Шүрәле-online»
Фәридә – «Өзелгән яфраклар»
Гайни – «Назлы кияү»
Мәйсәрә – «Кияүләр»
Сәрвәр – «Сүнгән йолдызлар»
Гөлүзә – «Өти балак Гөлүзә»
Мәрьям – «Бер күрешү – үзе бер гомер»
Камилә – «Хаҗи әфәнде өйләнә»
Зөләйха – «Йосыф – Зөләйха»
Маһинур – «Гайфи бабай, өйлән давай!»
Шәфкать туташы – «Без барыбыз да кешеләр»
Чиполлино – «Чиполлино маҗаралары»
Гөлҗамал – «Сакла, шартламасын!»
Гөлнара – «Яшьлегем – юләрлегем»
Гөлсирин – «Төн яна учакта»
Луиза – «Бәйрәм белән, кызлар!»
Эгоист кыз – «Язмышым юллары»